Башкортстанда бер йортта өч хатын-кыз һәм бер ир-ат янып үлә

-- Алина

Башкортстанның Баймак районында агач йортта чыккан янгында дүрт кеше үлгән. Өч хатын-кыз һәм бер ир-ат мәетен янгын хәрабәләреннән тапканнар. Бу турыда«Башинформ»агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитеты мәгълүматы буенча, янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан.

Шәхси торак йортларда янгын сәбәбе күпчелек очракта ут белән саксыз куллану, шул исәптә исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыга. Шулай ук ватык электр җиһазларын һәм мич куллану аркасында фаҗига була, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

 

 

 

tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий