Казанда тиздән йорт түбәләрендә парк барлыкка килә

-- Алина

Казанның  Совет районында 22 катлы Skyline торак комплесы төзи башладылар.

2021  елда  Казан халкы күпкатлы йорт түбәсендә урнашкан  паркта  ял итә алачак. Әлеге йортның түбәләрендә ял итә  һәм спорт белән шөгыльләнә торган яшел зоналар да барлыкка киләчәк. Комплеск «машинасыз ишегалды»  рәвешендә төзеләчәк.  Йорт астында  күпкатлы паркинг урнашачак, шулай ук биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак дип  хәбәр итә  Башкарма комитетның матбугат хезмәте.

Бәйле