Кер юу машинасыннан начар ис килсә нишләргә?

-- Алина

Кер юу машинасына дым һәм пычрак җыелу сәбәпле, кер юу машинасының эченнән сасы ис килә башлый. Бу истән ничек арынырга соң? Бик гади. Түбәндә язылган берничә кагыйдәне истә тотсагыз, сез бу проблемадан һичшиксез арыначаксыз.

Кер юу машинасыннан ис килмәсен өчен нишләргә?

1)Керне юып бетергәч тә, кер юу машинасыннан алыгыз. Кер машинасында калган юеш кием нәтиҗәсендә күгәрекләр, гөмбәләр барлыкка килергә мөмкин, ә бу сасы ис дигән сүз.

2) Керне алгач, машинаның эче кипсен өчен, ишеген ачык калдырыгыз.

3) Кер юу машинасының порошок сала торган тартмасын айга бер булса да юыгыз. Тартмада калган порошок калдыклары бактерияләр җыелуга китерә.

4)Һәрбер кер юу машинасының фильтры бар, аны әлбәттә даими чистартып торырга кирәк.

Кер юу машинасыннан начар ис килсә нишләргә?

Иң беренче чиратта, фильтрны, порошок сала торган тартманы чистартырга. Икенче адым булып, кер машинасын чистарту тора. Машинаны порошоктан кала, сода , уксус яки лимон кислотасы белән чистартырга мөмкин. Чистартып бетергәч, машинаны кипкәнче ачык калдырырга киңәш ителә.Әгәрдә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, кер юу машинагызда начар ис беркайчанда булмас.

Мәгълүмат mamadysh-rt.ru  сайтыннан алынды.

Бәйле