Кредит алу өчен банк бүлегендә чишенгән кызның шәхесе билгеле [ВИДЕО]

-- Гузель

Бу хәл 15 гыйнварда Казанның банк офисларының берсендә була. Видео социаль челтәрләрдә барлыкка килә һәм яшен тизлеге белән тарала. Язмада кызның банк хезмәткәренә документлар тапшырганы һәм шул ук вакытта өске киемнәрен сала башлаганы яздырылган.

Бераздан кредит оешмасы хезмәткәре кызга документларын кире кайтарып, аның офистан чыгып китүен таләп иткәне аңлашыла.

Әлеге видео каршылыклы фикерләр уята. Берәүләре кызны яманлап сөйләргә керешсә, икенчеләр бу бары тик егетнең дусларының шаяруы гына, диеп аңлата.

Бу кызның шәхесе инде сер түгел — ул эротик жанрда биюче «Ева из Рая» Юлия Кузьмина.

Фото: https://vk.com/

Бәйле