Социаль челтәрләр аша тарала торган хәбәрдарлык Татарстанда тагын бер зур гауга кубарды: Саба үзәк район хастаханәсе яшь хирургы эш урыны белән саубуллашты. 7 май көнне эш сәгате төгәлләнер алдыннан табибның пациентлар белән ямьсез аңлашуын кемдер видеога төшергән һәм интернетка элгән.
Ул көнне хирургка туганнары өлкән яшьтәге бер ханымны Казандагы хастаханәләрнең берсенә юллама алу өчен китергәннәр. Хирург никтер эш урынын бик еш калдырып киткән, ул көнне юллама алу мөмкинлеге инде нульгә якынлашкан. Эш сәгате ахырына якынлашкан саен, чират дулкынланган, анда киеренкелек арткан… һәм чыгырдан чыккан пациентлар табибка кисәтү ясаганнар. Кисәтү бик тупас килеп чыккан. Үз чиратында хирург та кимен куймаган: авызыннан ак халатка тәңгәл килми торган сүзләр ычкынган. Эш төрткәләшүгә кадәр барып җиткән. Арага шәфкать туташы килеп кысылмаса, конфликт ни белән төгәлләнер иде – анысы мәгълүм түгел. Килеп туган вазгыятьтә үзен иң дөрес тотучы бердәнбер кеше нәкъ менә шул шәфкать туташы да инде. Ул табибны тиз генә конфликт урыныннан “эвакуацияләгән”.
Табибларның пациентлар белән бәрелеше, хастаханәдәге чиратлар, тар белгечләргә эләгеп булмау һәм күп кенә хастаханәләрдә махсус табибларның бөтенләй булмавы, бушлай медицинаның акрын гына түләүлегә әйләнеп баруы Россия сәламәтлек саклау системасының сәламәт үк булмавын күрсәтә. Мәсьәләне һәркем үзенчә чишәргә тырыша. Кемдер күкрәк ярып, изү ертып үз хокукларын таләп итмәкче була, кемнәрдер таныш табиблар аша үз проблемасын чиратсыз гына хәл итү ягын каера, тегесенә дә, монысына да сәләтле булмаучылар арасында чиратта авыру тарихы язылган кәгазьләр арасына меңлек кыстырып утыручылар да күзәтелгәли. Хәзер инде районнарда да түләүле медицина кабинетлары эшли. Бюджет аша дәваланудан өметен өзгәннәр шуларга мөрәҗәгать итә һәм шунысы кызык: бер үк табиб түләүле кабинет ишеген гадәттә мөлаем елмаеп ача. Хәзер дәүләт хастаханәләренең үзләрендә дә түләүле хезмәтләр аз күзәтелми: кассага түлисең һәм чират та юк, тупаслык та.
Безнең хезмәт хакларыннан исә медицина иминиятләштерүе өчен байтак акча каерыла. Шуңа күрә түләүле табиб консультациясен һәркемнең дә кесәсе күтәрә алмый, медицина полисына өмет баглап чиратка тезелә андыйлар. Полис исә дәвалау чыгымнарын никтер каплап бетерә алмый: табиб штатлары кыскара, булган штатларга да эшләргә дипломлы белгечләр атлыгып тормый. Газета хәбәрчесе белеште: Саба үзәк район хастаханәсендә бүген вакантлы 5 табиб урыны бар. Ул урыннарга эшкә урнашу өчен югары белемнән тыш махсус сертификатка да ия булырга кирәк. Хезмәт хакларын исә чамаларга була. Менә шундый җитмәүчелек хезмәтенең тиешле әҗерен күрмәүдән интеккән табиблар ризасызлыгын һәм алар ишеге төбенә чиратка тезелгән фәкыйрь катлауның канәгатьсезлеген тудыра да инде.
Тормыштан риза булмаучылар үзара мөнәсәбәтләр ачыклаганда әдәп саклап тормыйлар гадәттә: ярсып һәм кычкырып җиңәргә омтылалар. Социаль челтәрләр иҗаты булган видеодан без ике якның да үз-үзен тотуның элементар кагыйдәләрен дә сакламауларын күрәбез. Авыруларда ак халатка хөрмәт юк, табибта сирәк белгечләрдә булырга тиешле олпатлык җитешми, вәкарьнең эзе дә күзәтелми. Ә бит Саба хастаханәсендә үз эшенең осталары эшли. Россиякүләм конкурста әле күптән түгел “Иң яхшы табиб-гинеколог” номинациясендә икенче урынны яулаган табиблары да бар, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табиблары да берәү генә түгел. Башка медицина премияләре дә аларны әйләнеп үтмәгән.
Хирургның чираттагы авырулар белән рөхсәт ителмәслек конфликтын хастаханәнең баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов объектив бәяләгән. Яшь табибка эш урынын бушатырга тәкъдим иткәннәр. Табиблар династиясеннән булуын, яшьлек тәҗрибәсезлеген дә искә алганнар: аңа эштән үз теләге белән китү мөмкинлеге бирелгән. Үзтәнкыйть ярдәмендә нәтиҗә ясап, башка урында эшләргә мөмкинлек калдырылган. Яшь чакта хаталар кемдә генә булмый, ярсыганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре кемнең генә башыннан чыгып китми.
Хастаханә җитәкчелегенең авырулардан да ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итәргә хакы бар, билгеле. Нәрсәдер ошамаса, итагатьле генә итеп поликлиника һәм хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә була. Юллама алу кебек минутлык проблеманы җитәкчеләр хәл итү ягын карарлар иде. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе күптән түгел генә хирургия бүлеген җитәкләгән танылган табиб белән сөйләшеп утырды. Авыруларның туганнарыннан зарлана ул. “Син операциягә әзерләнәсең, алар ашыга, кемгәдер шалтырата башлый, өстәмә ярдәм китермәкче булалар. Болай эшләп үз туганнарына күрсәтелә торган ярдәмгә аяк кына чалалар, эшне генә тоткарлыйлар бит алар”, – ди ул. Шулай шул: киеренке вазгыятьтә үз-үзебезне тотарга өйрәнәсе бар барыбызга да. Табибның да нервлары тимердән түгел, алар да нәкъ безнең кебек үк кешеләр икәнен истән чыгармаска.
Саба район хастаханәсендәге җәнҗал тагын бер тапкыр бер нәрсәне искәртә. Хәзерге цифрлы технологияләр чорында адымнарны үлчәп атларга, сүзләрне уйлап сөйләшергә туры килә. Бүген һәркем – видеога төшерү остасы, бик күпләр тормыш ситуациясенә режиссер буларак карарга өйрәнәләр. Аз гына штаттан тыш вазгыять тудымы, интернет шунда ук хәбәрдарлык белән җавап бирә. Барыбыз да сәхнәдә бүген. Сәхнә исә һәр нәрсәгә энәдән-җептән үткәреп бәя бирә. Чаманы онытабыз икән, җимешләре ачы булачак.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан