«Фатирыңны сата күрмә, акчасын улың эчеп бетерәчәк»[гыйбрәт]

-- Алина

Булдыксызлыкның барлык сыйфатларын үзендә туплаган мондый бәндә белән гомерем-дә беренче тапкыр очрашуым иде бу. Хәер, мин генә түгел, безнең бригада эшчеләренең барысы да бик тиз сизеп алдылар аның кемлеген. Ләкин ул ялкау белән икебезгә – хезмәттәшем Илдуска һәм миңа изаланырга туры килде. Егерме җиде яшьлек бу хө-рә-сәнне әнисе китерде. Цех начальнигына ялынып-ялварып, көчкә урнаш-тырганнар дип сөйләделәр. Шундый яшь булуына карамастан инде унлап эшкә урнашып караган, берсендә дә айдан артык эшләми, беренче хезмәт хакы кулына керүгә, документларын да алмыйча эзсез югала икән.

Карап торырга чибәр генә егет, чиста, матур киенгән, озын буйлы. Тик бик аз сүзле, үз эче-нә бикләнгән, кешеләр белән аралашырга, ачылып сөйләшергә яратмый. Беренче көннән үк күреп алдык: кулының кан тамырын кискәләп бетергән, яра эзләре җөйләнеп күренеп тора. Димәк, наркоман бу дип уйладык.

Безнең эш урыны завод подвалында, егерме метр аста. Агулы да, бик пычрак та хезмәт. Шуңа күрә “беренче челтәрле” дигән графага карый. Саулыгың булып, шунда ун ел эшлисең икән, пенсиягә илле-дән чыгасың. Тик монда ун ел түзеп, басылып эшләүчеләр сирәк. Йә үлеп китәләр, йә чыдый алмыйча ташлап качалар. Бирегә күбесенчә минем кебек авылдан килеп, эш эзли-эзли аптырап беткән, бернинди белгечлеге булмаган, төрмәдә утырып чыккан, кайдадыр зарарлы эштә эшләп тә бер-ике ел срогы тулмаган кешеләр һәм язмамда тасвирланучы героем кебек булдыксызлар килеп урнаша. Цех начальнигыбыз, мастерларыбыз да яхшы кешеләр. Эш-лим дигән кешегә яхшы шартлар тудырып, һәрчак ярдәм итеп торалар. Эшләргә кеше җитмәгәнгә, алар эш эзләп тинтерәп беткәннәрне, хезмәт кенәгәсенә “яман тамга” сугып, кайдандыр куылган кешеләрне дә белә торып монда алалар иде шул. Андыйларның кайберләре эш табу шатлыгыннан рәхәтләнеп эшли башлый, һичкайда да төзәлергә телә-мә-гәннәре исә беренче көннән үк “тәртәгә тибәргә” тотына. Аларга эш авыр, пычрак, янәсе, тегесе-монысы… Ялкау, булдыксыз адәм сәбәпне һәрвакыт табып тора бит ул.

Менә безнең чибәр, көяз егетебез дә безгә ияреп эш тәртибе белән танышып йөри башлады. Әнисе, бичара, мастерга да, безгә дә: “Зинһар, улымны өйрәтеп эшләтегез инде”, – дип ялварып китте. Үзе дә шушы ук заводта, өстәге цехта эшли икән. Күренеп тора, егетебезгә эш бер дә ошамый. Заводтан бирелә торган махсус эш киемнәрен дә кими бу, өйдән киеп килгән чиста киемнәре белән “өф-өф” итеп кенә йөри. Без майлы, пычрак, зур бакларга төшеп, астан люкны ачып, сасып беткән шлам-калдыкларны көрәкләр белән түгәбез, шланглардан аккан көчле су басымы белән бакның эчен юып чыгарабыз. Ә егетебез борынын чиста кулъяулыгы белән томалап, чирканып, өстән безне күзәтә. Бу көнне бар эше шул булды: кулына ап-ак перчатка киеп, су кранын ачып-ябып торды. Әбәд вакыты җиткәч, әнисе өйдән алып килгән ашны җылытып китерде, иркә хөрәсәненә безнең янда чәй кайнатып эчерде. Улын алып чы-гып, нидер сөйләштеләр. Ана кеше завод тәртибен белә бит, өстеңне алыштыр, эш киемеңне ки дип әйткәндер, мөгаен. Ләкин улы бу көнне ул киемнәрне тотып та карамады. Егетебез өс киемен икенче көнне дә алыштырмады, эленке-салынкы йөреп, без эшлә-гәнне карап, сменаны тәмамлады. Өченче көнне без дә, мастер да моңа шелтә белдереп, киемне алыштырырга, кулга эш кораллары тотарга кирәк дип киңәш бирә башладык. Үтә дә тискәре җан иясе икән – атна буе шулай үзенчә йөри бирде. “Ялгыш кына” өстенә пычрак чәчрәтеп, су сиптереп тә карадык, өстен барыбер алыштырмады. Сәбәбен: “Мин бит яшь кеше, сезнең кебек завод карачкысы буласым килми”, – дип аңлатты. Ачу килде, Илдус белән икәүләп тәпәләп ташлыйсы килә башлады үзен. Тик бичара әнисе хакына түздек. “Тәрбиягә” алган “нарасыебыз” бит. Мондыйларны “тәрбияләргә” соңгы чиктә цех начальнигы үзе төшә торган иде. Бу юлы да Валерий Аркадьевич моңа бик яхшылап нотык укыды. Тәртипкә килеп эшли башламаса, бүтән кисәтеп тормаячагын әйтте. Начальник алдында өстен алыштырып, эш киемнәрен киде бу. Шулай да ай буена безнең кебек эш кораллары тотып эш-ләмәде. Әбәдтән соң ял вакытында чыгып югалып тора. Бераздан әллә нинди исерек кеше кебек килеп керә, тиле-миле сүзләр сөйләнә, бер дә юктан да көлә. Моның серен беренче мин сиздем. Запаска дип яшереп куйган көрәк саплыгын алырга дип бер почмакка барсам, ни күрим: шунда чүгәләгән дә, тартып маташа. Гадәти тарту түгел: тәмәке дигәнен зур пластик савытка тыккан, шул савытның төбен кисеп, авыз-борынын да шунда сыйдырган. Савыт эче төтен, беркая чыга алмый, бу шуны сулап, кызарынып, буылып утыра. Читтән генә күзәтеп, исем китеп, күргәннәремне Илдуска кереп сөйләдем. “Ә-ә, чып-чын наркоман икән, алар шулай итә”, – дип нәтиҗә ясады иптәшем. Безгә имгәк булып бер ай тулыр-тулмас йөрде дә бу, юкка чыкты. Документын да килеп алмаган дип сөйләделәр. Шулай котылдык без моңардан.

Гыйбрәт итеп сөйләрлек булдыксызларның икенчесе якын тирәбездә яшәде. “Бер тапкыр өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны кем белән бәйләнүен аңлагач, ике баласын алып китеп үзе генә үстергән, моны алиментка да бирмәгән, балалары әтиләре белән аралаш-мый, бу үзе дә алар белән кызыксынмый”, – дип сөйләде-ләр. Нәрсәдер майтарып, шуның өчен утырып кайткан, без белгәндә тагын өйләнеп, “ма-лосемейка”да яшәп яталар иде. Балалары булмады. Аерым яшәүче әнисе яннарына килеп-китеп йөрде. Шул ир эшкә урнашып бер ай эшләп, акча ала да, аннан бер ай баш таш-лап эчә. Шуннан әнисе белән хатыны эш эзләп табып, инәлеп-тилмереп дигәндәй, бу әрәмтамакны эшкә урнаштыралар. Бу тагын эчә, тагын эшсез кала… Мин белгәне генә дә коточкыч күп: егерме биш ел эчендә дистәләгән эш алыштырды. Шул эчүе, ялкаулыгы аркасында беркайда да басылып эшли алмады. Хатыны түзмәде, китеп барды. Булдыксыз, имгәк ир карт әнисе карамагына калды. Әнисе аны пенсия акчасына ашатып-эчертеп яшәде. Айныгач эш эзли, эш тапса, бармый: ялкаулык көчле, басылып эшли алмасын да аңлагандыр инде. Әнисенең фатирын саттырып, аны үзе янына малосемейкага алырга әй тырышты инде! Анага: “Фатирыңны сата күрмә, акчасын улың эчеп бетерәчәк”, – дип киңәш иттеләр белгән кешеләр. Ана ике арада йөри-йөри урын өстенә егылды. Аның пенсиясенә ашап-эчеп яши-яши бу ир заты да алтмышка җитеп пенсиягә чыкты. Нинди графа белән күпме пенсия билге-лә-гәннәрдер – хәзер аяк терәп эчә. Авыру әнисенеке дә, үзенең пенсия акчасы да үз кулында. Без, аны белүчеләр: “Бу кадәрле эчүгә организмы ничек чыдый икән?” – дип шаккатабыз. Аннан гел исерек, булдыксыз адәм кулга калган карт анасын ничек тәрбияли икән? Алла сакласын!

 

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы. Татарстан ящьләре

Бәйле