Яман шеш авырулы балаларга каршы көрәшәләр?

-- Лэйсирэ

Мәскәүдә күпкатлы йортта яшәүчеләр аларның подъездында фатир арендалаучы яман шеш авырулы балалары булган гаиләләргә каршы имзалар җыя башлаган. Бу хакта “Волонтёры в помощь детям-сиротам” хәйрия фонды координаторы Наталья Машкова хәбәр итә, дип яза Өмет газетасы.

Подъезд буенча өлкән ханым яман шеш белән авыручыларга фатир арендалауны тыярга дигән чакыру белән йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Ханым үзенең петициясендә яман шешнең йогышлы чир икәнен язган. Онкология белән чирләүчеләр йортта яшәүчеләр сәламәтлеген хәвеф астына куя дигән.

Машкова исә бу язуның юридик көче юк ди, чөнки хуҗалар фатирны кемгә тели, шуңа арендаларга хокуклы. Наталья Машкова яман шешнең һава-тамчы юлы белән йокмавы хакында подъездда мәгълүмат элеп куймакчы.

Имзалар җыю фатир хуҗаларының хәйрия фонды белән килешү төзегәч башлануы билгеле. Оешма онкология авыруларыннан интеккән балалары булган гаиләләрне фатир белән тәэмин итә. Алар Рогачёв исемендәге клиникага дәваланырга килә. Бу гадәти хәл: яман шештән башкалада дәваланыр өчен гаиләләр дәүләттән квота ала. Ләкин Мәскәүдә дәвалану вакытында аларның фатир снимать итеп торырга мөмкинлекләре юк.

Фото: ТАСС

Бәйле