Исерек ир-ат Казан үзәгендә офис бинасын туздырган [видео ]

-- Алина

3 декабрь Исерек ир-ат Казан үзәгендә офис бинасын туздырган. Бу хакта “Татар-информ”га “Дельта” сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“ 3 декабрь иртән иртүк «Дельта» мониторингы үзәк станциясе пультына Пушкин урамындагы 20нче йортта урнашкан офис бинасында сигнализация эшләү хәбәре килде”, — дип сөйләделәр сак предприятиесе матбугат хезмәтендә.

Җиде минуттан экипаж бина янында була. Сак хезмәткәрләре эчкә кергәч, идәнгә чәчелгән документлар һәм офис техникасын, аударылган җиһаз һәм башка тәртипсезлекләр күрә.

Тәртип бозучы ир-атны икенче катта тоталар. Ул исерек хәлдә юлда очраган һәр нәрсәне вата–җимерә. Тәртип бозучыны коралсызландырып, кулына богау салып, полицейскийларга тапшырганнар.

 

 

 

 

 

 

 

Чыганак: tatar-inform
Видео: Татар-информ ютуб каналы

 

Бәйле