Әбри Хәбриев белән Фәрит Галиевнең Арчада гектар бәрәңге алу тарихы кайберәүләрнең тынычлыгын боза

-- Алина

Фәрит Галиев студент чактагы хатирәләре белән бүлешә. Үзенең инстаграм битенә ул курсташлары белән басуда колхоз бәрәңгесе чүпләгәндә төшкән фотоны керткән. 
“Бөтенесе бәрәңге алдык диләр…менә без ала идек ул бәрәңгене Арча педагогия көллиятендә укыганда. Рәхәтләнеп, бер ай буе, гектарлап. Бар иде яшь чаклар. Бу фотодан Әбри белән Фәритне эзләп тапкан кеше автоматом молодец була» , дип язган ул үзенең инстаграм битенә.
“Әбри белән сине танымасаң нәрсә була инде, мичкә кереп чыксагыз да таныйбыз сезне”, дигән фикер калдырганнар аңа инстадуслары.
Тискәре фикерләр дә юк түгел. “Калганнарны тапмасаң да була что ли? Сез икәү генә звезда?” “Сез әллә кемнәр, ә алар ноль! Танылган кешеләр. Сезнеңчә шулаймы?” дип тәнкыйть сүзләрен белдерүчеләр дә табылган.

Бәйле