Бу көннәрдә уртача тәүлек һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак дип билгеләнә. Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алга таба да җылы һава торышы көтелә. Пәнҗешәмбе, 25 октябрьдә, Татарстан циклонның җылы секторы йогынтысында була. Урыны белән яңгыр көтелә. Көндез көчле җил, секундына 15-20 м ны тәшкил итә. Максималь һава температурасы +9..+14 градус булачак дип хәбәр ителә һава торышын күзәтү үзәгендә.