Казанда өч бала һәм әниләре исле газ белән агуланган

-- Гузель

Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, “Татар-информ”. Газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар.

Әлеге хәл Казанда Совет районының Комаров урамындагы йортта килеп чыккан. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич сәгать уннар тирәсендә алынган. Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

 

Татар информ
Фото: www.saratov.aif.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий