«Трусигыңны люстрага эл» — Гөлназ Сәфәрова белән эшләүче Илназ Кадыйров кызларга үзе белгән кияүгә чыгу серен ача

-- Лэйсирэ

Гөлназ Сәфәрова белән чыгып килүче ТНВ каналындагы “Мин” телетапшыруының һәвәскәр чәчтарашы Илназ Кадыйров интернетта четерекле темаларга постлар язуы белән дә үзенчәлекле. Күпчелек очракта татар теле, милләт, әхлак дип җаны әрнегән Илназ үз фикерләрен туры бәреп җәмәгатьчелек хөкеменә чыгара. Бу юлы ул ир белән хатын, гаилә темасын күтәреп, кияүгә чыгарга теләгән туташларга киңәшен яза (үзгәртми бирәбез):

«Хәзер әллә нинди ысуллар уйлап табалар бит. Бер танышым «Тормыш картасы» ясап сата икән. Әле якын-белгәннәргә 1000 сумга кадәр ташлама да ясый ди. Чит-ятларга 7000 сум түлисе. Киңәшләре без яратканча бик җиңел. Шулай ук, бер танышым ир куенына керә алмый газапланып, шәлперәйгән гөл кебек йөри иде. Менә хәзер ирле булды. Трактористның киң колачында эреп нәфис билдән колак кагып, әнә бала да көтә инде. Теге карта ясаучыга барган. «Кызыл трусигыңны люстрага эл, ә этеңне чыгарып ташла. Якын танышымның танышы булганга синнән 6000 сум гына» — дигән. Бу кыз да төшеп калганнардан түгел. Өч хәрефкә озаткан да кайтып люстрага трусигын элгән. Шәлт, тракторына утырып кәләш тә килеп баскан. Ләкин этен чыгарып бәрмәгән. Шунысын сорамаганмын, трусигы чиста булырга тиеш идеме икән, әллә инде берәр атна салмый киеп йөрелгән булырга тиеш идеме икән? Чөнки Кытайда, хәтта махсус кибетләр дә бар бит. Трусигыңны озын-озак салмый киеп йөрисең дә кибеткә сатуга куясың. Кемнеке озак киелгән, бәясе дә шәп ди. Чөнки андыйлар серле дә, мавыктыргыч та, бай да була икән. Күрәсең, танышым алай ук тырыша алмаган. Принцка кияүгә чыкканын бөтен Татарстан ишетер иде. Акчагызны җәлләп ятмагыз, сез дә барып кайтыгыз!»

Бәйле