Җиде яшьлек Әскәр әнисе Фәния ханым белән Казандагы “Рональд Макдональд” йортында яши. Республика клиник балалар хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы сабыйларны урнаштыралар бирегә. Бу йорт бусагасын август аенда атлап кергән Әскәр киләсе атнада өйләренә – Чистайга кайту турында хыллана. Ада кадәр исә тагын алты мәртәбә химия терапиясе, нурланыш аласы бар. //Ватаным Татарстан//
Әскәрле булганчы, Фәния апага сынаулар аша узарга туры килә. Ул да башкалар кебек кияүгә чыга, бәхетле хатын булып яши. Башта уллары Альфред, аннан соң кызлары Әлфия туа. Матур гына гомер итәләр. Әмма бер көнне аларның ишеген кайгы җиле шакый. Түбән Кама шәһәрендә эшләүче 25 яшьлек уллары Альфред көтмәгәндә юкка чыга. Үтерелгән егетнең мәетен, бер атна узгач, моргтан эзләп табалар. Шулай итеп, Сабировлар буй җиткән улларын җир куенына сала. Кайгы үзе генә йөрми. Улы үлеп бер ел узгач, Фәниянең ире дә үлеп китә.
– Бик авыр вакытларым иде. Кая барырга белмәдем. Еладым да еладым. Шулчакта улым төшемә кереп, әни, син бала ал, дип эндәште. Ирем үлгәч, мине бер ялгыз ир белән таныштырдылар. Равил абыегызның хатыны теш алдырган җирендә үлгән. Бергә яши башладык. Ул төшемдә улым әйткән теләккә каршы килмәде, шулай итеп балалар йортына киттек, – дип искә ала Фәния.
Балалар йортына бер малай алырга дип барган җирдән, ике бертуганны ияртеп кайта алар. “Ничек аерасың аларны? Зурысына – Салават, кечесенә Инсаф исеме бирдек. Бик акыллы булып чыкты алар. Олы улыбыз инде техникумда укый, кечесе 9 нчы сыйныфта белем ала. Безгә бик тә игътибарлы, ярдәмчел булдылар”, – ди Фәния. Ике сабыйны бәхетле иткән ана әйтүенчә, Салават белән Инсафның бертуганнары тагын бар икән әле. “Аларның берсен без килергә бер атна алдан гына алып киткәннәр. Шул чакта Салават үксеп-үксеп елап ялвара. “Апа, энемне кешегә бирмәгез, әтиебез табылыр да безне килеп алыр”, – ди. Улым бу вакыйганы еш искә төшерде. Эзләп таптык ул сабыйны. Улларыбыз бер бәйрәмдә очрашты. Бик озак кочаклашып, елаштылар”, – дип искә ала Фәния. Салават әнисеннән энеләрен дә үзләренә алып кайтуны сорый. Әмма башка гаиләгә ияләнгән малайның күңелен кузгатып тормыйлар. Туганнары белән әле дә аралашып яши алар.
Ике малай буй җиткәч, Сабировлар бер кыз алырга карар кыла. Әнә шундый ният белән янә балалар йортына юл тоталар. Анда исә күзләре бертуктаусыз елаган малайга төшә. Әле ике көн элек кенә алып килгәннәр, ничек тынычландырырга белмиләр икән. Шулай итеп, малай Сабировлар йортына кайта. Арыган малайның бертуктаусыз күзен кыскалап торуын күргәч, психолог моны яңа кешеләргә ияләшү, борчылу дип аңлата.
“Кечкенә улыма Мәскәүне күрсәтеп кайтыйм, дип юлга чыгар алдыннан, Әскәр косып җибәрде. Ярамаган ризык ашагандыр дип, артык игътибар бирмәдем. Кызым Әлфияләргә кунакка киттек. Өйгә кайткач, улым күзенә һәрнәрсәнең ике булып күренүен әйтте, йөреше буталды. Табиб чакырттык. Алар бала уксус эчкән, диделәр. Улым тагын косты. Бу юлы безне Казанга җибәрделәр. Төнлә бик катлаулы операция ясадылар. Сабыйның башында шеш булганлыгын әйттеләр”, – дип искә ала әнисе. Ул-бу була калса дип, Фәния опека бүлегенә шалтыратып, улының туганнарын эзләргә керешә. Казандагы хастаханәгә мулла чакыртып, малайга исем куштыралар. Белешә торгач, сабыйның күрше авыл баласы, туганнарының да күп икәне ачыклана. Авыруы турында белүче булмаган.
Үз гомерендә ике операция кичергән, нурланыш, химия терапияләре аша узган кечкенә Әскәр яңадан йөрергә, ашарга өйрәнә. Бу гаиләгә килеп эләккәнче ачлыкны да, кул күтәрүне дә, җәберләүне дә күргән сабый әле дә шул вакыйгаларны оныта алмый. Акылдан язган хатынның малайны зиратта бикләп калдыруы турында сөйләгәндә, Әскәр Фәния әнисенең кулына ябышты. “Алла боерса, терелә ул. Авыруын үзебезгә бирелгән сынау дип кабул иттек. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге. Начар укыйсың дип тә сүкмәгез,– дип киңәш бирә Фәния. – Гәүдәм түгәрәкләнеп киткәч, ябыгам дип диета да тоттым, хәтта махсус дарулар да эчтем. Ә улым авырый башлагач, борчудан, кайгыдан 9 килограммга ябыктым. Шуңа да булганына риза булып яшәргә кирәк икән”.
Фәния олыгаеп барганда өч егет үстерә алуына сөенеп яши. “Үз балаларыңны үстергәндә эштә буласың, аларга вакытың җитми. Бу сабыйларны алганда лаеклы ялда идем. Бөтен җылымны бирергә тырышам. Алар да шулай, – дип сөйли өч егеткә ана җылысы биргән ханым. – Бер-берләрен якын итәләр. Олы улым җомга, Казанга килә дә мине алыштыра. Ике көнгә өйгә кайтып киләм. Ялда булса да, ирем әле дә эшли. Балаларны кеше итәсе, кечесен дәвалыйсы бар”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА