Казанның ПАТП №2 автобусында кондуктор һәм пассажир хатын-кыз сугышкан. Конфликт шаһитлары видео төшереп, аны яшен тизлегендә интернетта тарата. Үз күзләре белән күрүчеләр сүзләренә караганда, пассажир хатын-кыз исерек булган.
Башта алар ни сәбәпледер телгә килеп талаша, аннан сугыша ук башлый. Хатын-кызларны автобусны туктаткач кына аралап ала алганнар, дип яза «Казанский репортер» газетасы.
Фото: скриншот