«Балага нәрсә ашатабыз?»- ди Чаллыдан ачулы ана. Сабые бакчадан черек алма алып кайта

-- Гузель

Чаллыда черек алманы балага бакчада биргәннәр. Сабый аны өенә алып кайтып, әнисенә күрсәткән. Әни кеше бу хәл буенча «Халык контроле»нә шикаять язган, дип хәбәр итә Kazan First.

«Балалар нәрсә ашый? Сез ничек контрольдә тотасыз? Мөгаен, черек бәрәңге боламыгы һәм башкалар», — дип борчыла ул.

Шикаять язучы бу «сый»ны тәкъдим иткән оешма номеры һәм исеме турында хәбәр итмәгән. Әмма аның Вахитов проспекты, 26 адресы буенча урнашуын күрсәткән. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, сүз 30-нчы номерлы «Тиенкәй» балалар бакчасы турында бара.

Бу шикаятькә башкарма комитет вәкиле җавап биргән. Аның сүзләренә караганда, бу хәл турында ул мәгълүматны мәктәпкәчә учреждение һәм ҖЧҖ «Мәктәп туклануы» җитәкчеләренә җиткергән.

«Мондый хәлләрдә җиләк-җимешне алыштыру өчен төркем тәрбиячеләренә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз»,  — дип киңәш иткән ул.

 

Бәйле