Без аның белән Яңа ел тамашасында таныштык. Игътибарымны бу кечкенә кызчыкның моңсу күзләре, ябык гәүдәсе җәлеп итте. Марина балалар йортында яши икән. Дөньяга ул әтиле-әниле сабый булып килгән. Әмма кечкенә чагыннан ук бик күпне күрергә, кешене кешедән аерырга өйрәнергә туры килә аңа. Ул вакытта бу кыз белән язмышыбыз тоташасын күз алдына да китермәдем.
Әтисе белән әнисе Марина туганчы ук аерылыша. Әтисен, тәртипсез тормыш алып барганы өчен, ата хокукыннан мәхрүм итәләр. Озакламый әнисенә карата да шундый ук карар чыгаралар. Айлар буе югалып торган хатыннан нинди тәрбия көтмәк кирәк? Бабасы белән яшәгән кызны приютка, аннары балалар йортына җибәрәләр.
Очраклы гына очрашу булса да, кыз хәтеремнән чыкмады. Бу балага ничек тә ярдәм итәсе килде. “Әллә үзебезгә алыйкмы?” – дигәнгә, кызым каршы килмәсә дә, ирем риза түгеллеген әйтте. Мин исә йөрәгемдә бу мәсьәләне инде хәл иткән идем. Нибары бер тапкыр күргән, хәтта исемен дә белмәгән шул кызчыкны үзебезгә алып кайту теләге белән яна башладым. Әкренләп иремне күндерергә алындым. Озак тырышырга туры килмәде. Миңа шул гына кирәк тә! Иремнең ризалыгын алгач, сөенеп, теге баланы эзли башладым.
Исем-фамилиясен белмәгәч, табу авыр булды. Ә миңа кадәр берәрсе аны инде алып кайтып киткән булса? Шулай дип борчылдым. Киңәшер кешем юк, аптырагач, районның опека бүлегенә бардым. Анда бала алыр өчен ниш-ләргә кирәклеген, нинди документлар җыясын аңлаттылар. Мин тасвирлап биргән, язмышын сөйләгән сабыйны да эзләп табарбыз, диләр.
Бала алырга йөргәнемне күргәч, әти-әнием дә, дусларым да нык аптырады. Тилегә дә санадылар, кемдер акчасына кызыгасың дияргә дә курыкмады. Ярты ел эчендә миннән бик күп якын кешеләрем читләште. Бер уйлап карасаң, ятимне бәхетле итәргә генә йөрим ләбаса! Ә минем бу адымымны һич аңламыйлар. “Нәрсәгә сиңа кеше баласы? Аның холкын кем белгән? Үскәч, эчеп йөреп, оятка калдырса? Бүре баласы барыбер урманга карый ул”, – ди иң якын дустым да. Ә үз балаларыбыз авыр сүз әйтмиме? Тәртипсезләнеп йөрмиме? Приютта үскәнгә карап кына, балага шулай нәфрәтле булырга ярыймы? Әнә шундый уйлар белән бер елга якын яшәдем. Ә бер көнне мине опека бүлегенә чакыртып алдылар.
Бергәләп балалар йортына киттек. Күпме генә тырышып эзләсәм дә, үземә кирәкле кызны таба алмадым. Аптырагач, яныма бер сары чәчле, зәңгәр күзле баланы китерделәр. Язмышлары мин эзләгән сабыйныкы белән охшаш. Тик ул түгел! Көнозын йөреп, аптырап кайтып киттек. Иртәгесен үз машинама утырып, башка шәһәрдә урнашканына барып карарга булдым. Язмыштыр, күрәсең, килеп кенә туктадым – бер көтү бала каяндыр кайтып бара. Теге кыз үзе танып килеп, мине кочаклап алды. “Апа, син минем янга килдеңме?” – дигән сүзләреннән күземнән яшь атылып чыкты. Икәүләп рәхәтләнеп еладык.
Баксаң, Марина да мине көткән икән. Сизеп торам – бер-беребездән аерылышасы да килми. Мине ятимнәр йорты җитәкчесе дә аңлады. Маринаны шул ук көнне үзебезгә алып кайттым. Башта кунакка гына җибәрделәр. Өйгә кыз бала ияртеп кайтуымны күргән иремнең дә шатлыктан йөзе балкый иде. Кызым да Маринаны кочаклап алды. Балалар бик тиз дуслашты. Өстемнән тау төшкәндәй булды.
Марина шул кайтканнан бездән китмәде инде. Исемен татарчалатып Миләүшә дип куштык. Шушы хәлләрдән соң берничә ай узгач, авырлы икәнемне белеп алдым. Менә шул чакта Аллаһы Тәгаләнең миннән риза булганын аңладым, бүләккә сабый җибәргәненә сөендем. Ә УЗИга баргач, карынымда хәтта ике малай ятканын әйттеләр. Менә бит, бер ятимне әниле иткәнгә, ике тупырдап торган малайлы булдык. Хәзер инде улларыма берәр яшь тулды. Апалары аларны кулларыннан да төшерми. Миләүшә белән Диләрә бер сыйныфта укый, икесе дә бергә биюгә йөриләр. Миләүшә тегәргә, бәйләргә ярата. Аш-су пешерергә дә остарып китте. Безгә килгәч, мәктәптә укуы яхшырды. Үзенең элеккеге тормышын искә дә төшерми.
Төшерерлек тә түгел шул. Баланы үзебезгә алгач, мин аның әнисен эзләп таптым. Әмма ул: “Ул бала миңа кирәкми. Үзегез үстерегез”, – диде. Бу сүзләрне Миләүшә дә ишетеп торды. Ана тудырган баласы янына якын да килмәде. Менә шуннан соң сабыйның бездән башка якын кешесе булмавын аңладым. Ирем Данис та кызларыбызны өзелеп ярата. Буш вакыты булдымы, аларны кая гына алып бармый. Кызлар да әти дип өзелеп тора. Дүрт бала булгач, ызгышырга да вакыт калмый! Шөкер, тормышыбыз түгәрәкләнде. Миләүшә гаиләбезгә бәхет алып килде. Бәхет өчен күп кирәкми, бер ятимне әниле итү дә җитә! Ә газиз сабыен ташлаган хатынның тагын өч баласы бар икән! Данис соңгы арада аларны да еш телгә ала башлады әле…
Гөлира ГАЯЗОВА,Ватаным Татарстан