Питрәчтә урын өстендә ятучы Рамиләнең әнисе: Йөргән егете әле дә ташламый

-- Лэйсирэ

Питрәчтә яшәүче 31 яшьлек Рамилә Галиуллина өч елдан артык урын өстендә ята. Ике югары белеме булган, бер айдан кияүгә чыгарга җыенган кыз баланың бар хыяллары чәлпәрәмә килә. Аны машина бәрдереп китә. Рульдә исә 21 яшьлек студент кыз була.

– Ул вакытларны әле дә оныта алмыйм. Хәтта уйласам да, йөрә­гемә авыр, – дип сүзен башлады Рамиләнең әнисе Фирдәвес ханым. – 2015 елның 24 июне иде ул. Кызым җәяүле кичүеннән чыкканда, аны машина бәрдерә дә башы белән сөйрәп алып бара. Ике тапкыр судта булдым. Гаделсезлеккә йөрәгем әрни. Машина йөртүче туташ кызым­ның юл аша тиешсез урында чыкканын тәкрарлый. Бер тапкыр да, хәле ничек, дип сораучы булмады. Соңыннан фаҗига вакыты төшерелгән видеоязма табылды. Кызым дөрес урыннан чыга, әм­ма нишләмәк кирәк? Бәр­дергән кызны ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр, ай саен акча түләп бара. Әмма аның белән ерак китеп булмый шул.

Рамилә фаҗигагә эләккәч, нинди генә табибларга күренми. Берничә катлаулы операция дә кичерә. Хәле яхшырып киткәндәй дә була аның. Әмма бер тапкыр өянәге кузгалып, ул сөйләшүдән дә, кешеләрне танудан да туктый.

“Бик тырыш бала иде. Музыка мәктәбенә йөрде. Фортепианода уйный иде. Инглиз телен бик әйбәт белде. Машина бәргәннән соң бик озак аңсыз ятты. Ә аннары әкренләп аңына килде. Барысын да аңлый иде. Хәтта теле дә кабат ачылгандай булды. Кайчак язып аңлаша идек. Тик менә баш миенә зыян килү үзенекен итте, хәзер күзгә генә карап ята”, – ди әнисе. Берничә көн элек видеога төшергәндә, кызның күзлә­рен­нән яшь атылып чыккан. Бу вакыйганы туганнары яхшыга юрый, кызларының тереләсенә бик ышана.

– Кызымның йөргән егете әле дә ташламый. Хәлебезне белешеп тора. Башкага өйлән, дип тә карадык. Тик ул безнең кебек могҗизага ышана. Аны күргәч, кызыбызның үзгәргәнен сизәбез. Димәк, ул аңлый, тоя, ишетә, сизеп тора. Шуңа да тизрәк дәва­лыйсыбыз килә, – дип өметләнә Фирдәвес ханым. – Сезнең газетадан, Испаниягә барып, дәва­ланып кайткан Илнар Хәлиуллин турында да укыдык. Куллары хәрәкәтләнә башлаган, дип яздыгыз бит. Бу да безгә өмет өстәде. Рамиләнеке кебек авыруы булган тагын бер кеше белән таныштык. Ул бер клиникада дәва­лан­ган, хәзер тормышын яңадан башларга тырыша. Рами­лә­нең хәлен аңлатып, без дә ике кли­никага язып җибәргән идек. Берсеннән җавап килде. Алар кызыбызны терелтә­чәк­ләренә ышандыралар.

Рамиләне сабый бала карагандай тәрбиялиләр. Ашату трубка аша гына. Юындыру өчен дә күп көч таләп ителә. Рамиләне күтәреп йөртергә кирәк. Фир­дә­вес апаның үзенә дә операция ясаганнар. Күтәрергә ярамаса да, өйдә кеше юкта кызын үзе карый.

“Иркәләнеп утырып булмый. Баламның күземә карап ятуыннан да авыр нәрсә юк. Әмма ул бирешми. Көчле характерлы иде ул. Бер эшкә тотынса, җиренә җиткермичә туктамый иде. Хәзер дә көчле булырга тырыша. Без бары тик яхшыга гына өмет­лә­нәбез, – ди әнисе. – Апасы да, эне­се дә Рамиләнең савыгуын көтә. Бар да әйбәт булачак. Хә­лебезне белүчеләр күп. Инде, Аллага тапшырып, чит илгә барыр өчен акча җыя башладык. Тик кирәкле сумма бик зур – 4 миллион 800 мең сум. Без бу акчаны бер­ничек тә үзебез таба алмыйбыз. Шуңа да халыкка мөрәҗәгать итәбез. Зинһар, булышыгыз! Кы­зымның яшь гомерен саклап калыйк, аны бәхетле итик!”

Рамилә Галиуллинага яр­дәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Фирдәвес Галиуллина исе­мендәге Ак Барс банкы картасы:
5209 3512 2564 8224;
Саклык банкы картасы:
5336 6900 6391 7886.

Гөлгенә Шиһапова

Фото һәм чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле