Быел йорт тирәсендә елан күп: ничек котылырга?

-- Лэйсирэ

Зоологлар раславынча, елан кешегә беренче булып сирәк һөҗүм итә. Әмма бу бик аз кешене тынычландырыр. Бакча, ишегалдында елан булырга мөмкин икәнен белгәннән соң кем генә тынычлап яши алыр.

— Кибетләрдә сукыр тычканны куркыта торган җайланмалар сатыла. Аларны еланнар да өнәми.

— Елан салкынча, караңгырак урынны ярата. Шуңа ул чолан астында, базга ояларга мөмкин. Мондый урыннарга керерлек булмасын.

— Еланнар ияләшмәсен өчен, бакчаны җыештырырга кирәк. Үләнне даими чабып торыгыз, чүп-чарны җыегыз, бакча коралларын теләсә кая ташламагыз.

— Елан тавышны яратмый. Бакчага кыңгыраулар (кытай кыңгыраулары бертуктамый чыңлап тора) элеп куйсагыз, еланнарны куркытачак.

— Елан керосин исен өнәми. Аңа 1:2 исәбеннән су кушып, бакча периметры буенча сибәргә. Аммофоска, гербицид, селитра яки нафталин эремәсе сибеп чыгарга да була.

— Сукмакларга, бакча кырыйларына коры гәрчич сибәргә була.

— Койма баганаларына кыштырдый торган әйберләр (кургаш, пленка һ.б.) элеп куегыз.

— Песи, керпе еланнардан коткара.

— Елан сарымсак исен яратмый. Аны түтәлдә генә түгел, берәмләп бакчаның төрле урыннарында үстерегез. Ул корткычлардан да коткара.

Ирек мәйданы

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий