Тромб кузгалып үлүдән котылып калып буламы? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

«Хәзер күпләр аяктагы кан тамырларында була торган тайпылышлар белән очраша. Әлеге җитешсезлекләрне китереп чыгарган сәбәпләр төрле. Бу – артык гәүдә авырлыгы, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һ.б. Вакытында тиешле табибка мөрәҗәгать итмәү һәм дәваланмау исә тромбоз, тромбофлебит кебек сырхаулар белән тәмамлана. Болар хакында медицина фәннәре кандидаты, доцент, табиб-хирург Лилия Сәйдел кызы Фассахова белән сөйләштек.

– Лилия ханым, гомуми хирургия бүлеге табибы буларак, нинди авырулар белән еш очрашасыз?

– Бездә төрле авырулар ята. Араларында имгәнгәннәре дә, тәннәрендә җәрәхәтләре ялкынсынганнары да, кан тамырлары зарарланганнары да, шикәр авыруыннан өзлегүчеләр дә, бүсер, эч авырулары белән килүчеләр дә һ.б. да бар. Әңгәмә башында ук игътибарны шикәр чиреннән өзлегүләргә юнәлтергә телим, чөнки мондый проблема белән бик еш очрашабыз. Андый өзлегүләрнең иң җитдие – тән чери башлау, ягъни гангрена. Соңгы елларда бөтен дөнья буенча шикәр диабеты белән авыручылар саны арта. Күпләргә әлеге диагноз вакытында куелмый, кеше үзенең авыру икәнен белми, табибларга мөрәҗәгать итми. Билгеле, ул дәвалану, диета саклау турында да уйламый, нинди авырулар эчәргә кирәк икәненнән дә хәбәрдар түгел. Шикәр чире исә эчтән әкрен генә бөтен органнарны – бөер, аяктагы кан тамырларын зарарлый. Кеше, авыру соңгы мәлгә килеп җиткәч, ә ул чагында инде аяклары шешә, чери башлаган була, безгә эләгә. Бу хәл өлкәннәр арасында да, яшьләрдә дә күзәтелә. Шикәр авыруы күп вакыт нәселдән күчә. Шулай ук дөрес тукланмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, сәламәтлеккә салкын карау, стресс һ.б. факторлар йогынтысында барлыкка килә. Әгәр кеше үзендә әлеге чир барын белсә, “үтәр, бетәр әле” дип йөрергә һич ярамый. Яки кайберәүләр поликлиникага бара, табиблар төрле дарулар язып бирә, перевязкага йөрергә куша, ә сырхау узмый. Кайчак яшьләр килә, кан тамырлары тыгылган, аягы инде черү дәрәҗәсенә җиткән була. Бу – бик аяныч хәл һәм моңа юл куярга ярамый.

Шикәр чире булуы ачыклануга, кеше эндокринологка чиратка басарга, күзәтү астында торырга тиеш. Табиб кандагы шикәр күләмен тикшерә, кан тамырларына, ашказаны асты бизенә УЗИ уздыра. Сәламәтлекне шул рәвешле күзәтеп тору өзлегүләрдән саклану өчен гаять мөһим. Эндокринологка исәпкә баскач, кеше үзе дә сәламәтлегенә җаваплы карый башлый, вакытында ашый-эчә, елга ике мәртәбә кан тамырларын чистарта торган процедуралар уза. Ә инде исәптән торган авырулар еш кына шикәр күләмен дә белми, инсулин да алмый, дәваланмый да, дару да эчми. Хәер, бездә эндокринология диспансеры кечкенә, еш кына халык табибка эләгә алмый интегә. Инсулин һәм башка дарулар, кирәк-яраклар исә кыйммәт тора. Чиратка басканда да әле аларны вакытында бирмиләр. Шул сәбәпле дәваланмый йөрүчеләр дә бар.

– Кеше шикәр чире икәнен белгәч, үзен карарга, тәрбияләргә, дәваланырга тиеш, дибез. Үзеңне тәрбияләү нидән гыйбарәт? Моңа диета саклау гына керәме, әллә башка таләпләр дә бармы?

– Аяк-кул тырнакларын вакытында кисү дә мөһим роль уйный. Аякта әз генә җәрәхәт булса да, кандагы шикәр күләме зур икән, зураеп китеп, тән чери башларга мөмкин. Шуңа да андый кешеләргә тырналу, сыдырылудан сакланырга, елга ике мәртәбә кан тамырларын чистарта торган даруларны эчәргә кирәк. Элек аяклары чери башлаган кешеләр килсә, аларга кан тамырларына шунтирование уздырырга сирәк очракта гына тәкъдим итә идек. Хәзер инде андый пациентларны кан тамырлары хирурглары карый. Әгәр кешегә әлеге операциянең ярдәме тия дип тапсалар, шунтирование үткәрәләр. Бу аякларны саклап калырга ярдәм итә. Әлеге операция түләүле түгел, ул медицина күрсәтмәсе буенча уздырыла.

– Аякта тагын ни сәбәпле эренле, үлекле җәрәхәтләр башланырга мөмкин?

– Андый авырулар җәй көне күп була. Кемдер имгәнә, кемнеңдер иммунитеты зәгыйфьләнеп, шундый күңелсезлеккә юлыга. Ялкынсынулар исә, гадәттә, дәваланмау, сәламәтлеккә салкын карау, начар шартларда яшәү сәбәпле башлана. Еш кына пациентларның авызыннан: “Миңа очсызрак дару языгыз, кыйммәтлесен барыбер эчмим, алырга мөмкинлегем юк”, – дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Ә инде статусы югары булган, ягъни үзен тәрбияләгән кешеләрдә андый проблемалар, үлекле җәрәхәтләр сирәк күзәтелә.

– Тромбофлебит авыруы вакытында да аякта җәрәхәт ачыла. Аннан котылып булмый, диючеләр. Бу авыруны җиңү мөмкинме?

– Тромбофлебит аяктагы кан тамырлары варикоз киңәйгән, ялкынсынган очракта башлана. Шуңа да андый җитешсезлекләр сизелүгә табибка күренү, тикшеренү, кан тамырларына УЗИ ясату, авыру азмасын өчен билгеле чаралар күрү шарт. Болар барысы да аякта җәрәхәт ачылудан саклый. Иң элек, кеше компрессион трикотаж кияргә тиеш. Ул эластик материалдан эшләнгән оек, оекбаш булырга мөмкин. Икенчедән, аяк киемен дөрес сайлау шарт. Өченчедән, кан тамырларын киңәйтеп, аларның шешенеп торуын киметеп, кан йөрү юлларын чистарта торган дарулар эчәләр. Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да әһәмияткә ия. Бу вакытында йоклау, дөрес туклану, артык физик көчтән саклану, озак итеп кызу мунчада, саунада парланып утырмау һ.б. дигән сүз.

Трофик җәрәхәт исә аякта, бармакта, табанда була. Мондый очракта шулай ук табиб күзәтүе астында дәваланалар, төрле мазьлар белән перевязкалар ясыйлар. Барысын да дөрес итеп эшләгәндә җәрәхәттән котылу мөмкин. Үземнең эш тәҗрибәмдә шундый хәл булды: бер ханымны алып килделәр, бер аягы киселгән иде. Икенче аягында да җәрәхәт ачылган. Без яраны чистартып, дәвалап, аның ябылуына ирешә алдык. Табиб дөрес итеп дәваласа, дарулар булса, җәрәхәт ябыла. Ә инде үзлегеннән ябалмаса, чиста булса, без пластик операция ясап ямап куябыз. Бу – нәтиҗәле ысул. Тагын бер мисал китерә алам. Бер пациентыбызның, юл һәлакәтенә очрап, тездән аскы өлешендә ите салынып төшкән, сөяге күренеп тора иде. Шул сәбәпле җәрәхәт барлыкка килеп, озак төзәлмичә йөргән, биш айдан артык авырган. Без аңа да пластик операция ясадык. “Хәзер йөгереп йөрим”, – дип рәхмәт укый.

– Димәк, монда табибтан тырышлык һәм осталык сорала?

– Беренче чиратта, бу – пациентның тырышлыгы. Җәрәхәтне күзәтеп, чистартып, бәйләвечне көн саен алыштырып торсаң, даруларны эчсәң, ул зураймый, әкренләп төзәлә. Әгәр аякта кан тамырлары киңәйгән, бүртеп тора икән, кичекмәстән, табибка күренү зарур. Белгечкә бара алмаганда да перевязка ясарга кирәк. Ләкин күрше хатыны шуны киңәш итте, теге апа болай эшләргә кушты дип, җәрәхәткә теләсә нәрсә сөртергә, ябарга ярамый. Андый вакытта файдалану өчен махсус мазьлар, препаратлар бар.

– Шәхси медицина үзәкләре саллы гына бәягә киңәйгән кан тамырларын лазер ярдәмендә дәваларга тәкъдим итә. Әмма андый операция ясаткан кешеләрдән: “Акча түләп операция ясаттым, әллә ни файдасы булмады, барыбер аяк сызлый”, – дигән сүзләр ишетелә. Мондый төр дәвалану ысулының нәтиҗәсе бармы?

– Лазер ярдәмендә ясатылган операциянең уңай ягы юк дип, әйтә алмыйм. Бу вакытта коагулятор ярдәмендә кан тамырларының эчен яндыралар. Операция ясаттым да, авырудан котылдым дип тә, уйларга ярамый. Аның уңышлы узуында күп нәрсә пациентның үзеннән, сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыннан тора. Операция ясаткач сакланырга, шулай ук компрессион трикотаж кияргә, әкренрәк йөрергә, авыр әйбер күтәрмәскә, машинада йөртмәскә, озак басып тормаска, йоклаганда аякны өскә күтәреп ятарга һ.б. эшләргә кирәк. Алайса кайберәүләр операциядән соң ук чыгып йөгерә, руль артына утыра, компрессион трикотажны бар дип тә белми. Ничәдер атнадан, айдан авыру кабатлана. Шуңа да табиб киңәшенә колак салу зарур. Мин дә үземнең пациентларыма: “Киңәшләр язылган бу кәгазьне кесәгезгә яки сумкагызга салып кую өчен бирмим. Игътибар белән укып чыгыгыз һәм анда язылганнарны исегездә тотыгыз”, – дим. Анда үкчәле аяк киеме, кысып торган эчке кием кимәскә, сауна, кайнар мунчада юынмаска, күп су эчмәскә һ.б. язылган. Белгечләр: “Көнгә 1,5-2 литр чамасы су эчәргә кирәк”, – дип сөйләп, халыкның баш миенә сеңдерә. Ә бит һәркемнең организмы үзенчәлекле. Кемнеңдер бөерендә, йөрәгендә, кан тамырларында тайпылышлар була һәм аңа көненә бер литр сыеклык эчү дә җитә. Кемгәдер ике литр су да аз. Шуңа күрә организмны тыңлый белү дә әһәмиятле.

– Көн азагына аяк шешенү, талчыгу күпләргә таныш халәт. Шуңа да карамастан, беребез дә хастаханәгә барырга ашыкмый. Андый вакытта өй шартларында гына дәваланып буламы?

– Аякны көзән җыера, аяк шешенә, кан тамырлары киңәйгән, көн ахырына аяк авырайган кебек була, сызлый икән, кичекмәстән белгечкә күренергә кирәк. Бу – кан тамырлары авыруларының беренче билгеләре. Әйе, районнарда табиблар җитешми, ФАПларда андый сырхауларны дәвалау мөмкинлеге юк, Республика клиник хастаханәсенә юллама алуы авыр. Ә бит кешегә вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәсә, өзлегүләр баш калкыта. Шуңа да алда әйтелгән киңәшләрне онытмаска, ничек тә табибка күренеп, ул тәкъдим иткән мазьларны, даруларны кулланырга кирәк. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый.

– Күпләрнең аягында, бигрәк тә бот турысында нечкә кан тамырлары күренеп тора, аны “йолдызчык” дип йөртәләр. Бу да кан тамырлары киңәюнең беренче билгесеме? Аларны дәваларга кирәкме?

– Әйе, аяк шешенү, кан ахырына авыраю белән бергә андый “йолдызчык”лар барлыкка килү дә авыруның беренче билгеләре булып санала һәм аларны да дәвалау зарур. Чөнки тора-бара киңәеп, варикоз хасил итәләр.

– Соңгы елларда кан тамырларында тромб кузгалып, шул сәбәпле гомере өзелгән кешеләр арта. Бу җитешсезлектән саклану мөмкинме?

