«Тормыш сынады: авырга узган саен, балаларымны югалта бардым»

-- Алина

Ниләр генә күрми адәм баласы. Кайчак башкаларның күргәннәре турында тыңлап торасың да, минеке түзәрлек икән әле, дип куясың. Мин күргән хәсрәтләр дә аз булмады. Эчемне бушатыйм, күңелемне бераз гына булса да тынычландырыйм дип сезгә язарга булдым. Еллар буе бары тик үзем генә белгән хатирәләр бу.

Беренче ирем белән аерылышканга шактый еллар узды. Әмма аның рән­җетүләре әле дә йөрәгемдә сак­лана. Яратышып өйләнештек дип әйтә алмыйм. Мине урлап кит­теләр. Бервакыт кичке уен вакытында Фәрит өйләнгән дигән хәбәр килеп иреште. Берзаман клубка ул үзе килеп керде. Телем­нең тик тормый торган гадәте харап итте дә мине. Моны күргәч: “И, Фәрит абый! Өйләнгәнсең икән! Үзем чыга идем мин сиңа”, – дим. Шул сүзне әйтеп, биш минут та үтмәде, Фәрит мине күтәреп алып чыгып та китте. Берничә егет атка утырттылар да урлап киттеләр. Баксаң, Фәрит өйләнәсе килеп, йөргән кызын сорарга дип күрше авылга барган икән. Ә аның әти-әнисе каршы төшкән. Ә өйдә туган-тумача килен көтеп утыра. Буш кул белән кайту егетлекмени?! Еласам да, үгетләсәм дә, Фәритнең туганнары мине кире җибәрмәде. Ир­тәгесен мулла килеп никах укыды.

Арада бер-береңә карата ярату түгел, хәтта хөрмәт, дуслык булмаган килеш гаилә булып яшәп киттек. Бер-беребезгә ияләш­кән­че шактый вакыт узды. Кае­на­на­ның да зәһәре эләкте үземә. Абзар тулы мал. Өчәр сыер тота болар. Килен төшкәч, әнкәй сыер савудан туктады. Аның иске биш­мәтен мин киеп, мал карый башладым. Бик бәхетсез идем. Кайтып китәсе ки­лә, тик туганнарым, авылдаш­ла­рымның сүзеннән куркып, тагын китми калам. Шулай итеп еллар узды. Ә өйдәгеләрнең бәби сөясе килде. Тик андый бәхет көттереп кенә килде. Авырга узган саен, балаларымны югалта бардым. Авыр кү­тәрү аркасында булгандыр инде.

Каенанам да тиз биреште. Зәһәр авыру кинәт кенә аяктан екты да ул кулларымда җан бирде. Әнкәй үлгәч, безнең йортны бүлә башладылар. Иремнең чит­тәге туганнары кайтып, өлеш сорады. Без шактый җыйган малыбызны тигез итеп бүлдек. Авылда кеше көлдереп ятып булмас, дип шәһәргә юл тоттык.

Тик анда да безгә тынычлык юк икән. Түбән Камага килеп урнашкач та, ирем башка кешегә әйләнеп куйды. Миннән бала да сорамый, хәтта барлыгымны да онытты ди­сәң була. Баксаң, яшьлек мәхәб­бәтен очраткан икән. Теге вакытта әти-әниләре бирер­гә риза булмаган Йолдыз белән тагын очрашканнар. Бу вакытта хатын ике ир­дән аерылып кайткан, кочагында ике сабые да бар иде. Ярты еллап тегендә-монда кунып йөр­гән ирем киемнәрен җыйды да, бер сүз әйтмичә, чыгып китте. Ул киткәч авырлы икәнемне белдем. Яшем утыздан арткан, ә Фәрит инде кырыкны тутырып килә иде. Көмәнем бераз беленә башлагач, бу хакта аның белән сөйләшеп тә карадым. Тик ул: “Минем бала түгел ул”, – дип кенә җавап бирде. Шулай итеп, тулай торак бүлмә­сендә ялгыз гына утырып калдым.

Кыз бала таптым. Ярый әле, тормышымда яхшы күңелле ке­шеләр очрады. Күрше әбием сабыемны ике айлык чагыннан алып калып, мине эшкә чыгарды. Гөлчәчәкнең ничек үскәнен дә сизми калдым. Фәрит белән аралар өзелде. Кызыма биш яшь вакытта мине димләп кабат кияүгә бирделәр. Ничек кенә тырышып карасам да, Илфатны якын итә алмадым. Бәгырь каткангамы, әллә ялгызлыкка ияләнгәнгәме. Шулай итеп, янә ялгыз калдым.

Гөлчәчәкне укытыр өчен нык тырыштым. Үзем турында уйлап та карамадым. Эшләдем дә эш­ләдем. Пенсиягә чыгар вакыт җит­кәч, аяктан егылдым. Мине аңсыз килеш хастаханәгә илт­кәннәр. Күзләрем­не ачсам, бер айлап вакыт узган. Шул вакыт комада ятканмын икән. Аякка басу җиңел булмады. Биш ел буе яшәү белән үлем арасында булдым. Ярый әле янәшәмдә Гөл­чә­чәгем булды. Сабый баладай тәр­бияләп, кадерләп торды үзем­не. Тик бергә бәхетле яшәр көн­нәребез аз булган икән безнең. Кызымны юл аша чыкканда машина бәр­дереп китте. Ул аңына килә алмыйча, хастаханәдә җан бирде. Бик авыр булса да, судта машина йөртүчене утыртмауларын сорадым. Ходай үз җәзасын бирер, дип яшәвемне дәвам иттем. Авыр минутларымда үз-үземә кул саласы килгән чаклар да булды. Тик тү­зәргә өйрәндем. Дини китаплар укый башладым, мәдрәсәдә белем алдым.

Ә Фәрит озак яши алмаган: үз-үзенә кул салган дигән хәбәр килеп иреште. Мәрхүмне соңгы юлга озатыр кеше дә булмагач, мине эзләп таптылар. Баксаң, Йолдыз белән күптән аерылышкан, ә йортка кергән марҗасына кирәге калмаган булган. Барлык начарлыкларын онытып, иремне соңгы юлга озаттым. Күңелдә кичердем дә төсле үзен…

Фәнзилә Исаева. Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий