«Каргыш үзеңә төшмәсә, балаңа төшә икән…»

-- Алина

Кызы үксеп-үксеп елап кайтып кергәч, Рәзинәгә куркышыннан  җир убыл­ган кебек булды. Төн уртасында кайда йөргән ул, нәрсә булган? Газизенең йөрәк өзгеч тавыш белән идәнгә ятып бәргәләнеп елавыннан ана өнсез калды, ни кылырга да белмәде. Башыннан сыйпыйсы, иркәлисе, юатасы килде, әмма кызы аны якын китермәде. Кияве чит-ят белән чуалуын күршесеннән ишеткән иде ул. Тик, әлеге дә баягы, кеше сүзе, көнләшәләрдер, дип кенә үткәреп җибәрде…

Байтак вакыттан соң, азрак тынычлангач, Тәнзилә ничек ирен сөяркәсе белән тот­каны, чәчләреннән сөйрәп сугышканы турында сөйләп, тагын елый башлады. Бу дөньяда яшисе дә килми, дигән сүзләрен ишеткәч, Рәзинәнең йөрәге тагын сулкылдап авырта башлады.

Ир бирмәк — җан бирмәк, диләр. Идәндә чәчен-башын туздырып, үксеп-үксеп кызы елап ята. Тынычландыргыч дарулар эчергәч, әллә йоклап, әллә оеп китте. Елаудан туктады. Рәзинә, кызының башын итәгенә салып, үзе дә авыр уйларга бирелде. Кинәт кенә үзенең гомере, кинодагы кебек, күз алдыннан сызылып үтте. Менә хәзер инде үз гөнаһы баласы язмышына төшкәнен чын күңеле белән аңлап әрнеде…

…Яшь чак — юләр чак, дип юкка әйтмиләр инде. Рәзинә дә яшь чагында юләрлеге белән бик күп хаталар эшләде. Намусы кушудан тайпылып, күпме гө­наһлар кылды. Ке­ше  каргышлары соңыннан аның газиз баласына төшәр, дип кем уйласын! Ире иртә гүр иясе бул­ганга ул гаеплемени?.. Аның да сөелеп яшисе килде.

Күз төшереп йөргән Рә­химҗан исемле яшь ирнең гаиләсе, балалары бар иде. Иң беренче очрашуда ук нокта куясы булган да бит. Гөнаһ шомлыгы, ул мәхәббәт дигән нәрсә тагын да ныграк кабынып китте. Рәхимҗан, көн дә кичләрен килеп, төнгелеккә дә кала башлады. Күптән ир назына сусаган тән бөтен көче белән ләззәт таләп иткәндә гөнаһ турында уйлап торып буламы соң! Рәзинә дә уйламады. Ә тора-бара ул хәтта үзен аклардай сәбәпләр дә таба башлады. Ни өчен Нәфисә ир белән тора, ә ул кемнән ким? Нигә ул шулай соңлап очраткан бәхетен кешегә бирергә тиеш? Нәфисәнең имчәк баласы бар, дип үз бәхетеннән ваз кичәргәме хәзер?

Авыл җирендә чыбыксыз телефон шәп эшли. Нәфисәгә дә хәбәр тиз килеп җитте. Башта, әлбәттә, ышанмады. Рәхимҗаны таң алдыннан гына кайта башлагач, йөрә­генә шом төште. Бер көнне ул, кеше сүзенә ышанмыйча, үзе Рәзинәгә барып килергә булды, чөнки Рә­химҗан тагын кайтмады.

Төн уртасы. Тышта яңгыр яварга җыена. Кар эреп, беренче гөрләвекләргә әвере­леп, урам уртасыннан чаба. Бөрегә төренгән агачлардан яз түгелә, яшь яфрак исе тарала. Авылның икенче очында үк яшәүче Рәзинәгә барып җиткәнче пычракка батып бетте Нәфисә. Өстәвенә, кулында яшь сабые. Өлкән кызына, бала йокламый, саф һавада йөртеп керим, дип кенә чыгып киткән иде.

Рәзинәнең бөтен бүл­мә­сендә дә гөрләп утлар яна. Нәфисә, берәр бәйрәм-фәлән түгелме монда дип аптырап калды. Артык кеше заты юк кебек. Яп-якты булып балкыган тәрәзәдән беркем дә күренми, якын да килеп карап булмый. Озак кына басып торды Нәфисә. Шулчак чырык-чырык килеп Рәзинә түр якка килеп чыкты да тәрәзә пәр­дәләрен яба башлады. Уртадагы тәрәзәгә килеп җиткәч,  тышта баласын күтәреп басып торучы Нәфисәне шәйләп калды. Пәрдәне ябып куй да бит шунда… Юк, ул, киресенчә, Нәфисәгә үч итеп, аны киңрәк ачып куйды да түр уртасында чишенә башлады. Икенче бүлмәдә ашап-эчеп утырган Рәхимҗанны чакырды, аның муенына сарылып, үбә-үбә чишендерә башла­ды…

Моны күргән Нәфисә баласын кулыннан төшереп җибәрә язды. Йөрәгенең кайсыдыр өлеше өзелеп төшеп, челпәрәмә килде. Ул карны да, җирне дә күрмәде, хәтта җиргә дә басмады кебек. Тын алалмыйча, ничек өенә кайтып кергәнен дә сизмәде. Күз яшьләренең тозын шул кичне бөтен ачылыгы белән татыды Нәфисә.

Иртән торгач, күзләрен челт-челт йомып та, ышкып та карады, тик  зур шәү­ләләр­дән башка берни күрмәде. Шул көннән Нәфисә сукырайды. Кайгы килсә, ялгызы гына килми бит. Ире чыгып кит­кәннән соң дөм сукыр булып калган хатынның өч бала белән ничек яшәгәнен күз алдына китерү дә авыр. Җит­мә­сә, авыл җирендә. Тик Нәфисә авырлыкларга бире­шергә ашыкмады. Үземнең бәхетем булмады, балала­рымның бәхете булсын, дип, кулыннан килгәнен дә, кил­мә­гәнен дә эшләде. Шундый хәлдә калган хатыннар кебек, сихерче карчыкларга да йөрмәде…

Ә Рәзинә Рәхимҗан белән озак яши алмады. Урманга утынга барган җирендә өстенә агач төшеп үлде ир. Кеше бәхетен урлап, бәхетле булып булмый шул. Ә язмыш рәхим­сез, ул корбан алмыйча туктамый…

 

 

 

 

Нурсилә Дәүләтова Кызыл таң

Бәйле