«Оныклары, туганнары сакласалар да, тол калган ир үз-үзенә кул салды.»

-- Алина

Бу фани дөньяга берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Адәм заты төрле сәбәпләр аркасында үлә дә китә. Үлем ул тереклек вазыйфаларыннан аерылып, безгә тулысынча мәгълүм булмаган хәяткә күчү. Кадерле кешең вафатыннан соң елыйсың, үзеңне кая куярга белмисең, инде нәрсә эшлим дип төшенкелеккә биреләсең. Андай чакта “үлгән артыннан үлеп булмый”, “үзеңне кулга ал” дип, төрлечә юаталар, хәлеңә керәләр. Тормышта шундый аяныч хәлләр дә очрый: бер җан, бер тән булып яшәгәннәрнең берсе ахирәткә күчә икән, икенчесе моңа түзә алмыйча мордар китә. Куркыныч, фаҗигале мондый мисаллар байтак очрый.

Шактый өлкән яшьтәге танышымның көтмәгәндә-уйламаганда хатыны “төп йөртка” күчте. Оныклары, туганнары сакласалар да, тол калган ир үз-үзенә кул салды. Әйткән дә булган, язып та калдырган: “Беркемне дә гаепләмәгез, ул юк – яшисем килми.

Онытмагыз…”   Мондый хәлләр яшьләр арасында да бар. Ике яшь йөрәк туйлары алдыннан гына нәрсәгәдер ачуланышалар һәм кыз тормышыннан ваз кичә. Егете дә…   Үлгән артыннан үлеп булмый дигән сүз дөреслеккә туры килеп бетми шул кайчак. Үлем белән шаярмыйлар дигәне дә…   Үзебезнең кадерне дә, якыннарыбызныкын да белеп бетерә алмыйбыз шул әле.

Дөнья куу дигән нәрсә булгангадыр, мөгаен. Танышымның җәмәгате Гөлсинә ханым да: “Бер башың калгач, икең бергә йөргән чаклар сагындырып искә төшә”, – дип сагышлана. Үлгән артыннан үлеп булмый, югалту хәсрәтен сабырлык белән күтәрергә, язмышка буйсынырга гына кала, бүтән юл юк. Мордар китү – юл түгел. Җанны Ходай бирә, әҗәлне кемгә кайчан җибәрү дә аның кодрәтендә.

 

 

 

 

 Нәкыйп АРЫЛЫ. Казан.  Татарстан яшьләре

Бәйле