Казанда 82 яшьлек пенсионер каракларга ел буе берничә миллион сум акча түли, ниһаять полициягә килә

-- Гузель

18 гыйнварда Казанда пенсионер каракларның корбаны булганын аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Ханым 3 миллион сум акчасын югалткан. Моның хакта эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханымның сүзләренә караганда, билгесез кешеләр аңа шалтыратып, биологик өстәмәләр (БАД) алганы өчен компенсация түләнелергә тиешлеге хакында сөйләгәннәр. Ләкин моның өчен акча күчерергә кирәк булган. Әйтик, 2018 елның 19 декабреннән 2019 елның 15 гыйнварына кадәр ул аларга 3 млн сумнан артык акча күчергән.

Җинаятьчеләр шалтыратуларга җавап бирми башлагач кына, ханым эшнең нидә икәнен абайлап алган. Нәтиҗәдә, җинаять эше кузгатылган.

 

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/15543191
фото:https://finexpert24.com/

Бәйле