Җитмешенче елларда кыска итәкләр модага керде. Мин инде 30 яшь­тән узган ике бала анасы. Башка чакта авылда модалы әйберне беренчеләрдән булып кияргә тырыша идем, ә бу юлы, юк инде, монысына иярмим, бетмәс сезнең модагыз дидем.

Шул көннәрдә район үзәгенә җыелышка чакырдылар. Ни кү­рим: авылдан килгән бер-ике ханым да, район үзәгендә эш­ләү­челәре дә, хәтта миннән өлкәнрәкләре дә кигәннәр бит кыска итәкләр! Итәкләрем дә, күлмәкләрем дә җитәрлек. Акча туздырмыйм әле дип, икенче көнне гардеробны барлый баш­ладым. Гармун итәкле күлмәк-итәкләргә, шулай ук алты яки сигез клинлыларына кагылмыйм инде. Турыга тегелгән озын гына бер күлмәкне һәм бер итәкне сайлап, кулыма кайчы алып, утырдым “мода куарга”. Икесенең дә итәкләреннән унар сантиметр кисеп ташлап, үз төслә­рендәге җепләр белән бөгәргә генә утырган идем, ирем эштән кайтып җитте. Кулымдагы әйберләремне тиз генә мендәр астына яшереп, эшемне икенче көнгә калдырдым. Икенче көнне бөгәсен бөгеп, күмер үтүге бе­лән бик шәпләп бастыргач, итәгемне киеп көзге каршына килсәм… көзгедән бер шырагай хатын карап тора! Ул арада беренче сыйныфка кергән улым да артыма килеп баскан икән. Ул мине күреп: “Чын әни мондый булмый инде”, — дип әйтеп куймасынмы?!

Җәй буе бакчада кайнашып, урамда йөргәндә, эшкә барганда ялан балтырлар негрныкы кебек каралып беткән. Күлмәкләр дә, өйдә кия торган халатлар да озын, тубыкка кадәр иде. Теге кисеп ташланган өлештән балтырлар ап-ак булып ялтырап күренеп торалар. Шулай да “мини” итәгемне бер көн эшкә киеп бардым. Кече улымны җитәкләп, үзем эшкә, баланы бакчага алып барганда очраган берсе минем балтырларга карый, әле бер хатын: “Көн үзәгендә берәр атна кояшта кызынып утырасың була инде”, — дип көлде дә.

Эш урыным урыс авылында. Биредә дә шулай кабул иттеләр. Шул көннәрдә әнкәй кунакка килде. Мине әлеге итәктән күргәч: “Койрыгын кискән тавыкка охшыйсың бу итәгең белән”, — дип көлде (бакчага очып кермәсен өчен тавыкларның шулай койрыгын яки бер канатын кисә идек). Әнинең сүзләреннән соң итәгемнең кисеп ташланган өлешләрен барлап, кире ялгарга утырдым. Бер дә килешле чык­мады. Гомер-гомергә башта әйтеп-сөйләп яки эшләп ташлап, соңыннан үкенә торган гадәтем бар. Хәзер дә шулай, картаеп та акыл кермәде. Әртилдәге “модельер”: “Кибеттән үз төсләрендәге иңле, атлас тасмалар сатып ал, араларына кыстырып, яңа мода чыгарып рәтләп бирер­мен”, — диде.

Әле 70 кә җиткәндә бер кыйммәтле тунымны да шулай кисеп ташлаган идем, алай ук ямьсез килеп чыкмады үзе, ярыйсы гына булды. Ул туннарны галәмәт озын итеп чыгаралар бит, аяк башы гына күренә. Монысын инде шәһәр ательесына алып барып бөктереп, итәкләрен эш­ләтәргә туры килде. Әле шул эш өчен саллы гына акча да алдылар. Ә кыска итәкләрне киделәр, хәзер дә бик популяр әле алар. Килешкәне бар, килешмәгәне. Кәкре, нечкә яки, киресенчә, артык юан ботларга килешми бит инде кыска итәк. Бер таны­шым кыска итәк кигән кыз турында: “Кәҗә койрыгын күтәрә дип сарык та күтәргән дә, фәлән җире өшегән”, — дип көлде. Эштә (әйтик, офиста) иелергә, бөгелергә туры килгәндә ир-егетләрнең күзләре гел шунда төшә бит, зиһеннәре чуала. Эшлисе эш­ләрен, ни-нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш икәнлекләрен дә оныталар. Ә теге имансызлар, хатын-кызлар, белә торып йә ручка төшереп җи­бәргән булып иеләләр, бөгеләләр. Боларны күргәч ир-ат, әгәр өйләнгән булса, өендәге чәче-башы тузган, аяк йөзеннән бумази чуар халат, үкчәсе тапталган башмак кигән, гел мырлап торучы хатынын күз алдына китерә инде, чагыштырып карый. Һәм кем файдасына була инде бу чагыштыру?

 

 

 

Татарстан яшьләре

Бәйле