Ильмира Нәгыймова ни өчен тагын бәби алып кайтмавын кистереп әйтә. Сәбәбе менә нидә икән — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Ильмира турында 5 кызыклы факт: 1. Тиз кыза, тиз оныта. 2. Бик нечкә кү­ңелле. Төрек киноларын караса, тамагына төер тыгыла да шешенеп бет­кәнче елый. 3. Машина йөр­тер­гә ярата. Авыл­га кайткан саен әтисенең “Нива”­сында җилдерә. 4. Җырчы булырга те­лә­­мәгән. 5. Армиягә барырга хыялланган. Кабатланмас тавыш, моң иясе ул Ильмира Нәгыймова. Үзенә 26 яшь кенә булса да, иҗат юлында да, тормышында да күп уңышка ирешкән. Җырчы Руслан Кираметдиновка – яраткан хатын, балаларына наз, ярату бүләк итүче ана ул.

– Чаллыда яшәвегезне беләм, Казанга күчәргә уйламыйсызмы?

– Юк, күптән түгел ипотекага 3 бүлмә­ле фатир алдык. Чаллыда рәхәт, Казанга эш буенча гына барып кайтабыз. Балаларга 18 яшь тулып, алар укырга кергәч, Казанда да фатир алырга хыял бар.

– Җырдан тыш тагын берәр эш урыныгыз юкмы? Фатирны түләргә кирәк бит. Бәлки Руслан эшмәкәрдер?

– Юк, без җырлыйбыз гына.

– Быел берәр җиргә ял итәргә барасызмы? Гомумән, чит илләргә еш чыгасызмы?

– Беркайчан да чит илдә булганым юк. Быел да бармыйбыз. Хыялда бар, әлбәттә.

– Бакчада кызынабыз, дидең. Чаллыда бакчагыз бармы әллә?

– Юк, бакча авылда, әниләрнеке. Нәрсә кирәк, бөтенесен әниләр үстерә. Мин кайтып булышам гына.

– Ул бакча дача кебекме? Әллә әниләрең үз йорты белән торамы?

– Әниләр фатирда яши, 5 катлы йортта. Дачага бер минутлык юл. Анда мунча да бар. Әти белән әни тырыша инде.

– Үзеңне формада тоту өчен ниләр эшлисең?

– Ялганламый әйтәм: көнгә берәр нәрсә эшләмәсәм, мин – мин түгел. Йә йөгереп алам, йә башка берәр күнегү ясыйм. Мин шундый тиктормас инде. Йә чәчкә, йә биткә битлек булса да куеп алам.

– Элегрәк “Акчар­лак”­ка биргән ин­тервью­ың­да “характерым авыр, туры сүзле мин”, ди­гән­сең. Үзгәр­мә­деме әле ха­рак­­терың? Тормыш үзгәртә бит ул…

– Тормыш чыннан да үзгәртә икән. Олыгая барган саен акыл керә. Ләкин барыбер туры сүзле мин. Каты әйтмим, ләкин туры бәреп әйтәм. Элек ачу саклый идем, хәзер тиз оныта башладым. Шул ягым үземә бик тә ошый. Үз-үземә кисәк шаккатып куям, “үзгәрдем бит әле мин”, мин әйтәм. Үпкәләсәм дә тиз онытам. Дуслар, туганнар – барысы сынау аша үтте. Кайберләрен читләштердем, иң тугрылары калды.

– Русланга кем дип дәшәсең?

– “Кираметдинов”, йә “матурым” дим.

– Бергә күпме яшисез инде?

– 6 ел була.

– Үкенгән чакларың булдымы?

– Юк. Тормышка, гаиләгә карата үкенгәнем булмады. Мин гел “шулай язгандыр, шулай булырга тиештер”, дим.

– Син көчле хатын-кызмы?

– Әйе, бик көчле.

Үпкәләшкәндә кайсыгыз беренче эндәшә?

– Хәзер – мин, элек гел Руслан иде. Мин үзем кычкырып та куя алам, ләкин тиз онытам. Биш минуттан сөйләшә башлыйм. “Ник җавап бирми бу?” – дип карасам, Руслан үпкәләп утыра икән.

– Бер-берегезгә ниләр бүләк ите­шәсез?

– Берни бүләк итешмибез. Безнең акча да бер кесәдә. Мин менә Русланнан сорыйм да, “менә моны алыйм әле” дип, барам да алам. Ул шулай ук миннән сорый да, кирәген барып ала. Бүләкләр бирешкән юк. Яратмыйм.

– Өченче бәби алып кайтырга уйла­мыйсыңмы?

– Юк.

– Ни өчен?

– Бу ике балама шулкадәр бирелгәнмен, йөрәк түзмәс кебек. Барыбер калдырып китәргә туры килә аларны гастрольгә. Гастрольдә елыйм мин шулкадәр, тизрәк кайтасы килә. Өченчесен алып кайтсам, бөтенләй йөрәгем өзеләчәк. Шуңа күрә без Руслан белән озакка гастрольгә чыгып китә алмыйбыз. Аена 4-5 көн генә йөреп кайтабыз. Башка артистларга карап торам: бала табалар да айлар буе кайтып кермиләр. Ничек сагынмыйлар икән?! Аларны сүгүем түгел, ләкин аңламыйм. Олысы Камил үсте хәзер, мин гастрольдә чакта телефоннан рәхәтләнеп сөйләшә, мине тынычландыра. Ә Ясминә бәләкәй, аны гел сагынам. Ләкин сайлаган һөнәремне дә алыштыра алмыйм. Җырсыз, җырламыйча шулай ук яши алмыйм.

– Син кырыс әниме?

– Бик кырыс. Тиздән улыбызга 5 яшь тула, телләргә сәләте бар, инглизчә миннән дә күбрәк белә. Ә кызым Ясминә 1 яшь 10 ай булуына карамастан инде җыр буенча ноталарга эләгә. Бик нечкә күңелле бала, үзем кебек. Моңсу җырларыма елап утыра.

– Улың Камилнең видеоларын “Инстаграм”га еш куя идең. Күптән түгел үзенә генә яңа бит тә ясадың. Ни өчен?

– “Улыгыз белән “Инстаграм” битегезне популярлаштырасыз”, – дип еш әйтә башладылар. Хәзер Камилдә 10 700 кеше, миндә 90 мең. Тормыш зур тизлек белән алга чаба. Шәхси бит алга таба аның үзенә кирәк булачак дип уйлыйм.

– Сәхнәдәш дусларың күпме?

– Алар икәү генә: Гөлназ Сираева һәм Ландыш Нигъмәт­җанова.

– Син бит җырчы булырга теләмә­гәнсең. Ни өчен?

– 16 яшемә кадәр спорт белән шөгыльләндем. Мин малай булып туарга тиеш булганмын ахры. Полициядә эш­ләргә те­ләдем. Кызлар армия­сендә хезмәт итәргә барасым килә иде. Спорт буенча 100ләп дипломым бар, җыр буенча аның кадәр юк әле.

Ә нигә алайса спорт буенча гына китмәдең?

– Бервакыт шулай каратэ буенча ярышка киттем. Очколар яхшы гына өстәлә. Анда көндәшкә тияргә ярамый. Тәненнән 5 см ара калырга тиеш. Ә мин чамалап бетермәдем һәм борынын сугып сындырдым. Кан китте. Шуннан соң аңладым: мин табиб та була алмыйм икән, полициядә дә эшли алмаячакмын. Җырга сәләтем булгач, иҗатка кереп киттем инде.

– Алга таба нинди хыяллар белән янасың?

– Чит илгә барып кайтырга иде. Иҗатта яңа үрләр яуларга. Үз йортыбызны төзергә насыйп булсын. Фатирда яшәргә теләмим.

Автор: Румия Сәйфуллина

Акчарлак

Фото: https://vk.com/

Бәйле