“Бездә абыстайлар хәерне сорап ала” [дәвамы] – Акчарлак

-- Лэйсирэ

Редакциягә еш кына абыстай-хәзрәтләрне тәнкыйть утына тоткан сораулар даими килә, хатлар да язып салалар. Сәхифә­без­нең даи­ми кунагы Рамил Юныс белән әлеге әң­гә­мәбез шу­ның ниге­зен­дә әзерләнде. (Дәвамы, башын биредә укырга мөмкин).

– Сорап алынган хәер акча хәерсез юл белән чыгарга, әйтик, даруга һ.б. китәргә мөмкинме?

– Хәзер Казандагы күп мәчетләр төбендә хәер сорашучыларны күрәбез. Алар азан әйтелгәч тә мәчеткә кермиләр, намаз укымыйлар. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Чын иманлы мохтаҗ кешене сез авырлык белән табарсыз. Чөнки алар ояты һәм Аллаһтан куркулары сәбәпле мохтаҗлыклары хакында әйтмәсләр, сөйләмәсләр», – ди. Андыйларны табып, ярдәм кулы сузу әҗер-савапны күп мәртәбә арттыра. Мәчет төбендә сорашуны кәсепкә әйләндерүчегә акча биреп китү кем өчендер саваптыр, ләкин чынлап торып ярдәм итәсең килсә, мохтаҗларны эзләргә кирәк.

– Мәчет әһелләре алар белән ничек көрәшә?

– Хәзрәтләр чыгып куа инде. Ләкин киткән булалар да, әйләнеп киләләр.

– «Дини йолаларны башкару өлкә­сендә районыбыз икегә бүленгән дип әйтергә була. Абыстайларның бер төркеме – бер якка, икенчесе – икенче якка йөри. Ялгыш яки өлгермәгән очракта, берсенең ягына икенче төркем абыстае килсә, «безнең эшне алдыгыз» дип ызгышалар. Мондый көндәшлек саваплы гамәлме?»

– Бу – динне кәсепкә әйләндерүнең зур мисалы. Монда Аллаһы ризалыгы, адәм балаларының күңелендә иман нуры уянсын өчен дип эшләү юк, хәерле үрнәк түгел, диннең абруен төшерү генә. Әлеге абыстайлар дини тәгълиматтан да, Коръән-хәдистән дә ерак киткән. Гомумән, дин белән акча эшләп йөрү беренчел максаты булырга тиеш түгел. Мал җитми икән, бәрәңге үстереп яки кәҗә асрап, шуның сөтен сат, умарта асра. Пәйгамбәрләрнең дә кәсебе булган. Әйтик, Ибраһим пәйгамбәр көтү тоткан, Мөхәммәд сәүдә иткән, Әбү Хәнифә базарда тукыма саткан, шул ук вакытта үз заманының иң зур галиме саналган.

– Үлем-җитем турында ишетсә, абыс­тай үзе барырга тиешме, чакырганны көтү хәерлеме?

– Мәрхүмне юарга якыннары чакыра. Авыруның хәлен белергә, ярдәмләшергә теләсә, һәркем үз теләге белән бара ала. Үземнең дә бер мәеткә ике мәчеттән ике мулла килеп әрләшүләре турында ишеткәнем бар. Берсе шул мәхәлләнеке булган, икенчесен башка мәчеттән мәрхүмнең улы чакырган. Талаша башлагач, икесен дә куып чыгарган. Аллаһы Тәгалә: «Үзләренең илаһы итеп нәфесләрен сайлаган кешеләрне күрмә­деңме?» – ди. Дин юлында булсак та, күбебез нә­фескә табынуны дәвам итә, ә бу Аллаһы ризалыгына туры килеп бетми. Дин эчендә дә шулай. Вакыт-вакыт булса да калебебезгә ревизия ясарга кирәк. Четерекле мәсьәләләрдә Коръәни Кәримнән, Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән, дини кануннардан тайпылмасак, «дөньяда фәкыйрь булам» дип куркып, шайтан коткысына бирелмәсәк иде. Әйе, ул хәерчелек белән куркыта, «бәяләр арта, сәдакаларыңны тизрәк җыеп кал» дип коткы сала, бу – аның коралы. Әмма ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә.

– Кайчак укучыларыбыз да «авыл мулласы мәет озатырга килмәде, Коръән уку яки никах мәҗлесенә китте» дип зарлана. Авылда мәет бар, ләкин хәзрәт мәҗлескә чакырылган икән, иң элек кайсына барырга бурычлы?

– Мондый һөнәри проблемалар даими чыгып тора һәм хәзрәт аны гына җайлый алырга тиеш инде. Гаиләдә дә бит баланың тегендә барасы килә, шул вакытта кемдер авырып китә, үзеңә җыелышка чабарга кирәк. Әмма ничек тә тәртипкә салабыз, проблеманы хәл итәбез. Бу очракта да күрше авыл мулласын чакырырга мөмкин. Хәзер һәркем машинада йөри, кесәсендә – телефон, оешканлык кына сорала.

– Мәетне озату түгел, никах соңарса да халык хәзрәтне сүгә башлый, сабыр итү юк…

– Элек мәдрәсәгә укырга килгән шәкертләрдән мөгаллимнәр: «Ник килдегез?» – дигәч, тегеләр: «Гыйлем алырга, хәзрәт булырга», – дисә: «Чишенеп кычыткан арасына керә аласызмы?» – дип сорап куялар иде. Дин әһелләренең эше әнә шуннан да авыр. Бездә хәзрәт-абыстайларны төрле яклап тикшерергә генә торалар: яулыгының төсе, күлмәгенең озынлыгы, ашаган ризыгы, алган сәдакасы – берсе дә игътибарсыз калмый. Бай булсаң – карак, фәкыйрь икәнсең – булдыксыз әле син. Халыкка ярау авыр, моңа омтылырга кирәкми дә. Пәйгамбәребез дә ярарга тырышмаган, чөнки бу – нормаль хәл түгел. Турыдан, дөрес юлдан бару зарур.

– «Ашка килгән абыстайлар, акча янчыкларын алларына ук куеп, биргән хәерне тиз генә шунда шудырырга әзер утыра. Хәзер элеккеге кебек сабын, кәтүк, яулык, тукымага гына да риза түгелләр, акча кирәк! Ә бит кайбер карчыкларның туганнары булмый яисә пенсиясе үзенә дә җитми. Без кечкенә вакытта әбиләр хәерне оялып, сиздерми генә ала, «Аллаһы ризалыгы өчен булсын» дип әйтә иде. Кая ул күпме биргәннәрен карау!»

– Янчыкны кемдер хәер өләшү өчен дә чыгарып куярга мөмкин бит.

– «Бездә берничә яшь кыз бер караганда озын күлмәктән, яулыктан йөри, икенче юлы, кыска итәк киеп, кулларында сыра шешәсе тотып, тәмәке пыскытып тора. Балаларын җитәкләп, оялмыйча ифтарга да килә бит шулар. Бу тормыш авырайганда – Аллаһка, җиңеләйгәндә җенгә табыну буламы инде? Муллалар әлеге хәлне күреп-белә тора».

– Бервакыт сәхабәләр: «Арабызда бер кеше бар, көндез намаз укый, төннәрен караклык кыла», – дигәч, Пәйгамбәребез: «Намаз укуында дәвамлы булсын», – ди. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Дөреслектә намаз бозык гамәлләрдән тыя», – дип искәртә. Бу кызларга килгәндә, тәрбия бирү юк дияр идем. Абыстайлар әлеге темага багышланган дәрес уздырса, алар дин юлында кереп-чыгып йөрмәс иде. Аларга гыйлем, үрнәк җитми. Бу – күп төбәкләрдә очрый торган күренеш.

– Мәчеттә дорфа итеп сөйләштеләр, кычкырдылар, анда бүтән аягымны да басмыйм дип әйтүчеләр күп. Андый абыстай-хәзрәтләр янына яшьләр бармый бит инде.

– Коръәни Кәримдә: «Дин юлына өндәгәндә хикмәтле булыгыз яки матур вәгазь сөйләгез. Бәхәсләшсәгез дә хәерле рәвештә бәхәсләшегез», – диелә. Халыкка дини гыйлем бирергә теләсәң, син ул кешеләрне яратырга тиеш. Юкса, алар хакыйкатьне кабул итмәс. «Хүҗүрәт» сүрәсендә: «Кайбер халыклар без мөэмин булдык, ди. Юк әле, сез – мөселманнар. Иман калебегезгә кереп бетмәгән», – диелә. Күңелгә иман керсен өчен намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу гына җитми, Аллаһы кануннары буенча яшәргә этәрә торган теләк-көч тә кирәк, шул чагында гына мөэмин булачакбыз. Аннары мөхсин, мөҗтәһид дигән дәрәҗәләр китә.

– «Ашларда хәзрәтләр догаларны күп итеп, аңлатып укыр урында, сәгатьләр буе намазга басарга, ураза тотарга өнди. Аллага ышанганы, теләге булганы үзе дә намазга баса, уразага керә ул. Үзем дә 49 яшемә кадәр белгән догаларны гына укып йөрдем, ураза тотмадым, намаз укымадым. Барысына да үз теләгем белән, күңел кушканга килдем».

– Кайбер җирләрдә, киресенчә, доганы күп укыйлар, әз сөйлиләр, диләр. Хәзрәтләр Рәсүлебезнең: «Һәр сүзнең үз урыны, һәр урынның үз кешесе бар», – дигән хәдисен колакларына киртләп куйсын иде. Мулла кемгә нәрсә, күпме күләмдә сөйләргә икәнен чамаларга, фикерләргә тиеш, шаблон буенча гына барып булмый. Әйе, бу тәҗрибә белән дә килә, сиземләү, күңел күзе белән күрү дә кирәк. Мин исә мәҗлескә баргач, кайчак «Җәмәгать, ничек эшлик?» – дип сорыйм яки «Безнең программа ниндирәк?» дип уенын-чынын бергә кушып шаяртып куям. Шуннан кем алдында чыгыш ясаганыңны чамалыйсың инде.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле