“Кайтам дигән вакытына кайтып җитте. Әмма исән түгел иде”

-- Алина

Казанда яшәүче Рәмзия ханым кызы үлеменнән соң акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлназның фаҗигале төстә һәлак булуы аның тормышын икегә аера. “Моңарчы мин бер генә матурлыкны күрмичә, байлыкның кадерен белмичә яшәгәнмен икән, – ди ул. – Кызым үләр алдыннан күңелем әллә кая ашкынды. Өч көн рәттән начар йокладым. Нигәдер күз алдыма үземнең үлемем килеп торды. Җаныма тынгы тапмадым”.

Гөлназ Мәскәүдә яшәгән. Мәк­тәпне тәмамлауга, читкә чыгып китеп, башта укыган, аннан соң эшкә кергән. Акчаны әйбәт алган, әти-әнисенә дә булышкан. Калганын исә фатирга дип җый­ган.

– Кызым бер айдан бирле мине үз янына чакырды. Нигә­дер юлга чыгып китә алмадым. Җый­ган акчасына фатир алмакчы иде. Бара алмаганымны әйткәч, үзе кайтырга булды. Самолетка билет та алган иде. Әмма кайтырына өч көн кала поезд астына керде, – дип искә ала әнисе. – Эшкә барышлый миңа шалтыратты ул. Өч көннән күрешербез, сумкаларым әзер инде, бик тә өйгә кайтасым килә, диде. Шул сүзен әйтте дә телефоны өзелде. Тотмый торган җиргә кергән, ахры, дип, мин башка борчып тормадым.  Ике-өч сәгать үттеме икән, олы кызым, шалтыратып: “Әни, Гөлназ үлгән”, – диде. Мин башта  бу хәлләргә ышанмадым. Өч көннән балам­ның җансыз мәетен күргәч, өметем өзелде.

Гөлназ кайтам дигән вакытына кайтып җитә. Икенче көнне аны җирлиләр. Рәмзия ханым бу хәлләрне авыр кичерә. Озак вакыт кызы белән сөйләшеп йөри ул. Өйдәгеләр ананың акылына зыян килә дип уйлый, ә ул берни дә булмагандай баласы белән аралаша. Рәмзия апа бу хәлләрне сөйлә­гәндә күз яшен тыя алмый. “Кызым үлгән көнне ирем белән без юлда авариягә очрый яздык. Читкә чыгып өлгерә алмасак, бәрелеп һәлак була идек. Нәкъ шул вакытта балам да фаҗигагә эләккән. Колагында – наушник, кулында телефон булган. Кычкыртып килүче поездны ишетмәгән дә, күрмәгән дә. Безнең урынга ул киткән булып чыга түгелме? Миңа бик кыен. Һәр иртәм баламны уйлап башлана. Ирем белән көн дә зиратка барабыз. Бу югалту  йөрәгемне тел­гәләде. Үзең гомер биргән балаң­ны югалтудан да кыен нәрсә юк икән. Без гел эштә булдык, байлык артыннан кудык. Дөрес, кызларыма назымны кызганмадым. Әмма Гөлназым сирәк кайта иде. Яратып яши алмыйча калдым. Әгәр исән булса, янымнан да җибәрмәс идем”, – ди ул.

Бу хәсрәттән соң ире Илнур да авырып урын өстенә калган. Табиб­лар авыруын белми икән. “Икенче кызым дип яшим хәзер. Ялгызы гына ике бала үстерә. Узган ел кия­вебездә яман чир таптылар. Өч ай дигәндә югалттык без аны. Хәзер менә шул сабыйларны аякка бастырасы бар. Югалтулар тормышка күзне ача. Хәзер вакытны да ашыктырмыйм, гомер уза дип тә уфтанмыйм. Исән-сау якыннарыма назымны биреп яшәргә тырышам, – ди Рәм­зия ханым. – Әгәр берәр ялгышлык эшләсәм, Гөлназ хәзер төшкә керә. Аны борчыйсым килми, шу­ңа күрә тормышымны үз­гәрт­тем. Акча артыннан куып, бәхет табып булмый икән ул. Хәзер искә тө­шерәм дә бик үкенәм, тик терсәкне генә тешләп булмый. Югалтуларга кадәр гомернең кадерен белгән булсам, мин баламны янымнан җибәрмәс идем. Инде киткән булса да, янәшәсенә ешрак барган булыр идем. Болар хәзер бер үкенеч кенә булып калды”.

 

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий