Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан 500 кешене эвакуациялиләр [видео]

-- Алина

18 декабрь Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде. Бу хакта «Татар-информга» шаһитлар хәбәр итә

Кичке  сәгать тугызынчыда концертны туктаталар. Бирегә барлык ашыгыч хезмәтләр экипажлары килә.

Барлык тамашачыларга да бинадан чыгып китәргә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Биш йөзгә якын кеше эвакуацияләнә. Шаһитлар сүзләренчә, бинаны полиция хезмәткәрләре тикшергән. Концерт дәвам итми, тамашачыларны өйләренә озатыла.

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информга» ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшерделәр», – дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклай өчен аны полицейскийлар тоткарлаган.

 

 

Видео:Татар- информ ютуб каналы

Бәйле