Фаҗигале курорт романы: Төркиядә кыйналып комага киткән казанлы турында тулырак мәгълүмат чыкты

-- Лэйсирэ

46 яшьлек Казан хатыны өчен Төркиядә ял итү фаҗига белән төгәлләнгән. Ханымны аның төрек танышы шулкадәр каты кыйный ки, ул хәтта комага китә. Бу хакта тулырак “Татар-информ” репортажында. Әлеге фаҗига геройларының исемнәре үзгәртеп бирелде.

“Наталья һәрвакыт ачык, ярдәмчел кеше булды. Күпләр аның беркатлы һәм ярдәмчел булуыннан файдалана иде. Ул матур киенергә, үзен карап торырга бик яратты. Һәрвакыт ир-атлар игътибарын тоеп яшәде. Үз яшендә шулай яхшы күренүеннән күпләр көнләште”, — дип сөйләде зыян күргән хатынның дусты Оксана.

Наталья 14 октябрьдә Төркия ял итәргә китә. Ханым отельгә урнаша, ялын яхшы уздыра.

19 октябрьгә каршы төндә аны Садыйк исемле бер ир кыйнаган.

Натальяның бертуган абыйсы сүзләре буенча, ир-ат аны отель янында кыйнаган. Шаһитләр ачыргаланып кычкырган тавышка сискәнеп, йөгереп килгәндә, хатын асфальтта яткан, авырлык белән генә тын алган. Ә тирә-ягында бик күп кан булган.

Кыйнаган ирне отель сакчылары кулларыннан тотып, хатыннан аралап алган. Натальяның башы җәрәхәтләнгән, аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Ханымга ике операция ясаганнар, ләкин табиблар аның исән калачагын, үләчәген төгәл генә әйтә алмый. Натальяны үпкәләрне ясалма вентеляцияләү аппаратына тоташтырганнар. Хәзерге вакытта ул кома хәлендә.

Зыян күрүченең иптәш хатыны сөйләгәнчә, Наталья Садыкны берничә ай белгән. Ул августта беренче тапкыр Төркиягә ял итәргә очкан һәм шунда әлеге ир белән танышкан.

Алар арасында курорт романы барлыкка килә, кайтып киткәннән соң да интернет аркылы аралашып торганнар.

“Ул аңа карата бик тәмле телле булды. Россиядә бизнесы бар дип сөйләде. Дөрес, соңыннан Наталья боларның әкият икәнен аңлый башлады”, — дип сөйләде Натальяның дусты.

Бер мизгелдә Наталья бу төрек ире белән аралашуны туктатырга уйлый һәм моны аңа төрлечә сиздерә. Тик ир-ат мөнәсбәтләргә нокта куярга җыенмаган. Алай гына да түгел, Натальяның 14 октябрьдә ялга киләсен белгәч, аның белән элемтәгә керергә тырышкан.

“Натальядән отельдә үзенә номер алуны таләп итте, гел язып торды. Соңыннан яный башлады. Миндә хәтта ул җибәреп барган хатлар да сакланды. Ул аңа янады”, — дип сөйләде Оксана.

Чыннан да, алар язышкан хатларның кайбер өлешләрендә янау сүзләре бар.

“Син, минем мәхәббәтем, мине саттың. Мин сине күрә алмыйм! Синең килүеңне өч ай көттем. Яки син барысын да төзәтәсең, яки моның нәтиҗәләре булачак”, — дип укыды Натальяның дусты Садыйктан килгән хатларны.

Бактың исә, сөяркә Оксананың үзенә дә язган. Ул Натальяны отельдә үзе өчен номер алырга күндерергә ярдәм итүен сораган. Тик Оксана баш тарта һәм мессенджерларда аны кара исемлеккә өстәп куя.

“Наташа курыккан иде. Ул аны отель янында саклап торган. Күзәткән. Аңа сакчылардан ирне кунакханәгә кертмәүләрен сорарга туры килгән. Ул отельгә икенче ишектән кергән, мөгаен, яр буеннандыр”, — дип сөйләде иптәш хатыны.

Әмма ир Натальяны кунакханәгә кайтып барган вакытта тотып ала.

Натальяның дус хатыны аның белән күрешергә өлгермәвен үкенеч белән сөйләде. Әйтерсең, ханым хәвеф буласын сизгән.

“Ул китәр алдыннан аның белән ачуланышып алдык. Ул минем әни янына килгән, дуслашырга ярдәм итүен сораган. Аның белән башка күрешә алмавыбызны сизгән кебек булган. Минем белән очрашырга теләгән, тик өлгермәде”, — дип исенә төшерә Оксана.

Натальяның туганнары аның төрек белән аралашуы турында берни дә белмәгән.

Натальяның бертуган абыйсы бу хакта нык соң белүен әйтте.

Ул Садыйкның аерылган, өч баласы бар икәнен һәм үз әнисен кыйнаганын ачыклаган.

Туганнары якын көннәрдә Наталья ята торган хастаханәгә, Төркиягә очарга тиеш. Анда аның киләчәк тормышы хәл ителәчәк. Туганнары сүзләренчә, табиблар ханымны аппаратлардан аерырга туры киләчәк, дигән. Ял вакытына теркәлгән иминиятләштерү бетеп килә. Натальяны алга таба хастаханәдә тоту өчен туганнарының акчасы юк.

“Хастаханәдә хатынның хәле бик авыр дип хәбәр иттеләр. Ике операция кичергән, әмма ул исән калырга мөмкин. Табиблар аның туганнарын көтә”, — дип сөйләде безгә “Анталья татарлары” җәмгыяте вәкиле Оксана Назарова.

Сүз уңаеннан, Төркиянең массакүләм мәгълүмат чараларында бу хәл турында бер генә яңалык та юк. Интернет басмаларда да, газеталарда да. Бу хакта мәгълүматны яшереп тотулары да мөмкин, дип уйлый безнең әңгәмәдәшләр.

Автор: Елена СӘЛӘХОВА, sntat.ru

intertat.tatar

Бәйле