Кышкы салкын көннәрдә машина кабынмаса нишләргә? [киңәш]

-- Алина

* Клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин.

* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытырга тырышмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.

* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.

* Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.

* Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьләр сатылучы кибеттән алаласыз.

* Иң мөһиме – машинагызга яңа аккумулятор алыгыз. Кыш көне машина кабынмауга күбе­сенчә аккумулятор “гаепле”.

 

 

 

 

 

 

Кызыл таң

Бәйле