Бик күп еллар буена укытучы булып эшләгән Мөнәвәрә апаның ире дә, балалары да юк. Ни өчен дигәндә… Хәер, иң баштан ук башларга кирәктер.
Мөнәвәрә апа студент чакта үзен Варя дип йөрткән. Дуслары белән күбрәк урысча аралашкан, чөнки балачакта урыс мәктәбендә укыган. Йөрсә дә урыс яки яһүд егетләре белән генә йөргән. Татарлар турында: “Ул наданнар белән миңа кызык түгел”, – дип әйтә торган булган.
Чибәр Мөнәвәрәгә бик күп егетләрнең күзе төшә. “Татар егетләре, миңа ярарга тырышыптыр инде, хатларын урысча язалар иде. Ә мин хаталарын кызыл белән төзәтә идем дә хатны кире үзләренә җибәрә идем. Ул егетләрне шундый нык рәнҗеткәнемне, мыскыл иткәнемне хәзер генә аңладым. Ләкин тормыш миңа моның өчен гомерлек җәза бирде инде”, – дип сөйли Мөнәвәрә апа.
Мәктәптә укытучы булып эшли башлагач, язмыш аны Вазыйх исемле бер татар егете белән таныштыра. Вазыйх абый Мөнәвәрә апаны бер күрүдә ошата, үлеп гашыйк була. Кызга бик озак ялынып йөри ул, берничә тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ләкин Мөнәвәрә апа: “Син надан татар”, – дип мыскыл итүен генә белә. Мөнәвәрә апаның хәтта үз әнисе дә Вазыйх абыйга: “Килеп йөрмә инде, үз кызым булса да аңламыйм мин аны. Үзеңне генә интектерәсең бит”, – ди.
Бераздан Мөнәвәрә апа бер урыс егетенә кияүгә чыга. “Ләкин аның белән яшәве үзе бер газапка әйләнде: ул мине һәрвакыт көнли иде”, – ди Мөнәвәрә апа. Ул иреннән аерылып, ялгыз яши башлый. Вазыйх абый дусларча, хәлен белергә дип, сирәк булса да килгәли, чылтырата. Мөнәвәрә апаның: “Тормыш иптәшең белән бергә кил”, – диюенә Вазыйх абый: “Ничек синең яныңа аның белән килим инде мин”, – дип җаваплый. Вазыйх абый гомере буена Мөнәвәрә апаны ярата. Ә аның хатыны моның турында берни белми. Мөнәвәрә апа да Вазыйх абыйны ярата, ләкин аны гаиләсеннән аерырга теләми. Шулай гомере буена ялгыз тормыш алып бара ул. “Әни үлгәннән соң күңел тагын да телгәләнә башлады. Ирем дә, балаларым да юк, көн саен буш өйгә кайтуы – үзе бер газап”, – дип сөйли.
Күптән түгел Вазыйх абый Мөнәвәрә апага тагын чылтыраткан. “Бәхетле кешеләр әти-әниләре белән үсәләр, ә мин ятим үстем, бәхетле кешеләр сөйгән ярлары белән торалар, ә мин тора алмадым. Нигә Ходай мине бу дөньяга шулай бәхетсез итеп яраткан икән?” – дигән сүзләр әйткән. Ә берничә көннән Мөнәвәрә апа Вазыйх абыйның үлеме турында ишеткән. “Әҗәл җитәсен сизгәндер инде, шуңа миңа шул сүзләрне әйткәндер, күрәсең. Аның үлемен бик авыр кичердем мин.
Менә, кызым, егетләрне теләсә ничек мыскыл итәргә ярамый икән. Яшьлек хаталарым өчен гомер буе җавап бирергә туры килде. Минем ачы язмышымнан сабак алыгыз”, – дип бетерде сүзен Мөнәвәрә апа.