Тукай районыннан: «Элек балалар бакчасы — хәзер җимерек…Син йөргән садик, улым!»

-- Алина

Социаль челтәрдә Тукай районы Мусабай-Завод авылының «гөрләп» торган элеккеге балалар бакчасы бинасының җимерек фотосурәте барлыкка килде.  «Бомба төшкәнгә кадәр..» дип яза инстаграмда әлеге фотосурәт турында тамада, музыкант Илмир Ямалов. Фотосурәт, чыннан да, бомба төшкән урынны хәтерләтә.

«Бу безнең якларда түгел, зомбоящиклары (телевизор) сөйләгән чит илдәге берәр шәһәрдән яки гомүмән интернет киңлекләреннән. Җентекләберәк карадым… Өстемә салкын су, аның артыннан йөрәкнең иң нечкә тамырларына кадәр үтәрлек, кап-кайнар су сипкәндәй булды…Дивардагы сүрәттә һавадагы карлыгачларга сөенгән балаларны, икенче ягында киләчәккә зур өметләр баглап, ат өстендә баручы егетне күреп телсез калдым..

«Менә син йөргән садик, улым!» диде берәү. Сугыш та юк, дөньялар да тыныч, ә әшәкелек дөнья тулы! Юк, дөнья начар диясем килми. Кешеләр үзгәрде. Аерым алганда барыбыз да искиткеч, тәрбияле, бар да җитеш, ә менә заманында халык-колхоз мөлкәтен соңгы шөребенә кадәр «юк» иттеләр, беребез дә дәшмәде, сүз чыгармады… .Сүз дәшмик…Без бит түзем, сабыр халык… Дәшмик. Үзебезне дә шулай озатырлар… (Дәвам булыр) P.S. Бомба төшкәннән соң хөкүмәт ярдәм кулын суза, ә бу вакытта кем булышыр?» дип фикерен белдергән Илмир Ямалов.

https://www.instagram.com/p/BoMtBaDnGMw/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=9o6iuss69ppt

Фотосурәтне күргән Илмирның инстадусларының да  күңелләре әрни.  «Нинди ямьсез куренеш», «Исраф итү, ягъни булганны әрәм итү — зур гөнах», «Бу күренешкә йөрәк әрни», дигәннәр алар.

 

Бәйле