«Өч ел бурычын кайтармый: хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән»

-- Алина

Тормышымның бер күңелсез өлеше бар, хәер, күңелсез дип әйтү дөрес тә булмас, үзәккә үтте ул минем. Уйладым-уйладым да, шушы газетага хат язарга булдым әле. Очраклы рәвештә генә әлеге хатымны мин атап язган кеше, яки аның туганнары укып, бераз булса да оялып куймаслармы дигән өмет белән язам .

Өйләнешкәч тә, хатыным белән сигез ел авылда яшәдек. Әти-әни белән бер түбә астында кысанрак була башлагач, өч яшьлек улыбыз белән, карындагы икенче баланы көтә-көтә, шәһәргә юл алдык.

Тимер-томыр җыю һәм эшкәртү буенча эшли башлаган идем, озакламый ерактагы бер шәһәрдә эш тәкъдим иттеләр. Тәвәккәлләдек тә, кызыбызга тугыз ай да булмаган иде әле, шунда чыгып киттек.

Тормышны өр-яңадан кору бер дә җиңел булмады, билгеле. Хатыным белән дә еш кына сүзгә килгән, ачуланышкан чаклар булды. Ул инде бөтенләй өметен өзеп: — Акчасыз изаланып яшәү дөрес түгел, булмаганга хыялланып, мин авылга кайтып китәм, үзең генә яшәп кал! — дип кырт кисеп карады.

Аллага шөкер, кычкырышсак та җайландык, дуслаштык. Минем эшләр рәтләнеп китте. Бер егет белән дуслашып, икебез бергә эшли башладык. + Шуннан соң, фирмадан аерылып чыктым да, үз эшебезне булдырдык. Хатыным да тынычланды, балалар акрынлап кына үстеләр.

Акчабыз булгач, яңа йорт салдык, машина сатып алдык. Яңадан туган якка кайтып урнашасы да килмәде.  Тик әткәйнең хәле начарлангач, авылга кайтырга мәҗбүр булдык. Без кайтканны гына көткән, диярсең, әткәй үлеп китте. Әнкәй исә:  — Мин хәзер ялгызым ничек яшәрмен, акылдан язам бит, — дип елый башлады.

Апалар барысы да кияүдә, читтә үз тормышлары белән яшәп яталар. Гаиләдә бердәнбер егет мин, әнкәй белән торып калдык. Тегендә барып барлык мөлкәтемне саттым да, авылда яңа йорт салдык. Монда да үз эшемне җәелдердем. Акчага кытлык кичермәдек.

Көннәрнең берендә, авылдашым Р. миңа бурычка акча сорап кергән иде. Бирдем инде, шикләнмичә дә, икеләнмичә дә бирдем. Ике атнадан соң кайтарам диде. Ике атнада үтте, өч атна да, бер ай да. Мин инде акчасы юктыр дип, борчымадым. Авыл кешесе бит, ни дисәң дә, алдап качмас. + Мин үзем акчага, тиенгә ябышкан кеше түгел. Биредәге бурыч суммасы бик зур — биш нуль белән исәпләнә. Акча алганда әйткән сәбәбе дә бик җитди иде Р.ның. Хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән.

Берничә мең сум турында гына әйтмим диясем килә. Инде менә өч ел вакыт үтте, бурычын кайтармый минем “ышанычлы” авылдашым. Инде үзе югалганга күптән, хәтта туганнары белән дә хәбәргә чыкмый. Ә мин аның туганнарыннан бурычын талап ала алмыйм. Авылдаш дип ышанып, бернинди ышаныч кәгазьләре дә яздырмадым. Авылда яшәп яткан әти-әнисе кызганыч, полиция аша рәхәтләнеп таптырып, бурычын икеләтә түләтергә мөмкин булыр иде югыйсә.     Күпме авырлыклар күреп, үз тырышлыгым, көчем белән тапкан акчалардан колак кактым мин шулай ышанучан, беркатлы булуым аркасында.

 

 

 

"Себерке" газетасы

Бәйле