«Хөкүмәтне баетырга күп эшләдек, ә үзебезгә берни булмады» [язмыш]

-- Алина

Мин бик озак еллар төзелештә эшләдем. Яшь чактан штукатур-мялярлыкка укыган идем, шуннан эшкә тотындым. Хатын-кыз өчен бик авыр эш инде. Бергә укыган кызларның күбесе тормышта башка юл белән киттеләр.

Төзелеш – дөньяда булган иң авыр эшләрнең берседер ул. Физик авырлыгына кышның салкыннары, җәйнең эсселеге дә өстәлә бит. Юеш, таш стеналар арасында көннәр, кайчак төннәр буе эшли идек. Хатын-кызга бер дә кирәк булмаган эш инде, галәмәт. Үтәли җил ыжгырып тора, син тирләп-пешеп эшлисең. Алынган эшне тизрәк тапшырасы, акчасын кесәгә саласы килә бит. Мин төзелешнең төрле юнәлешләрендә эшләдем. Авырыбрак торган чакта складта утыра идем.

Бөтен кирпеч, цемент, буяу, ком минем кулда бул торган иде. Анда эшләгән кеше чумараны да бик әйбәт ясый. Мин дә ясый ала идем, аның юллары бар иде безнең заманда. Әмма минем үз гомеремдә ун кирпеч тә, бер капчык цемент та алганым булмады. Урламадым, урлаган кешене сатмадым. Аның ишегә шома кеше бушка икешәр, өчәр йортлар салып калдырдылар. Беркөнне озак еллар бергә эшләгән хатынны очраттым. Ул да пенсиядә инде хәзер. Ашыгыр җир юк, шактый вакыт урамда сөйләшеп тордык. “Малайга да, кызга да тормыш башлап китәргә җиңел булды. Икесенең дә йортлары әзер иде бит”, – ди. Бу хатынның ире гадәти эшче генә иде, үзе гел төзелештә булды. Йортны хатын үзе тырыштырган. Минем алай мактанырлыгым юк шул. Минем ике балам да ипотекада утыралар, бер адым да уңга-сулга атларлыклары юк, каеш хәзер билләреннән кысып ала. “Бә-ә-й, син складта күпме утырдың бит, шунда чакта фундамент ташлары, стеналык булса да алмадыңмени?” – дип гаҗәпләнүен яшермичә сорады бу танышым. Алмадым шул! Ә хәзер уйлыйм, аласы калган икән лә. Мин дөрес яшәмәгәнмен икән дим.

Хөкүмәтне баетырга күп эшләдек, ә үзебезгә берни булмады. Хәзер сәламәтлек тә яраксыз, пенсиядә дә әз, аяклар авырткач, балаларга да ярдәм итеп булмый. Хет оныкны карап торып булышырлыгым юк. Чөнки бәләкәй бала артыннан йөгереп йөрерлек аяклар кирәк бит аңа. Ә минем аяклар белән утырган җирдән кузгалып китә алсаң да рәхмәт. Ә кешеләр, әнә, булдыра алганда умырып калганнар ичмасам. Кеше ишегалдындагысын урлашмаган бит, ник? Миңа да ул кадәр дөрес яшисе калмаган. Аның өчен берәү дә рәхмәт әйтми. Безнең авылда хәзер дин юлына басып килгән бер ир яши. Намазын да өйдә түгел, мәчеткә генә барып укый, диләр аның турында. Ул да берара безнең оешмада эшләп йөргән иде.

Аның кулында машиналар булды. Ул минем сыман гомер буе да эшләмәде анда, әмма эшләгән кадерлесе тиз арада үзенә йорт җиткерергә җитте. Зур машинада булгач, ул да юлларын белде инде. Мин дә белеп тордым. Хәзер ул гаиләсе белән шушы йортында яши. Үзеннән сорыйсым килә әле бер җай чыгып, урлап салынган йортта яшәү гөнаһ саналамы ул, дип. Ни дип җавап бирер иде икән? Ничек кенә булмасын, мин беркемне дә гаепләмим. Булдыра алган икән – маладис кына дим андыйларга. Хәзерге акылларым булса, мин дә балаларны буш итмәгән булыр идем.

 

Рәмзия. Безнең авыл гыйбрәте газетасы

Бәйле