«Кызының кияүгә чыкмый гарип булып калуынада гел үзен битәрләде»

-- Алина

Бүген Рәфидә озак еллар авырып урын өстендә яткан әнисен  соңгы юлга озатты. Зур йортның эче бушап, күңелсезләнеп калды. Йөри алмаса да, сөйләшергә, киңәшләшергә бер иптәш иде әле ул аңа.  Иң мөһиме – әнисе бар иде. Рәхимә карчык сиксәннең теге ягына чыккан иде инде. Кызының авырсынмыйча әнисен тәрбияләве бер яктан куандырса, икенче яктан, үзен бик гаепле санный, өзгәләнә иде карчык, мәрхүмә. Рәфидәсенен кияүгә чыкмый гарип булып калуынада гел үзен битәрләде. Дөрестән дә хаклык бар иде шул монда.

Халык эчкечелеккә бирелгән чор. Рәхимәнең ире тракторда эшләде. Хезмәт хакы бик аз булса да, аны да ничә айлар буе бирмичә тоткарлап бирми йөдәтәләр. Механизаторларның да гаилә туйдырасы, балалар үстерәсе бар бит. Хуҗалыкка бакча сукалап, кырдан салам китереп, печән ташуларны кемдер акчалата түләсә, күбесе аракылата бирде. Нәгыйм гомер буе салырга яратты, үлеме дә шул шайтан суы аркасында гына булды. Кайдандыр кайтартылган  суррогат аракы ул елны күп ирнең башына җитте шул. Кичтән эчелгән аракыдан иртән уяна да алмый теге дөньяга китеп бардылар.

Ире үлгәч, Рәхимә ике баласын кочаклап озак елады. Тора-бара күршесендәге үзе шикелле тол хатын Суфия белән кайгы уртаклашырга ияләшеп китте. Бәйрәм төсен алган андый көннәр еллар буена сузылды. Буй җитеп килгән улы Мараттан да, кызы Рәфидәсеннән дә оялмады ана. Исереп фермада терлекчеләр йортында кунып калган көннәре  еш булды. Сүз әйтүче, ачуланучы юк иде. Бушка сыер савучыны тагын каян табасың?! Акча түләп тә саудыра алмассың хәзер. Рәхимәнең балалары бик мөстәкыйль булып үстеләр. Йорт эшләрен карап, өс-башларын да үзләре юып ашарга да пешерә иделәр. Ун-ундүрт яшьлек балалар өчен яшәү авыр булса да, кешегә сиздермәделәр.

Кышкы бер кичне: “ПОЖАР” — дип кычкырышкан тавышка сискәнеп торып утырды Рәхимә. Ферма йорты тәрәзәсеннән каршы урамның өй түбәсеннән чыккан төтен катыш ялкынны күргәч тәмам айнып, итеген кияргә дә онытып  чыгып йөгерде — аларның йорты яна иде. “Балаларым исәннәрме икән?!”, дигән уй баш миен бораулап, хатынны тездән кар көрте ерып чабарга мәҗбүр итте. Иреннәре кызу-кызу “Исән генә булсыннар, исән генә булсыннар, бүтән беркайчан да эчмәс идем шул шайтан суын, авызыма да алмас идем. Ярдәм ит, Ходаем”, — дип пышылдады. Ул килеп җиткәндә кечкенә якның соңгы матчасы ишелеп төште. Ялкын керфек-кашларны көйдерде. Шашып ярсып ут эченә ташланган ананы күршеләре көч- хәл белән тотып калды. Балалардан башка  яшәү юк миңа, дип акырып елады Рәхимә. Тиз генә  шәфкать туташы йөгереп килеп укол ясады, тынычландырырга тырышты.
— Балаларың исән, икесе дә! Хастаханәгә озаттык. Күрше Рамиль алып китте. Сине тапмагач янып үлгәндер, дип  уйлаган идек. Шөкер исән икәнсең, — диде ул аңа. Таң атар- атмас, Рәхимә район хастаханәсенә китте. Маратның хәле ярыйсы ук булса да, кызы нык кына пешкән, сул кулы чәрдәкләнеп сыңган иде. Балалары янында тезләнеп озак ялварды ул Ходайга.

Шулай акрын гына көннәр үтә торды. Колхоз биргән буш йортка урнаштылар. Күршеләре йорт кирәк яраклары, балаларны кием-салым белән  куандырды. Кемнәрдер бәлеш-аш, ризыклары  белән  уртаклашты. Аналары Рәхимә дәваланып кайтты. Булган хәлләрдән хәбәрдар булып, Рәхимәнең әнисе ягынан туган тиешле абыйсы Шакир себер ягыннан кайтып төште. Аның ярдәме белән  яхшы гына йорт җиткезеп керделәр. Ләкин кызы Рәфидәнең генә сул кулы кәкре булып  ялганды.

Инде улы Маратның үз гаиләсе, балалары бар, матур яшиләр. Рәхимәнең аяклары йөрмәс булгач кызы аның янында калды. Читтән торып укып китапханәдә әшли. Ничә еллар әнисен тәрбияләп, хәер-фатихасын алды, соңгы юлга озатты. Язмышмы бу? Ә бәлки язмышны үзебез язабыз тугелме?!

 

 

 

 

Миләүшә Маликова "Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле