Гадел Вафин бу эшеннән дә китә [видео]

-- Лэйсирэ

Февральдә Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны КФУ ректоры киңәшчесе итеп билгеләгәннәр иде. Күп тә үтмәде, экс-министрны министр­лыкның коррупциягә каршы кө­рәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәвендә гаепләп чыктылар. Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов Гадел Вафинның төп эшенә зыян салып, берь­юлы ике урында эшләвен, вузга максатчан программа буенча, әти-әниләренең кем булуына карап, студентлар кабул итүен дә ачыклаган.

Инде яңа хәбәр: экс-министр КФУ ректоры киңәшчесе вазыйфасыннан да китә. Бу хакта Univer TV студентлар каналы хәбәр итә. Вафин эшчәнлеген АФК «Система» компаниясендә дәвам итәчәк дигән сүзләр дә йөри.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий