1 февраль – популяр татар пародисты, шоумен Данир Сабировның туган көне. Әлеге көнгә Tatar Today порталы махсус видеотапшыру әзерләде. Бу язмада сез Данир Сабировның сәхнә артында нинди булуын, кызлары Мәрьям һәм Даниянең әтиләре концертындагы чыгышларын, популяр пародист турында халык артисты, укытучысы Салават Фәтхетдинов, тамашачылар фикерләрен ишетә аласыз.
Декабрь-гыйнвар айларында Казанда Данир Сабировның 7нче сезон концертлары үтте. Аны караучылар арасында беренче тапкыр килүчеләр дә, ел саен йөрүчеләр дә бар иде. Сәхнәдә Данирның хатыны Миләүшә, энесе Назир, кызлары Мәрьям һәм Дания дә чыгыш ясадылар.
Миләүшә ханым әйтүенчә, тормышта кыю булса да, сәхнәдә әле оялуы бар икән.
“Сәхнәгә һәр чыккан саен дулкынланам. Өйрәндем дип әйтә алмыйм, чөнки әле концертлар бик күп булмады, ләкин хәзер алай ук курыкмыйм”, дип уртаклашты Миләүшә Сабирова.
Данир Сабировның концертларының берсендә халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар иде.
“Данир минем киңәшләргә колак сала. Тырыш, һәрвакыт эзләнүдә, беркайчан да үзенең эше, концерты белән канәгать түгел. Ул шулай булырга тиеш. Аның тырышуының чиге юк, ул үзеннән үзе көлә дә белә”, диде ул.
Данир исә үзе, “Кәефләр әйбәт. Быел бигрәк тә иң ошаганы тамашачы киемнәре арттыннан чапмады, концерт беткәч, азакка кадәр мин киткәнне карап калдылар, тамашачыларымнан канәгать”, дип уртаклашты ул Tatar Today порталы проектында катнашкан алып баручы Илшат Вакказовка.
Данир әфәнде, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Зирәк шәхес, татар-мөселман артисты буларак гаиләң белән бергә милләтне агарту эшендә алга таба да зур уңышлар телибез! Җан һәм тән саулыгы, илһам, мәхәббәт, гаилә бәхете сезгә!
——————————————————————————————————————————————————————————————
Тапшыруны Tatar Today иҗат төркеме әзерләде. Җитәкче – Рөстәм Исхакый, алып баручы Илшат Вакказов, видео мастер Илдус Сабирҗанов, текст Гүзәл Гыйбадуллина.
Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза. Кем үзләрен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез!
тел: 240-24-99
СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443
WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн)