Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановларның икенче балалары туды

-- Гузель

//Tatar-today//

6 гыйнвар төнендә 22:55тә Казанның беренче санлы бала тудыру йортында татар эстрадасы җырчылары Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановларның уллары туды. Сабыйның авырлыгы 4020 грамм, озынлыгы 55 сантиметр, дип хәбәр итте Гөлназ Инстаграм битендә.

 

«Аллага шөкер, җаным Гөлназ (@gulnazshrp) тормыш юлыбызның бу баскычына да менеп бастык. Мине һәм үзеңне икенче тапкыр әти-әни иткән өчен зур рәхмәт сиңа! Сабыйларыбызны тигезлектә үстерергә язсын. Безнең өчен сөенеп, тәбрикләп язган дусларга алдан ук зур рәхмәт», ди яшь әти Илсур Шәрипҗанов.

Әнинең дә, баланың да хәле яхшы. Гөлназ барысын да тәфсилләп шулай ук инстаграм битендә язган. Шәрипҗановлар улларына Минтимер исеме сайлаган.

 

Бәйле