Салават Фәтхетдинов белән «обидный» хәл була: Тотып кыйнар идем ди

-- Лэйсирэ

Салават Фәтхетдинов быел утызынчы мәртәбә концерт сезонын ача. Шушы истәлекле вакыйга алдыннан җырчы журналистлар белән очрашты. Салават белән концерт турында гына сөйләшү аз. Аның сүз эзләп кесәгә кермәвен дә, сүз сөйләгәндә «Моның өчен миңа ни булыр?» – дип куркып, линейка белән авыз үлчәп утырмавын да белгәнгә күрә, башка мәсьәләләргә дә тукталдык.

БЫЕЛГЫ КОНЦЕРТТАН НИНДИ ЯҢАЛЫК КӨТӘРГӘ?

«Бер караганда, бу иң җиңел концерт булырга тиеш. Утыз ел буена җырлаган һәр репертуардан бер генә җыр алсаң да, утыз җырың инде әзер дигән сүз. Шуңа күрә, мин моннан иң җиңел вә күңелле бер әйбер килеп чыгарга тиеш дип уйлыйм.

Бу вакыт эчендә 600дән артык җыр башкарылган. Шулар арасыннан 20 җырны сайлап алырбыз, моңарчы яңгырамаган берничә яңа җыр да җырланачак.

Иң авыры – репертуар сайлау. Ничек кенә әзерләнсәң дә, халык канәгать булмаячак, һәм дөрес эшли. Бер дустым әйтә: «Салкын чәй буламы?» – ди. Минәйтәм: «Булыр, мөгаен. Җырлармын». Икенчесе әйтә: «Салкын чәйне җырласаң, чыгам да китәм концертыңнан. Туйдым», – ди. Ничек җавап бирәсең бу очракта? Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, тырышырга ярамый, мөмкин дә түгел.

Концертта 30 ел буе эшләгән авторларның исемнәрен яңгыратасым килә. «Бу кешенең исеме төшеп калмасын иде, бу кеше белән эшләдек бит инде», – дигән уйлар килә. Әмма моның кыен ягы да бар. Мәсәлән, Альфред Якшәмбетов белән безне 37 еллык дуслык бәйли. Бергә эшләгән, бергә укыган дустымның бу сезонга бер җырын да ала алмыйм! Ярты картайдым. Тапкан кебек идем – «Озын толымлы бер гүзәлгә» дигән җыры бар. Чәч проблемасын күтәрим, дидем. Элек бит хатын-кызда чәч ике төрле генә була иде – озын яки кыска. Ә хәзер: кызыл, яшел, җирән, сары, ямьсез… «Юк инде, кирәкми, Салават, бу – җыр түгел», – диде. Әлегә концертка кертерлек җырын таба алмадык.

Минем репертуарга иң күп җырны Фирзәр Мортазин. язды. Ләкин Фирзәр беркайчан да «кесә композиторым» булмады. Башкаларга сатадыр җырларын, миңа – юк. Шалтырата ул: «Әзи, өч җырым бар, тыңлап кара әле, ошамаса – сатам», – ди. Мин тыңлап карыйм да: «Бу минеке түгел, Фирзәр – сат», – дим. Ә ошаса, болай гына бирә. Сатып түгел.

ЖУРНАЛИСТ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

«Минем белән әңгәмә корган журналист миңа караганда биш тапкыр акыллырак булырга һәм бөтен өлкәдә дә тирән йөзәргә тиеш. Иң усал кеше –журналист булырга тиеш. «Дурак» усал түгел – кешенең башына сугарга акыл кирәкми. Акыллы усал булсын. Бер сүзе белән үтерерлек итеп әйтә икән – димәк бу көчле журналист».

ГОМЕРНЕҢ ТИЗ УЗУЫ ТУРЫНДА

«Берсендә, Камал театрына Алмаз Хәмзин кергән. «Алтмыш яшь тулды бит, Салават, шаккатарсың!» – ди. Кәефе төшкән. «Ник борчыласың, Алмаз абый, ул алтмыш яшь бит тулмаска да мөмкин иде», – дим. «Кара әле, моның турында уйлаганым юк иде, дөрес әйтәсең бит!» – ди. Мин дә аптырыйм гомернең тиз үтүенә. Хәтта ачу да килә. Әмма бер акыллы кеше болай дип тынычландырды: «Салават, рәхәт яшисең, шуңа тиз үтә ул синең гомер. Авыр яшәгән кеше өчен аның сәгате тәүлеккә тиң», – ди. Шуннан соң мин уйлап куйдым – гомерем, димәк, матур уза, Аллага шөкер! ».

«MATIZ» МАШИНАСЫНДА ЙӨРГӘН ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ ЯРАТМЫЙСЫЗ ДИГӘН СҮЗ ДӨРЕСМЕ?

«Әйе, иң сөймәгәнем – «Matiz»да йөргән хатын-кызлар. Минем концертта да әйткәнем бар ул хакта: хатынын яраткан ир беркайчан да хатынына «Matiz» алып бирми. Бурычка кереп булса да, яхшы машина алып бирә. Ул – консерв банкасы. Аңа утырып, исән чыгулары бик авыр. Иң куркыныч машина шул. Миңа бер акыллы кеше әйтте – хатыныңны, балаларыңны йөртә торган машина үзеңнекенә караганда куркынычсызрак булырга тиеш.

Бер тапкыр шундый «обидный» хәл булды. «Matiz»да ике хатын утыра, минем машинаның алдына чыгып, тәрәзәләреннән урта бармакларын тырпайтып болгый-болгый үтеп киттеләр. Машина йөртүчем миңа карый: «Тимә минәйтәм, җибәр, барып бәрелерләр әле берәр җиргә». Төнлә, караңгыда булса, тотып кыйнар идем, бәлки. Бу ни инде? Олы машинада барган ир кешегә күрсәтә торган әйберме? Йә йодрык болга инде, йә: «Сәлам», – дип, кул селтә. Юк! Икесе дә шул озын бармакларын чыгарып, бер минут бардылар безнең алда. Шуңа күрә – «ненавижу»! Нишләп яратырга тиеш мин аларны?

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ САБАНТУЙ ҮТКӘРҮ ТАТАРГА КИРӘКМЕ?

«Без Сабантуйларны бик күп үткәрәбез. Кайсы илгә генә барып үткәрмибез. Моның башы каян башлангандыр. Сабантуй – ул безнең халыкныкы, үзе уйлап чыгарган бәйрәме. Туй ясар өчен, башта сабан белән сөрергә кирәк. Туе булсын өчен сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе – башка халыкныкы. Дөнья бетереп, икешәр-өчәр йөз артист җыеп, чит илдән татар эзләп йөрүне бик дөрес әйбер дип исәпләмим мин. Татар кайда яши, шунда кадерен белсеннәр. Мин болай дип уйлыйм: җүнле кеше булса, ул монда, үз халкы янында яшәр иде. Йә ул качкан, йә киткән. Татарның үз иле бар – Татарстан. Безнең бәйрәмне күрү өчен бөтен дөнья шушында җыелырга тиеш. Ә без нишләптер вакланабыз. Бәлки мин ялгышамдыр, чөнки үземне акыллы кеше, дип исәпләмим. Ләкин бу минем фикерем. Казанда барсын ул, ун көн барсын, ләкин бөтен дөнья татарлары җыелып килсен шунда. Татарын күрер өчен, көрәшен күрү өчен».

«МИНЕМ УЛЫМ»

«Күптән түгел Рөстәм Рязань шәһәрендә узган ралли-кросс ярышларында җиңеп чыкты. Татарстаннан бердәнбер вәкил иде ул, Русияне отты. Мин шатландым, әлбәттә. Әле дә әллә кайларда очып йөрим. Рөстәмгә 15 яшь, ул 18 яшьлекләр арасында җиңде. Сентябрьнең 18ендә Алла боерса аңа 16 яшь тула, сорый инде миннән: зурлар арасына күчим әле, ди. Үзен бик олы дип исәплидер инде. Киләсе елга 20-50 яшьлекләр арасына керәсе килә. Әйтеп куйдым: «Улым, биш-алты ел җиңү күрә алмаячаксың. Трассада бәргәләп, типкәләп йөртәчәкләр сине. Ризасыңмы шуңа?» – дидем. «Ризамын», – диде. Иң беренче таләп куйдык – чак кына укуың начарая икән, «сразы» шахмат уйнауга күчәсең һәм – мәктәпкә. Шуңа күрә ул тырышып укый. Иң начар билгесе – «4,6». Физика, математика, инглиз телләре бар да «5» ле.

Кемдер сорый миннән: «Ник малаегызны шундый куркыныч спортка бирәсез?» – дип. Мин аны әллә ни куркыныч спорт дип әйтмәс идем. Кеше каядыр китеп барган җиреннән дә абынып, әллә нәрсәсен авырттыра ала.

СОВЕТ ЧОРЫНДА ТАТАР ҖЫРЛАРЫНЫҢ БЕР КУШЫМТАСЫН РУСЧА ҖЫРЛАУ ГАДӘТЕ БУЛГАН. САЛАВАТ РУСЧА ҖЫРЛАР ИДЕМЕ?

«Илһам ага Шакиров җырлаганын ишетеп торгач, бер бөек виолончелист аңа әйткән: «Илһам, синең тавышың шул кадәр матур. Русча җырласаң, сине хөрмәтләп туя алмаслар иде. Бәлки бер җыр булса да урысча җырларсың?». Илһам абыйның җавабы: «Кайчан Зыкина татарча җырлый башлый, шунда мин дә урысча җырлармын».

Миннән башка да татар телен оныткан маңкортлар җитәрлек. Русча җырлауның бер авырлыгы юк. Чөнки анда 3 кенә нота. Әмма без аларныкын җиренә җиткереп җырлый алмыйбыз, алар – безнекен. Һәркем үз эшен эшләргә тиеш. Монда җавап бер генә – юк».

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле