«Шул исерек иргә яраклашып яшәргә өйрәнәм, аерылу мөмкин түгел…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Хәзер үк утырып язмасам, йөрәгемнең ярсуы басылмаячак дидем дә, кулга каләм алдым. Ә йөрәкне сакларга кирәк: алма кебек ике кызым бар. //Татарстан яшьләре//

Мин кияүгә яратып, шашып сөеп чыктым. Яхшы кеше, моның белән гомер итеп булачак дип уйладым. Әзрәк эчкәләгәнен белә идем, тора-бара басылыр дип өметләндем. Юк икән, эчкән кеше көннән-көн начарлана бара икән. Ике-өч көнгә бер эчә ул, ләкин мин көтеп алган ял көннәрендә эчкәнлектән, иремне күралмый башладым. Эчкәч, якынлык таләп итә. “Юк” дисәм, башкаларны эзләп китәр дип шикләнәм… Эчкәч, балаларны да ачулана, кыерсыта. Эчкән кеше туктамый икән иде ул. Үз теләге булмаса. Ә теләге булса, ихтыяр көче кирәк. Эчкече авыру ул, аның баш мие аракыга сатылган. Ул аннан башка эшли, яши алмый.

Юк, мин ирем эчә дип үземне таламыйм инде, газапланмыйм. Аны “төзәтү” өчен ниләр генә кыланмадым — әйттем, үгетләдем, вәгазьләдем… 12 ел бергә яшәгәннән соң үзгәртеп булмаячагына, ниһаять, инандым. Хәзер шул исерек иргә яраклашып яшәргә өйрәнәм. Аерылу мөмкин түгел: балага — әти, миңа — ирле хатын булып яшәү кирәк. Чибәрлегем бар, башка ирләр сүз катып карыйлар, әмма исерек булса да иремне яратам шул, күңелем аңа гына тартыла. Сау-сәламәт балаларым булганга сөенеп, Ходайга рәхмәт әйтеп, бала хәсрәте бирмәсәң иде дип теләп яшим. Аллаһтан шулай ук иремне иманлы юлга бастыруын сорыйм, намаз укыйм. Балаларым исән-сау булса, үзем исәнлектә, ирем белән тигезлектә яшәсәм, бүтән теләгем юк. Әти-әнием дә исәннәр, Аллага шөкер, миңа авыр чакта ярдәмгә киләләр.

Кызлар! Яраткан кешеңә чыксаң барысына да түзәсең икән. Сабыр булырга кирәк. Эчүче ирең кул күтәрмәсә, өстеңнән йөрмәсә, сине хөрмәт итсә, түзәргә була. Исерек белән яшәргә өйрәнергә кирәк, киләчәгең хакына, балаларың хакына.

Элек елый идем, хәзер күз яше түгеп утырмыйм, намаз укыйм, кызыклы, мәгънәле яшәргә тырышам. Ходаем бүтән сынаулар бирмәсен дип түзәм. Әле исерек ирем янында каенана белән каената йөри, барысының да үзен көйләтәсе килә. Ләкин болары хакында соңрак язармын.

 

РӘЗИНӘ

Бәйле