“Гомер уза, җитте кыз да утызга…” дигән җыр сүзләрен үзгәртергә туры килмәгәе. Түрәләр балачакны 30 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткән. Сәбәбе дә билгеле: бүгенге мәгълүмат ташкыны заманында бала-чаганың үсеп җитүе тоткарлана, ди.
Яңалыкны илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр итте. Баксаң, бүген дөньяның күп кенә илләрендә бу хакта уйлана башлаганнар икән. Без башкалардан киммени? “Бөек Ватан сугышы чорында балачак 14 яшьне тәшкил итте, алтмышынчы елларда ул 16га җитте, хәзер исә – 21 яшь. Киләчәктә аны 30 яшькә кадәр җиткерү күздә тотыла”, – ди министр. Моның ни өчен кирәк икәнен дә аңлаткан. “Картайгач та актив тормыш рәвеше алып барсыннар өчен, кешеләр турында туганнан ук кайгырта башлау зарур”, – ди ул. Әти-әниләре, әби-бабайлары белән чагыштырганда, яшь буынның соңрак үсеп җитүен дә әйткән.
Соңгы елларда бала-чаганың үсәргә ашыкмавы белән белгечләр дә килешкән. Кризислы психология үзәге җитәкчесе Михаил Хасьминский белдергәнчә, яшьләргә инфантильлек, ягъни үз-үзеңне балаларча тоту хас. “Бу иң беренче чиратта гаилә кыйммәтләре җимерелүгә бәйле. Элек ничек иде: үзәктә – әти, аның янәшәсендә – әни, аннары – апа-абыйлар. Шуңа күрә бала тизрәк үсәргә омтылган. Хәзер исә гаиләдә бөтен игътибар балага гына юнәлтелгән”, – ди белгеч. Кулыннан смартфон, гаджет төшмәгән бала-чаганың үсеп җитүе тоткарлану гаҗәп тә түгел, дигәннәр. “Бөтен күңел ачу бер кесә телефонына гына кайтып кала. Димәк, баш мие үсеш алмый”, – ди табиб Диана Генварская. Тик ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, балачак проблемасын аның чикләрен озайтуга кайтарып калдырудан ни файда? Үзебез үк күреп торабыз: яшьләр арасында аерылышу очраклары күбрәк. Чөнки еш кына әти-әни итәгеннән төшкән бала мөстәкыйль рәвештә тормыш алып баруга сәләтсез булып чыга. Яше утызга җитсә дә. Башына чал кунгач кына, балачагы беткән баланы пенсиягә җибәрергә дә ашыкмаячаклар, дигән уй да килә. Балачак – утызда, лаеклы ял – йөздәме?
Эльвира ВӘЛИЕВА, Ватаным Татарстан