Чүпрәле халкы көндезләрен дә урамга чыгарга курка, котырган төлкеләр күп, ди

-- Чулпан

Быелгы җәй гарасатлы һәм яңгырлы, шуңа өстәп салкын да булгач, «табигать саташты» дигән уй килә. Тик һава торышы гына түгел, тереклек дөньясы да куркыныч тудыра башлады. Әйтик Алабуга районында кабан дуңгызлары күбәйгән. Яңа Мурзиха авылы кешеләре әйтүенчә, алар бирегә төн уртасында килә икән. Дөрес, кабан дуңгызларының авылга элегрәк тә килгәне булган, әмма быел артык азынганнар. Авыл халкының бәрәңге бакчаларында казынып, яшелчәләренә зур зыян салганнар. //Безнең гәҗит//

Күптән түгел исә, Әлки районының Үргәгар авылында 49 яшьлек ханымны елан чагуы турында хәбәр чыкты. Тиз арада ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итсә дә, хастаханәгә барып җиткәнче ул инде шешенә башлаган була. Бәхетенә, берничә көн дәваланганнан соң, хәлләре яхшырган. Еланнар чагу очраклары башка районнарда да булды. Аеруча кара еланнан сакланырга кушалар.

Ә күптән түгел редакциябезгә котырган төлкеләрнең күбәюе турында шалтыратып зарландылар. Чүпрәле районының Чүпрәле авылында яшәүче Фәнис Төхвәтуллин көндезләрен дә урамга чыгарга куркулары турында сөйли.

«АГУЛАП КЫНА ҖИҢЕП БУЛМЫЙ»

– Без инде нәрсә эшләргә дә белмибез, – дип сүзен башлады Фәнис әфәнде уфтанып. – Соңгы елларда төлкеләрнең саны болай да күбәйгән иде. Аларны хәзер бөтенләй атмыйлар бит. Чөнки төлке тиресе кыйммәт йөрми. Патрон бәясен дә капламый аның тиресе, диләр. Түшкәсе тәмле булгач, кызыл китапка кертелгән казларны аталар безнең якларда, ә төлкеләргә тиюче юк.

Чынлап та, моннан 30 еллар элек булган төлке тиресе модасы тәмам. Хәзер кышкы киемнәрне сайлаганда, күпләр сыйфатлы чәшке тун карый. Аннан соң, төлкенең ите дә ашарга яраксыз, шулай булгач, Фәнис әфәнде әйткәнчә, бу ерткычка аучыларның патрон жәлләве аптыратмый да.

– Төлкеләрнең ишәюе күзгә күренеп быел язга таба артты, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Кыш узып, тавыкларны абзардан ишек алдына, урамга чыгара башлаган идек – зыянын күрә башладык. Башта берсе күршедә генә яшәүчеләрнең сигез үрдәген тотты. Аннан соң бу төлкене мылтыгы булганнар эзләп тә йөргәннәр иде. Ләкин аларга закон буенча төлкеләрне авыл территориясендә атарга ярамый, диделәр.

Чүпрәледә елга янында яшәүчеләр йорт кош-корты асрый алмый җәфалана. Абзарда гына үстерү мөмкин түгел, ә ишек алдына җибәрү куркыныч, ди. Урманнан елга аша килгән төлкеләр бик күпләрнең тавыгын да алып киткән. Халык «җирән ерткыч»ны агулап кына файда булмаячагын яхшы аңлый: «Болай итеп кенә җиңеп булмый аларны, алар артык күбәйде», – диләр.

– Аннан соң, ул агуны хакимият бирергә тиештер. Без бит химиклар түгел: ниндие кирәген белмибез. Үзебез агулансак? Күп кеше зыян күрде инде. Үземнең дә тавыкларымны ашадылар. Ә бит хуҗалыкта тавык кына асралмый. Мәсәлән минем ындырымда 200 каз бар. Казларыңны да алса – елап үләрсең! – дип кайгыра шалтыратучыбыз.

Чүпрәледә җирле халык төлкеләрне көн яктысында да еш күрә башлаган. Алар көтүләре белән йөриләр, хәтта машинадан да курыкмыйлар икән. Аучылар исә, бу хәлгә шомлана: төлке көндез урамда күренергә тиеш түгел. Күренә икән, димәк, йә котырган, йә нык ачыккан була. Тик Чүпрәле халкы үзе беренче вариантта тукталган. Чөнки төлкеләрнең кешегә ташланырга теләү очраклары да булган.

– Безнең бакча башында гына иске зират урнашкан. Ике араны тимер сетка гына аерып тора. Хатыным бакчада йөргән вакытта, шул зираттагы куаклыклар арасыннан төлке килеп чыккан да, кеше барлыгын күргәч, ташланмакчы булып сеткага сикерә ди! Хатын курыккан инде. Ул котырган сыман иде, бик агрессив иде, дип сөйләде. Без шушы хәлләрдән соң, җирле җитәкчеләргә зарландык: безгә атарга ярамый икән, берәр чарасын күрегез инде, көтүләре белән йөриләр бит, дибез. «Сез аны тотыгыз, тотып алып килсәгез, атарбыз», – диделәр. Тотсак без аны үзебез дә үтерәбез инде! – ди Фәнис Төхвәтуллин.

Шулай да, төлкеләр халыкка һаман зыян сала башлагач, йорт кош-кортлары югалучыларның саны артык күбәйгәч, Чүпрәле хакимиятендәгеләр җирле халыкның сүзенә колак салган. Район җитәкчелеге Казан шәһәреннән аучылар чакыртып кайтарырга һәм төлкеләр белән бәйле проблеманы хәл итәргә сүз биргән. Хәзер халык бу вәгъдәнең сүздә генә калмавын көтә. Котыру чире – хайваннан хайванга гына түгел, кешегә дә күчә. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, үлемгә кадәр китереп җиткерә. Район җитәкчелеге төлкеләргә битараф калса, ахыры аянычлы тәмамланырга да мөмкин, дип курка Чүпрәле халкы.

ЙОННАРЫ КОЕЛГАН ТӨЛКЕ – СӘЛАМӘТМЕ?

Төлкеләрне Арча районының Түбән Оры авылында яшәүчеләр дә күргәләгән. «Йоннары коелып беткән һәм кыяфәте белән бер дә сәламәткә охшамаган иде», – дип искә ала ерткыч турында биредә яшәүче Илдус Сибагатуллин.

– Безнең өй яныннан бер километр гына ераклыкта ояларын күргән идем. Кыяфәтләре шикле иде. Төлке котырган булса, аның шулай йоны коела, ди. Мин 50 каз бәбкәсе алган идем, «Үстерүен үстерәбез инде, тик төлке ризыгы булмас микән болар?» – дип, борчуымны районыбызның ветеринария берләшмәсенә кереп сөйләдем. «Төлкеләргә каршы берәр чара юкмы соң?» – дип кызыксындым. «Менә, тиздән дарулары кайта, аларны авыл җирлеге башлыкларына биреп, тиешле урыннарга куйдырып чыгачакбыз», – диделәр. Тик менә тегенди-мондый агу куярга ярамый икән. Чөнки ашаганнан соң барып су эчсә, үлми ди ул төлке. «Аттырып булмыймы соң аларны?» – дим. «Анысы белән җирлек башлыклары гына шөгыльләнә ала», – диделәр. Кайтып киттем, эч барыбер поша инде – оялары бигрәк якын бит. Кул астымда бәрәңге агуы бар иде, бер тавык та үлгән иде шул вакытта, тавык эченә агу тутырдым да, төлке оясы янына илтеп куйдым. Икенче көнне шул якка таба барырга туры килгән иде. Кереп карыйм әле, теге тавык бармы икән, димен. Барып карасам: тавыкның йоннары гына калган, төлке дә, балалары да юк, тавык та юк иде инде ул вакытта. Әллә ничә тапкыр үтәргә туры килде шул урыннан, башка күрмәдем: әллә үлделәр, әллә бүтән җиргә балаларын алып, күченеп китте шунда…

Илдус Сибагатуллинның төлкеләрне соңгы мәртәбә генә күрүе булмый бу. Берничә атна элек, гаиләләре белән авыл янындагы буа янына кич белән шашлыкка чыга алар. Итне әзерләп торган вакытта, кайдандыр төлке пәйда булып, каршысына килә башлый.

– «Бар, кит моннан!» – дип карыйм, курыкмый да, күзгә карап тик тора. Әйберләрне җыйдык та тизрәк, кайтып киттек. Бездә авыллар арасында да очрый төлке. Күрше авылда гына берсе берәүләрнең бакча башында оя ясап бала чыгарган. Котырганмы-юкмы икәнен белеп тә булмый, үзләре күп тә алар. Төлкеләр күп булгач, кош-корт асрарга да куркыныч. Үсеп җиткән вакытында гына алса? – дип шикләнә Илдус Сибагатуллин.

Редакторыбыз Илфат Фәйзрахманов та Түбән Оры авылына, туган нигезенә кайтып йөри. Ул да авыллары тирәсендәге юлда төлкеләрнең көтүләре белән бик еш очравы турында әйтә.

Әлеге уңайдан без Арча районы ветеринария берләшмәсе белгече Айрат Фазлиев белән элемтәгә кердек. Аның әйтүе буенча, авылга килгән төлкене котырган дип бәя бирү дөрес түгел. Диагнозны бары тик лаборатория нәтиҗәсенә карап кына чыгарып була, дип аңлата ул. Төлкеләр ач булганда да, шәхси хуҗалыклар тирәсенә якынлаша башлый икән.

– Күрше төбәкләрдә, әйтик менә Мари Илендә хәзер басуга ашлыкны бик чәчмиләр. Ә безнең республикада иген күпләп игелә. Ашлык булмагач, тычкан юк, димәк, төлкеләргә ризык та булмый дигән сүз. Шунлыктан безнең республикада төлкеләрнең саны арту аларны атмаганга гына түгел, турыдан-туры аларның ризык эзләп күченеп килүенә дә бәйле. Аннан соң, төлке сарайга керә дә, нәрсә эләктерә ала, шуны эләктереп чыгып китә. Кешенең тавыгын эләктерергә дә мөмкин. Котырган төлке дигән сүз түгел бу, алар бәбиләрен ашатырга дип керәләр. Азык эзләгәндә шулай хуҗалыкларга бик якын да киләләр. Ә котыру чире белән авырган ерткычны тануы бик җиңел. Кыяфәтенә карап алу гына да җитә. Беренчедән аның авызы ачык, селәгәе агып тора, икенчедән ул үзенең нәрсә эшләгәнен белми: ни селкенсә, шуңа сикерә. Җирдә яткан ташны да кабып йотарга мөмкин: менә шундый бик каты агрессивка әйләнә, – дип аңлата Айрат Айдарович.

Бу котыру чирен төлкеләр үзләре азыкларыннан, ягъни керпе белән тычканнардан йоктыралар. Соңрак, бер-берсен тешләп, үзара тараталар. Әлеге уңайдан республиканың һәр районында, шул исәптән Арчада да, төлкеләр котыру чире белән авыртмасын өчен, махсус вакциналар таратыла икән. Бу эшне башкару шактый четерекле. Айрат Фазлиев әйтүенчә, аучы-сунарчылар белән берлектә, ветеринария оешмалары вәкилләре чокырлы урыннарга, ком базларына, елга буйларына чыгып китә. Төлкеләр, гадәттә, әнә шул урыннарны үз итә чөнки. Кулларына перчаткалар киеп, белгечләр шушы урыннарга вакциналы ризык тарата. Бу ризык катырылган була, аның эчендә исә – дарулы ампула. Ризыкны табып ашаган вакытында, төлке теше белән ампуланы да тишә һәм вакциналы сыекча аның организмына керә.

Әлегә соңгы вакытларда Арчада котырган төлкеләр барлыгы турында ветеринария берләшмәсе берни дә ачыкламаган. Вакцинация тиешенчә уздырылганга күрә, соңгы мәртәбә бу авыру узган ел бер йорт хайванында, төгәлрәк әйтсәк, мәче баласында гына күзәтелгән.

Шулай да, әгәр авыл кешесе котырган дигән шик уятучы төлкене күрә икән, кичекмәстән җирлек башлыгына хәбәр итәргә тиеш, дип аңлата белгеч. Соңрак бу хәл турында урындагы ветеринария оешмаларына җиткереләчәк, ветеринария табиблары белән участок полициясе исә, төлкене табарга тиеш булачак. Сараегызга төлке кергән булса да, ветеринария берләшмәсен кисәтеп куюыгыз яхшырак. Мондый очракта, алар килеп, дезинфекция ясарга, печән-саламнарны бер кат эшкәртеп, чыгарып яндырырга тиеш була. Ә «печәнемне яндырып, харап итәр хәлем юк», дип уйлау – бу очракта урынсыз һәм куркыныч. Котыру чире песи-этләргә генә түгел, сыерларга, сарыкларга хәтта атларга да йога. Шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди каравыгыз сорала да инде.

Айгөл ЗАКИРОВА

Бәйле