Якташыбыз, тумышы белән Казаннан булган, Россия эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе МакSим зур сәхнәдән китәргә мәҗбүр. Бу хакта ул Инстаграмында яза.
МакSим (чынлыкта Марина Амбросимова) сәламәтлеге начарлану аркасында иҗатын вакытлыча туктатып торачак. Җырчы үзе бу вакыт аралыгын «иҗади отпуск» дип атый һәм күпмедер вакыттан соң, яңа көч туплап, сәхнәгә кайтачагын белдерә.
Саубуллашыр алдыннан «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган якташыбыз тамашачыларына бүләк тә әзерләгән: «Здесь и сейчас» дип аталучы өр-яңа җырына клип төшергән.