– Кан тамырлары киңәйгән кешеләргә компрессион трикотаж кияргә кирәк, дидек. Ул тромбофлебит, тромбоз кебек авыруларга каршы профилактика чарасы булып та санала. Икенчедән, бу сырхаулар белән көрәштә төп коралларның берсе – канны сыеклый торган препаратлар эчү. Кан тамырлары киңәйгән кешеләрдә кан тамырлары ялкынсыну да күзәтелә һәм андый вакытта тромблар барлыкка килә. Кеше алда әйтелгән киңәшләрне үтәмәсә, кан басымы югары булса, өстәвенә, шул кеше кызу мунчага керсә, чама хисен белмичә спорт белән шөгыльләнсә, тромб өзелеп китеп, үпкәдәге вак тамырларына яки йөрәккә эләгә һәм кешенең гомере киселә. Канны сыеклый торган препаратлар эчеп, бу күңелсезлектән сакланырга була. 40-45 яшь тулган кешеләргә без ул даруларны файдаланырга киңәш итәбез. Әлбәттә, иң элек табиб белән киңәшергә, кан анализы бирергә, канның ою үзлеген тикшертергә кирәк. Дару эчкәндә, дәваланганда тромблар алты ай эчендә бетәргә тиеш. Тик кан тамырлары эчендә кечкенә тромблар калуы ихтимал. Операция кичергән, ятып авырган, өлкән яшьтәге, гәүдә авырлыгы зур кешеләрдән аеруча игътибарлы булу сорала.

– Кемдер үз белдеге белән аспирин эчә…

– Аспирин бөтен кешегә дә килешми. Ул ашказаны һәм эчәктә җәрәхәт хасил итәргә сәләтле. Хәзер канны сыеклый торган яңа төр препаратлар бар. Алар да, авыруның төренә карап, һәркемгә билгеле микъдарда индивидуаль төстә билгеләнә.

– Самолетта озак очканда тромб хасил булу куркынычы бар, диләр. Бу шулаймы?

– Сәламәтлегендә проблемалар күзәтелгән кешеләрдә аның барлыкка килүе ихтимал. Шуңа да кан тамырларында җитешсезлекләр чагылганда, очкычка утырыр алдыннан, бигрәк тә озак очарга туры килсә, компрессион оек кияргә киңәш итәр идем. Кан тамырлары хирургы белән киңәшләшү дә комачауламый. Чөнки кечкенә тромб булса, оешкан кан ябышып, ул сәгатьләр, көннәр эчендә зураерга сәләтле. Бу инде кан юллары тыгылуга китерә.

– Кан тамырлары тагын нинди сәбәпләр белән тыгыла?

– Хәзер атеросклероз авыруы да киң таралган. Аны китереп чыгарган факторлар: дөрес тукланмау, майлы, кыздырылган ризыклар ашау, әз хәрәкәтләнү, артык гәүдә авырлыгы, кан йөреше бозылу. Болар барысы да кан тамырларында атеросклероз төерләре хасил итеп кан юллары тыгылуга этәрә. Хәтта кайчак операция ясанганда кан тамырларын кайчы белән дә кисеп булмый, алар шул кадәр каткан була, шыгырдап торалар. Елга ике мәртәбә канга биохимик анализ биреп, холестерин күләмен тикшертергә киңәш итәм. Ул биштән югары булдымы, яшәү рәвешен, туклану тәртибен үзгәртергә, холестеринны төшерә торган препаратлар эчәргә кирәк. Юкса, атеросклероз йогынтысында кан йөреше бозыла, йөрәктә ишемия авырулары башлана, бу инфаркт, инсультка китерә. Соңгы арада кайбер галимнәр холестерин ашау белән бәйле түгел дип әйтә. Мин моның белән килешмим. Урамга чыксак та, корсаклары салынган ир-егетләрне, хатын-кызларны күрәбез. Туклану төрле, яшелчә, җиләк-җимешләргә бай һәм чамалы булырга тиеш.

– Лилия ханым, нинди теләктә каласыз?

– Һәммәбезгә дә сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Хәзер исәнлекне сакларга бөтен шартлар да бар, иренмә генә. Сәламәт кеше исә бәхетле була. Эш белән ялны да чиратлаштыра белергә өйрәник. Әлбәттә, ял итү диванда ятып телевизордан кино карау яки кафеда кәеф-сафа корып утыру дигән сүз түгел. Саф һавада йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Халык әйтмешли, хәрәкәттә – бәрәкәт!

Автор: Энҗе Басыйрова

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле