«Безгә язганны кеше күрмәс. Кызым, яшәргә кирәк…» [булган хәл]

-- Гузель

Үземә килгән иң беренче хәсрәтне мин сабыйлыгым белән бөтенләй хәтерләмим. Тудыргач та әни мине балалар йортында калдырып тора. Чарасызлыктан, нишләргә белмәгәнлектәндер инде… Бу хакта әнисенә ул миңа алты айлар тирәсе булганда гына белгертә. Әби шунда ук җыенып юлга кузгала, мине эзләп таба һәм үз кызы итеп яздырып,  алып та кайта…

“Тудырган түгел, үстергән ана”, — диләр. Үземә җан биргән кешенең дөньяда барлыгын, каядыр читтә яшәп ятуын беләм, әлбәттә. Бу тарихны миннән беркайчан да яшермәделәр. Әмма телем ачылуга мин “әни” дип әбиемә эндәштем. Ул — миңа иң якын кеше һәм “әни” дип әйткәндә бары тик аны гына күз алдыма китерәм.

Җырга сәләтем барлыгын белеп, әни мине кечкенәдән музыка мәктәбенә бирде. Аккордеон классын тәмамладым. Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә беренче тапкыр алты яшемдә үк чыгыш ясадым. Үскән саен “Киләчәгемне җыр белән бәйләсәм…” дигән уй күңелемдә ныгый барды.

Ләкин “Бәндә — меңне, Алла берне юрый”, диләр. Шулкадәр дөрес бу сүз.
Унынчы класска күчкән елны мәктәптә, тәнәфес вакытында, мине ялгыш баскычтан егып төшерделәр.  аягымны бик каты имгәттем. Бер ай район больницасында ятканнан соң, юллама алып Казанга килдек. Табиблар беренче карауда ук: “Соң инде”, — диделәр. Сеңерләр өзелгән, ә без моны белмәдек…

Республика клиника хастаханәсендә ярты ел дәваланганнан соң мине “Травматология һәм ортопедия” фәнни-тикшеренү үзәгенә  күчерделәр. Очы-кырые күренмәгән операцияләр башланды…

Үзәктә ясалган беренче операциядән чыгып, наркоздан айнуга яныма хирург килеп басты: “Сеңлем, — диде ул, — аягыңны саклап кала алмавыбыз да бар. Барысына  да әзер булырга кирәк сиңа”.

Миңа уналты яшь. Буй җитеп, дөньяга әле генә башкача карый башлаган чагым — яратасым, яратыласым килеп. Хыялларның, өметләрнең канат ярган чагы. Бер минут, бер мизгел элек бу шулай иде һәм менә…

Әни дә янымда иде. Ләкин мине юатып ул да бер сүз әйтә алмады — үзенә дә бик авыр иде.
Ике атна буе берәү белән дә сөйләшмәдем, беркемгә дә эндәшмәдем, ашамадым, эчмәдем дә бугай. Алга таба яшәп булмастыр кебек тоелды миңа ул чакта. Ике күземне дә чытырдатып йомып, дөм караңгылык эчендә калганмын сыман.  Күзләремне исә ачасым килми, теләмим дә…

Якты дөньяга мине әни кайтарды. Әкрен-әкрен колагыма, аннан аңыма аның сүзләре килеп иреште:
— Кызым, яшәргә кирәк, — диде ул. Без яшәргә тиеш. Укырга тиеш! Аллага тапшырыйк, балам. Безгә язганны без күрмичә кеше күрмәс.  Миңа да җи­ңел түгел бит, кызым. Үзең дә барысын да беләсең…

Белмәгән кая?! Әни мине 1985 елны алып кайткан. Ә нәкъ бер елдан, көтмәгәндә-уйламаганда аның ире үлеп китә. Минем бабам ягъни. Чехиягә ял итәргә баргач ошатып кайткан җырчысының исемен миңа ул куштырып калдырган.
Ә 1990 елны әнигә тагын хәсрәт килә — унтугыз яшьлек бердәнбер улын югалта. Бу фаҗига да көтмәгәндә, бер көн эчендә килә.

Инде менә мин… Тормыш дүрт стена белән чикләнсә дә, ул туктамаган, дәвам итә иде. Больницада яткан килеш кулыма дәреслекләр алдым. Бер операция белән икенчесе арасында имтиханнар биреп, мәктәпне тәмамладым. Ә операцияләр саны утызны узды…

Югары уку йортына — Казан химия-технология институтының социаль-икътисад факультетына яшьтәшләремнән бары бер елга гына соңарып кердем. Яңа тормышыма инде күнегеп килгәндә, беркөнне радиодан белдерү ишеттем. “Җәүдәт Гыйльмановның продюсерлык үзәге яшь җырчылар эзли”. Мөмкинлекләремне сынап карау, аннан да бигрәк “мин дә башкалар кебек үк, алардан бер ягым белән дә аерылмыйм”, дип үз-үземә исбатларга теләү хисе шулкадәр зур
иде — тәвәккәлләдем дә шылтыраттым. Аягым турында сорасалар, “егылып авырттырган идем менә, шуңа аксыйм”, дип әйтермен дип тә уйлап куйдым.

Чиратым җиткәч кердем. Сайлаган җырым һәрвакыттагыча моңсу көй иде. Җиңү турында уйламыйча — ул минутта шушы кешеләр алдында чыгыш ясап басып торуым үзе үк җиңү иде инде — җырладым да җырладым. Ә мине яраттылар!

Бүгенге көндә “Яңа гасыр” радиосында берничә җырым яңгырый: “Туган нигез”, “Озатырга сорамадым”, “Әнкәемнең ак шәле”… Әле генә тагын яңа көйләр яздырдым — “Сагыну”, “Кошларга”.

Тамашачы алдына, зур сәхнәгә чыгу хыялым да чынга ашты. Искиткеч матур озын күлмәктән басып тордым мин халык каршында. Барысын да онытып басып тордым… Туган ягымда беренче концертымны куярга да өлгердем. Минем өчен моның нинди зур, мөһим вакыйга икәне аңлашыладыр.

Быел, Аллаһы боерса, инде V курсны тәмамлыйм. Шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсендә эшлим, I категорияле белгеч саналам. Ялларда әни янына кайтып йөрим. Ешрак та кайтасы килә дә, вакыт ягы тыгызрак. Тагын… егетемнең армиядән кайтуын көтәм. Рәсул белән без институтка керергә имтиханнар биргән вакытта ук таныштык. Ул да, туганнары, әти-әнисе дә минем белән булган хәлләрдән хәбәрдар. Бу хакта Рәсулга очраша башлауга  үзем  сөйләдем.  “Янымда  кал­са — сөенермен, хәзер, күңелемнең түренә үк үткәнче китсә, бәлки, кыен да булмас”, дидем. Ул калды. “Минем өчен анысы мөһим түгел”, — диде.

“Киләчәктә шулай, болай булыр”, дип әйтергә ашыкмыйм, мин, гомумән, хәзер бернәрсәне дә алдан планлаштырмыйм, чөнки барысы да — Ходай кулында. Ул ничек язса — шулай булачак. Ә миңа бу сынауларны җибәргәндә Аллаһы Тәгалә: “Шушыларга түзсәң, соңыннан бәхет бирермен”, — дигәндер. Җирдә яшәвем, укуым, җырлавым, йөри алуым — болар барысы да бәхет минем өчен!
Больницада ятканда мондый фаҗи­га кичерүчеләр белән күп очраштым. Дөресен әйтәм, төрле язмышларны күрдем.

Хатын-кызларның эчүгә сабышканнары шактый. Ә ир-атлар арасында өметсезлеккә бирелеп, үз-үзенә кул салучылар бар. Кемнәндер туганнары баш тарткан һәм япа-ялгыз калуларына күп вакыт алар бары тик үзләре гаепле. “Нигә миңа мондый хәсрәт килде икән?” дип, гел елап кына утырсаң, көннәрдән бер көнне синнән бар да туячак. Якын һәм ерак туганнарың, дусларың, танышларың… (Әти-әниең бу исемлеккә керми, әлбәттә!) “Нигә нәкъ мин?!”  дигән сорау бөтен кешедә дә була. Мин дә кичердем андый көннәрне. “Аллаһы Тәгалә сынауларны яраткан бәндәсенә генә бирә” дигәнгә ихластан ышандым һәм хәзер дә ышанам. Үртәлүле, мәгънәсез ул уйлардан мине шушы ышануым коткарды.

Минем кебекләр өчен иң авыры — янәшәдәгеләрнең сине жәлләве. Син бөтен барлыгың, булмышың белән алардан аерылмавыңны исбат итеп торганда — тоталар да кызганалар. Андый кешеләр яныннан тизрәк китәргә тырышам. Жәлләүгә мохтаҗ түгелмен, кирәкми ул миңа!

Җыр исә минем өчен — хобби. Бүген сәхнәгә чыгам икән — мин бүген бәхетле. Ә иртәгә… Иртәгәге көн, әйткәнемчә, Ходай кулында.  Иң мөһи­ме — исәнлек. Сау-сәламәт кешенең эше дә, ашы да, җыры да була! Өй һәм карават белән чикләнгән дөньяда яшәүнең ни икәнлеген кичергәч, мин боларның мәгънәсен, яшь булсам да, кайберәүләрдән күпкә тирәнрәк аңлыймдыр кебек.

 

Сөембикә

Бәйле