1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә. Сыер савучы булып эшлим. Йортны сипләп күтәрттек, каралты-кураны авылда беренчеләрдән булып биек, туры түбәле итеп, бар бинаны бер түбә астына җыеп эшләдек (мондый корылманы халыкта “Камаз” дип йөртәләр). Балаларыбыз берсеннән-берсе матур – гөрләшеп үсәләр, атлы, сыерлы булдык. Кыскасы, бәхет ташып тора.

Яңа йорт җиткерергә йөрсәк тә, абый белән ялланып эшләүче берәү торган өебезгә веранда ясап куйдылар. Кирәкле материаллар, азык-төлек артыннан мин чабам.Талонга калган еллар бит. Кибет киштәләрендә диңгез кәбестәсе тутырылган консервалардан гайре берни юк. Ашау-эчүне эшчеләр (яңа йорт өчен бура бурыйлар) белән гаиләгә җитәрлек итеп бүлү өчен кайчагында могҗизалар тудырырга туры килә. Әле дә ярый янәшәбездә абый, ике җизни, энем бөтерелә. Петр җизни – зур җитәкче, ул кирпеч, торбалар, цемент алып кайтып аударды. Мөнип җизни данлыклы балта остасы, абый да шабашкаларда йөреп, төзелеш эшенә шомарып бетте, энекәш шофер, бер апа хисапчы да, склад мөдире дә, икенче апа профилактик дәвалау үзәгендә (Олыяз авылында) мөдир, табиб – барысы да безнең өчен үлеп, өзелеп торалар. Козгынчыда ясалма орлыкландыру белгече, ферма мөдире булып эшләүче абый, вакыты бик тыгыз булса да, Ямашка еш килергә җай таба. Мин куанычымнан кая басканымны да белмим, очам гына! Кайбер көнне Мамадышка икешәр мәртәбә барырга туры килә, җитешәм – 30 да тулмаган бит әле миңа. Канатланып яшәп яткан шундый көннәрнең берсендә дустым кайтып төште.

– Сезнең Ямаштан бер хатын эшли бездә, шул гаиләгез турында бик начар нәрсәләр сөйләде, – диде ул. – Ни булды сезгә, шулкадәр матур-тату яши идегез, кешеләр көнләшә иде үзегездән? Мин ул сүзләргә ышанмадым-ышануын, әмма ишетүгә, менә, үз чутыма ял алып кайттым.

Авызым ачып тыңлап торганнан соң:

– Син нәрсә турында? Нинди гайбәт алып кайттың? – дидем.

– Нурисламны абый бер хатын белән чуала дип сөйләде ул хатын… Шәдче авылы фермасындагы сыер савучы белән. Нурислам абый анда мал табибы, мөдир бит.

Дустым ул хатынның исемен дә әйткәч, бозлы су астында калгандай куырылып киттем, кинәт башым әйләнеп, дустымның аяк астына ишелеп төштем. Мин Нурисламнан күпмегә яшьрәк, ә ул хатын миннән биш-алты яшькә кечерәк. Җитмәсә аның инде карт буйдаклар белән чуалуы турында даны таралган, йортының шакшылыгы турында Шәдчедә мәзәкләр йөри. Шундый хатын белән һәрчак чиста-пөхтә, сабыр, олпат, һәр сүзен, эшен үлчәп, нык уйлап кына эшли торган Нурислам арасында нәрсә булырга мөмкин?! Ышанмадым. Нурисламга берни сиздермәдем. Йортны берничә ел эчендә җиткереп кердек. Яна йөрәгем. Савымчы Анна апа белән Галимә апа иремнең хыянәте турында нигәдер үтемне сытарлык итеп берничә мәртәбә кабатладылар. Беркөнне Шәдче кибетенә чыктым. Кибет янына үзебезнең Юрга кушаматлы атыбыз чанасына утырган Нурислам килеп туктады – эштән кайтуы. Янәшәсендә шул хатын, Васыйл исемле дусты. Мине күргәч, Васыйл бик читенсенеп, башын аска иеп, курткасының итәкләрен тарткалады. Нурислам, бик уңайсызланып:

– Бүген иртәрәк кайтыйм дигән идем, Хәния апа (ферма мөдире) эшенә чыкты, хәзер, мал табибы эшен генә башкаргач, эшем җиңеләйде, – диде.

Кибет янындагы ирләр, мәзәк көтеп, миңа текәлделәр. Чанада җәелеп утырган, төшәргә уйлап та карамаган хатынга карап:

– Мин урамнан туры кайта торам, син фәләнне (теге хатынның исемен атадым) өенә кайтарып куй, – дип, алган азык-төлекне чана башына куеп, китеп бардым. Артымнан Нурисламның теге хатынга эндәшкәне ишетелде: “Төш, чанага ябыштың мәллә?” Шуннан ул мине куып җитеп, туктады да, утырып киттек. Тик “Универмаг” кибете артыннан сәнәк күтәргән, күзләре акайган ир килеп чыкты. Бу кинәтлектән Юрга юлдан каерылып, тирән көрткә кереп чумды. Чарасыз идек. Бераздан аңлашылды: чыгырыннан чыккан бу адәм теге хатынның ире икән. Ул: “Чәнчеп үтерәм б…ңне! Эчәгесен сәнәккә урыйм!” – дип акырып-котырып өстебезгә килә башлады. Мин шулчак ап-ак булган Нурисламны гәүдәм белән каплап, чанадан көрткә сикереп төштем.

– Чәнчетеп торсам чәнчерсең! Үгез сорамаган сыерга үгез беркайчан да сикерми. Сиңа хәзер унлап ирне сәнәккә алырга кирәк, алайга китсә. Өеңә кайтып, хатының белән сөйләшсәң, яхшырак булыр, – дидем.

Ул арада баш зоотехник Фазыл абый белән Васыйл килеп җиттеләр, кулыннан сәнәген тартып алып, ирне эткәли-төрткәли өенә өстерәделәр. Тулышуым, әрнү-гарьлегем чиктән чыгып ташкан иде, авылны чыгуга дилбегәне тартып, атны туктаттым. Ярсып-әрнеп, үксеп, чанадагы печәнгә капландым. Нурислам чәчемнән, иңнәремнән сыйпаганда гомеремдә беренче тапкыр чиркану тойдым. Торып утырдым да, инәлеп тезеп киттем:

– Нәрсә өчен, нигә, әйт миңа, шушы йөк белән авылга, балалар янына ничек кайтыйм? Сиңа ничек ышанып яшим? Аңлыйсыңмы син нәрсә эшләгәнеңне, сиңа булган бөтен хөрмәт хисемне, сине олылап яшәвемне челпәрәмә китергәнеңне?! Чит бакча гөле матуррак күренә, нигә кеше ярына үрелергә, үзеңнекенә кагылырлар дип уйламыйсыңмы? Кагылырга, үрелергә теләүчеләр юкмы синең бакчаңдагы үз гөлеңә? Әллә үз ярыңа кызыгучылар юк дип уйлыйсыңмы? Син башкаларныкын күргән кебек, синең бакчаңа күз атучылар, өзәргә җай чыгуын көтүчеләр дә бар бит, насыйп ярың бүтәнгә күз салыр дип уйламыйсыңмы, аның күзенә бүтән “гөлләр” күренми мәллә?

Нурислам кысып кочаклап, бер үк сүзләрне кабатлады:

– Кичерә алсаң, кичер мине, җаным?! Зинһар, кичер, сабыйларыбыз хакына, нәрсә эшләгәнемне үзем дә аңламыйм, нигә кирәк иде?..

– Миңа уйларга кирәк, яши аламмы синең янәшәңдә алга таба, юкмы? Мине хәзер ялгызымны калдыр, мөмкин кадәр читтәрәк йөр, эндәшмә. Кереңне юармын, ашарыңа әзерләрмен, апамны борчырга ярамый (89нчы яше белән баручы карт апамны үзебезгә алып менгән идек, ул хәл эчендә ята, бар нәрсәсе астында). Балаларны көйсезләмик, йортка гауга кертмик, калган юлны җәяү кайтам, – дип, чанадан төштем.

Туганнарыма әйтә алмый идем бу хәлне. Дус хатыннарыма чишәрлек сер түгел. Киңәшер өчен үземнең бала чактагы дусларым Илфат белән Хәйдәрне сайладым. Урманчылар башлыгы Илфатның сүзе кыска булды:

– Өр-яңа йортыгыз балкып тора, шул йорт тулы бала. Җүләрләнмә, Миләүшә! Ирләрнең табигате шундый, синең баштан гына узмый бу хәл. Тынычлан, Нурислам – бик яхшы кеше, сөртенгән икән, нихәл итәсең, барысы да синнән тора, учакны хатыннар саклый сүндермичә, син бит бик акыллы.

Милициядә эшләүче Хәйдәр кызып, иң беренче сүзе итеп: “Вот сволочь!” – дип куйды. Аннан сүзсез калып арлы-бирле шактый йөргәч:

– Миләүшә, ничә егет арасыннан шуны сайладың. Юкка түгелдер. Бик җүнле бит ул, ярдәмчел, тыйнак, сабыр. Сине бик-бик ярата. Синсез калса үлә ул – монысы точно! Дустың буларак бер киңәш бирәм, чытырдап ябыш син аңа. Аннан аерылсаң син дә озак яшәмәячәксең – мин сине беләм. Аңламыйсыз гына бер-берегезгә ничек береккәнегезне, сездәй парлар сирәк. Синең бу давыллы холкыңа бөтен ир дә түзмәс иде. Мартен миче бит син. Бар эшне булдырам, үзем эшлим дип, иреңә артык иркенлек бирдең – шул гына. Ирләргә җебегән хатыннар күбрәк ошый, чөнки андыйлар янында алар үзләрен гайрәтлерәк тоялар, өстенрәк тота алалар. Мин бит ул хатынны якыннан беләм. Хәтта ышанырлык түгел Нурисламның сине аңа алыштыруына. Өйләнүдән йөрми ул, сине кияүгә биш балаң белән дә алырга мөмкиннәр, ләкин ул юбалгы, шапшакны алмаячаклар. Син кая гына китсәң дә яңадан менә дигән тормыш төзеячәксең, ә балаларыңның ятим калу өстенә күпмедер вакыт ач-ялангач, фәкыйрьлектә яшәүләре дә ихтимал. Син бит яхшы ана, алыштыргысыз дус, тугры иптәш, мин синең шундый булып калуыңны телим. Купма ояңнан, туздырма аны, нинди хәсрәт-кайгыларны җиңеп чыктың, монысы да узар, түз. Ә түземлек, үҗәтлек чиксез синдә.

Еллар узган саен яралар йомылган кебек булды, шул чакта кызып-җүләрләнеп сабыйларымны ятим итмәвемә гомерем буе сөенеп бетә алмадым. Ничек яшәр идем Нурисламнан башка?

Минем хәлдә калган хатыннарга киңәшем шул: иргә үч итәм дип, стаканга үрелә күрмәгез, миңа да ярыйдыр дип, читләргә күз салмагыз! Иң үкенечлесе – әнә шулары. Боларның бар ачысы, авырлыгы ирегезгә түгел, ә үзегезгә төшә. Хыянәтне кичерүләре бик авыр булса да, салкын акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Алдан язып үткәнемчә, бу тормышта хыянәттән ачырак хисләр бар.

 

 

 

 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы. Ямаш авылы   Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий