Февральдә Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны КФУ ректоры киңәшчесе итеп билгеләгәннәр иде. Күп тә үтмәде, экс-министрны министрлыкның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәвендә гаепләп чыктылар. Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов Гадел Вафинның төп эшенә зыян салып, берьюлы ике урында эшләвен, вузга максатчан программа буенча, әти-әниләренең кем булуына карап, студентлар кабул итүен дә ачыклаган.
Инде яңа хәбәр: экс-министр КФУ ректоры киңәшчесе вазыйфасыннан да китә. Бу хакта Univer TV студентлар каналы хәбәр итә. Вафин эшчәнлеген АФК «Система» компаниясендә дәвам итәчәк дигән сүзләр дә йөри.