“Яратам, бәхетле итәм”, – дигән кешем мине бала белән ташлап, башка хатынга чыгып китте»

-- Алина

Мәктәпне тәмамлагач, мин Казанның бер һөнәри уку йортына кердем. Урып-җыю эшләре башлангач, безне Мөслим районының Сикия авылына эшкә җибәрделәр. Шунда мин Айнур исемле егет белән таныштым (язмада исемнәр үзгәртеп бирелде). Ул күрше Актаныш районыннан иде. Без аның белән беренче көннән үк бик тиз дуслашып киттек. Дуслыгыбыз тора-бара мәхәббәткә әверелде. Айнур белән көн саен очраша идек. Ул аяк атлап булмаслык көзге пычрак көннәрдә дә килми калмады, ат белән булса да килеп җитә иде. Үзем дә аның килүен сагынып көтеп ала идем. Казанга кайтканнан соң да Айнур белән араны өзмәдек.

Шулай берничә ай очрашып йөргәннән соң, Айнурны армиягә алдылар. Мин аны көтеп алырга вәгъдә биреп озатып калдым. Ул вакытта Әфган сугышының иң кызган вакытлары иде. Бик күпләр кебек, Айнур да шушы афәткә эләкте. Аның өчен борчылып көн саен елый идем. Күпме күз яшьләре түккәнемне үзем генә беләм. Иптәш кызларым кичәләргә киткәндә дә, бүлмәдә үзем генә калып, сөйгәнемнән килгән хатларны укып юанып, аны уйлап, киләчәк турында хыялланып ята идем. Айнурдан хат килгән көн – минем өчен олы шатлык, зур бәйрәм була иде. Гомергә бергә булырбыз кебек тоелса да, кызганычка, хыяллар тормышка ашмады.

 

«Без кавышмадык, гафу ит, иркәм.

Бергә булырга язмаган икән»,–

 

дигән җырны ишетсәм, хәзер дә йөрәгем урталай ярыла, күздән яшьләр тама. Әйтерсең, әлеге җыр сүзләре безгә багышлап язылган. Бергә була алмавыбызга үзем гаепле.

Ниндидер бер бәйрәмдә авылга кайткач, кичке уеннан соң мине авылдашым Әмир озата кайтты. Без аның белән үзебезнең тормыш, авыл хәлләре турында шактый гына сөйләшеп, урам әйләндек. Шулай авылга кайткан саен ул мине кичке уеннан озата кайта иде. Әмирнең миңа карата битараф түгеллеген башыма да китермәдем. Аңа бары тик авылдаш итеп кенә карый идем. Көннәрдән бер көнне ул миңа үзенең яратуы турында әйтте. Минем ”Яратып йөргән егетем бар,армиядән кайткач мин аңа кияүгә чыгам” дигән сүзләремне ишетергә дә теләмәде. Әмирнең минем арттан йөргәнен дә, армиядә егетем барлыгын да өйдәгеләр белә иде. Беркөнне әнием: ”Әллә кемнәр белән йөргәнче, Әмир үзебезнең авылның күз күргән-белгән кешесе, шуның белән генә йөрсәң, ышанычлырак булмасмы соң, кызым? Сине бер дә еракка җибәрәсе килми. Кайтып- китеп йөрсәгез дә бергә, ни дисәң дә, тормышыгыз күз алдында булыр иде”, – дигән сүзләре белән мине тирән уйга салды. Тормышның ачысын-төчесен татыган иң якын кешемнең киләчәгемне кайгыртып әйткән әлеге сүзләре ничектер күңелемә нык уелып керде. Ниндидер бер ерак районга кияүгә китеп барсам, чыннан да, әни әйтмешли, бер күрергә зар булып, тилмереп яшәрмен. Өстәвенә, авылда да яши торган булса нишләрмен дип уйлап, курка калдым.

Башымда мең төрле уй. Ә йөрәктә бары Айнур гына. Аны да югалтасым килми, әнинең сүзләре дә колактан китми. Менә Айнурның солдаттан кайтыр көннәре килеп җитте. Нишләргә?.. Беркөнне эштән кайтып, тулай торакка керсәм, вахтада ”Мин кайттым, кич очрашырбыз. Айнур” дигән язу тора. Әлеге язуны кулыма кысып тоттым да, елап җибәрдем. Яратам бит! Яраткан, вәгъдә биреп озаткан кешеңә инде ничек итеп араны өзү турында әйтергә? Озакламый Айнур да килеп җитте. Икебез өчен дә өзелеп көтеп алынган шатлыклы очрашу булырга тиеш иде дә бу көнебез, ләкин… Йөрәгем өзгәләнсә дә, бөтен көчемне җыеп: “Бүтән килеп йөрмә, мин кияүгә чыгам”, – дидем. Сөйгәнем минем бу сүзләрне ишетүгә, тиз генә җыенды да, бүлмәдән атылып чыгып та китте. “Гафу ит!” – дип тә әйтергә өлгермәдем. Бары иреннәремне чылаткан кайнар күз яшьләре генә озатып калды үзен.

Шул китүдән без аның белән бүтән очрашмадык. Мин Әмиргә кияүгә чыктым. Ләкин бәхет булмады. “Яратам, бәхетле итәм”, – дигән кешем мине беренче көннән үк диярлек сагыш утына салды. Тормышымда, язмышымда зур хата ясаганымны аңладым аңлавын да, тик эш узган иде шул инде. Ирем белән аралар көннән-көн суына барды. Бала тугач та үзгәрмәде, үзе теләгәнчә яши бирде. Йөри торгач, көннәрдән бер көнне безне бөтенләй ташлап, башка хатынга чыгып китте. Хәсрәт ялгыз йөрми дигәндәй, нәкъ шул авыр көннәрдә балам бик каты чирләп, сырхауханәгә эләкте. Шул вакытта күпме генә ялынсам да әтисе баланың хәлен белергә килмәде. Ә бала көтте, бик көтте әтисе килүен. Ул минутларда миңа икеләтә авыр иде. Сырхауханә юлларын елый-елый берүзем таптадым. Ярый әле авыр вакытта төпле киңәшләре белән күңелне юатырга, ярдәм кулы сузарга якын дус кызым бар иде, аңа рәхмәт. Аның белән хәзер дә араларны өзгән юк, аралашып яшибез. Иремә килгәндә, инде дүртенче тапкыр өйләнде. Авыр вакытларда безгә ярдәме тимәсә дә, читләргә төрле яклап булышты ул. Бөтен эшләгән акчасын аларга тотты. Безгә бер тиен дә бирмәде. Шулай итеп яшәсә дә, никтер берсе белән дә тормышы барып чыкмады. Безне дә бәхетле итә алмады, үзенең дә бәхете булмады. Инде тормыш юлының күп өлеше үтелгән. Ул юлларның шаһиты булып чәчләргә кунган ак бәсләр, йөрәккә уелган мәңгелек яра тора. Тормышта кичергән газаплар сәламәтлекне дә читләтеп үтмәде.

Үткәннәрне хәтердә яңартып, хәзер нәтиҗә ясыйм: мин биргән вәгъдәмдә тора алмадым. Шуның өчен дә парлы тормышта яшәргә насыйп булмагандыр. Яшьлек ярымның рәнҗеше төшкәндер дип уйлыйм.

 

 

 

 

 

Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий