Әнвәр Нургалиев нинди шартларда җырлауны оят булуын әйтә

-- Лэйсирэ

«Интертат» эстрада концертларының берсендә сәхнә артында Әнвәр Нургалиевны «тотып алган» һәм берничә сорау биргән.

— Әнвәр, җырлап йөреп кенә акча эшләп буламы?

— Бүген мин тулысынча иҗат дөньясында кайныйм. Бизнесым юк, бары тик концертлар куеп кына акча эшлим. Гаиләне алып барырга җитә, зарлана алмыйм.

— Барлык җырларыгыз да мәхәббәт хакында…

— Мин – мәхәббәт җырчысы, шуңа күрә барлык җырларым ярату һәм сөю хакында. Андый җырлар тамашачыга да якын бит.

— Фонограммага җырлауга мөнәсәбәтегез нинди?

— Җырчы исемен йөртәсен икән, димәк, син тере тавышка җырлый белергә тиеш. Төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясарга туры килә. “Әнвәр, әйдә шул җырыңны башкарып кит әле”, – дип әйтәләр. Шул вакытта тере тавышка җырлый алмый торсаң оят бит. Тамашачы сине кабул итмәсә, син җырчы була алмыйсың. Барысы да уңыш эше, компьютердан тавышны матурлап кына җырчы булырга мөмкин түгел. Аннан соң хәзер халык артистларны иләк аша үткәрә, барлык сынауларны уңышлы үтә алсаң эстрадага кереп китү җиңел булачак. Сәхнәгә менеп фонограммага сикереп йөрүчеләрне тамашачы яхшы белә. Шунысы куандыра, моңлы яшьләр бик күп. Аларга урын бирергә һәм киңәшләр белән ярдәм итәргә кирәк. Күбесе эстрадага ничек кереп китәргә кирәклеген белми. Сәхнәгә күтәрелү минем өчен җиңел булмады, шуңа күрә аның нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Йолдызлы сәгатен җитәргә тиеш.

— Эстрадада көндәшлек бармы?

— Көндәшлек белән күзгә-күз очрашканым булмады, алай артымнан сөйләп йөрүчеләр дә юк бугай. Көнләшү булса, ак көнләшү генә булсын иде ул. Кайбер җырчылардан үрнәк алам һәм күбрәк эшләргә тырышам. Үземне көнче кешегә санамыйм, сәхнәдә һәркемгә урын җитә. Кемдер миннән алда бар икән, куанам гына.

— Белемегез буенча сез опера җырчысы, ни өчен бу юнәлешне сайламадыгыз?

— Татар эстрадасында классик җырчылар бармак белән генә санарлык. Дәрәҗәле исемлеккә Филүс Каһиров, Илшат Вәлиев, Раяз Фасыйхов кебек җырчыларны кертә алам. Алар затлы һәм югары катлам өчен җырлар башкара. Андый җырчыларга электән үк байлар иганәчелек ярдәме күрсәткән. Аларның иҗатын күзәтеп барам, үз тыңлаучылары бик күп. Мин дә опера җырчысы булырга тиеш идем, ләкин башка юлны сайладым. Безнең халыкка гади җырлар кирәк. Уфаның Сәнгать академиясенә опера җырчысы булырга укыдым. Минем тавыш – лирик баритон. Мин — гади халык җырчысы һәм шуның белән үземне бәхетле саныйм.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: инстаграм
intertat.tatar

Бәйле