«Кесәсенә йомырка сытып бозым чыгара»

-- Лэйсирэ

Алдар караклар турында ишетмәгән кеше юктыр. Ләкин алар кармагына эләгүчеләр арта бара. Белә торып һәм күрәләтә алдатучыларның беркатлылыгы хәйран калдыра. Ә бит моның өчен бик кыйммәт түләргә туры килә.

БОЗЫК ЧЫГАРУ

Казандагы балалар бакчасында пешекче булып эшләүче 1962нче елгы Миләүшә ханым өенә кайтышлый «Татлы дөнья» кибетенә кереп чыга. Урамда 55-60 яшьләрендәге бер хатын туктата да тәмам шомландыра аны. «Сез авыру, бәхетегезгә, мин очрадым, ярдәм итә алам», – ди ул. Шул арада алар янында яшьрәк хатын-кыз пәйда була. Анысы шул хатыннан игелек күргән кеше ролен башкара. Шул рәвешле эләгә капкынга Миләүшә. Ничек ышанмыйсың да, кире борып җибәрәсең ди аны. Үзең дә, балаларың да үләчәк, бозык кергән, чыгарырга кирәк, миңа чират күп булса да, авыру икәнеңне күрә торып, яныңнан үтеп китә алмадым, дип тора бит «игелек иясе».

Әлбәттә ки, кешегә акча һәм дә кыйммәтле бизәнү әйберләре белән эләгә бозык… Ләкин ошбу бәла-каза чыганакларын бозыктан арындырганчы, башка төрлерәк им-том чаралары күрелә. Аңлашылмаган телдә нәрсәдер мыгырдый, димәк ки, дога укый үзен Галина Петровна дип таныткан хатын. Аннан соң, кибеттән бер йомырка алып чыгарга куша, Миләүшәгә теге яшьрәк хатынны да ияртеп җибәрә. Йомырканы инде «әсирлеккә» эләккән татар апасының кулъяулыгына төреп сыта да полиэтилен капка йомарлап, кесәсенә сала.

Ниһаять, эш хәвеф чыганагына килеп җитә. Миләүшә 11нче каттагы фатирына күтәрелә, гаиләсенә бәхетсезлек китереп ятучы 500 мең (!) сум акча һәм үзе сөртенә торган зур сөлгене алып «рәхмәтле» хатын янына чыга. Искәртеп үтик, аны яшь хатын озатып йөри. Мошенникларга «дәваланучы» хатынны үз йортыннан читкәрәк алып китәргә кирәк була. Шул нияттән, алар өчәүләп Сахаров урамы буйлап чиркәүгә таба атлыйлар. Кәмитнең хәлиткеч мизгеле якынлаша. Миләүшә ярты миллионлы төргәкне тегенең сумкасына шудыргач, мөселман хатынына чиркәүдән шәмнәр алып чыгарга кирәк булачагы әйтелә, ә аңа кадәр әлеге гыйбадәтханәне койма буйлап бер мәртәбә әйләнеп чыгарга әмер бирелә. Бусы да айнытмый татар апасын. Ул – бер яктан, ә теге кәсептәш аңа каршыга китә, урта бер җирдә очрашырга тиеш була алар. Аңлашыла ки, алдар караклардан җилләр исә. Ире белән күп еллар буена җыйган байлык та юкка чыга.

Полициягә үз ялгышын аңлап авыруга сабышкан хатынның 31 яшьлек кызы Алинә шалтырата. Әлбәттә, угрыларны кайнар эздән тотып булмый. Шул яклардагы видеотеркәгечләр буенча аларның чит ил номерлары эленгән. «Фольксваген-Гольф»ка утырып китүләре беленә. Берничә сәгатьтән әлеге машинаның Мәскәү-Уфа юлыннан Чаллыга таба китүе дә ачыклана. Әмма эзләү чаралары нәтиҗә бирми, әгәр Русия чиген үтеп китсәләр, аларны тоту мөмкинлеге дә юк дәрәҗәсенә төшә.

Казанда 1937нче елгы Е.Полетаеваның шул ук ысул белән 100 мең тәңкә акчасын алып качкан 1974нче елгы чегән хатынын Казанның «Мәскәү» полиция бүлеге хезмәткәрләре Иваново өлкәсендәге Шуя каласыннан тотып алып кайталар. «Дәвалаучы» күз тию һәм бозык керүдән интегүче әбинең акчасы салынган конвертын ала да кире кайтара, аны мендәр астына куярга куша, берничә көн узгач кына алырга мөмкин, дип кисәтә. Пенсионер әби өенә кайткач, төргәкне ачып карарга була һәм анда кәгазь кисәкләре күреп өнсез кала. Тикшерү барышында Волгоградта яшәүче Елизавета Лиманская алдаган тагын берничә өлкән яшьтәге хатын-кыз булуы ачыклана.

Бу – мошенникларның борынгы һәм, кызганычка, әле дә бик еш кулланыла торган алымы.

ӘБИЛӘРНЕ ТАЛАУ

Хәзер исә беркатлы кешеләрне заманча ысуллар белән, бигрәк тә телефон аша «кәкре каенга терәтү» киң таралган. Чистайда дистәләрчә Татарстан кешесен талаган 23 яшьлек чегән кызы Сабрина Коломпарны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Ләкин әле аның Русиянең башка төбәкләрендә кылган җинаятьләрен тикшерү дәвам итә. Шулай ук «корбаннарының» кәрәзле телефон номерларын, алар турындагы шәхси мәгълүматларны кайдан алуы да тулысынча ачыкланмаган әле.

Хәер, «Билайн» кәрәзле телефон челтәре абонентларына кагылышлы мәгълүматларны сатып алуы билгеле аның. Кемнән икәнен әйтми ул. Әлеге җинаятьләрне яшь кызның ялгызы кылмавы ачык булса да, ул үзе генә хөкем ителә. Шулай ук чегән милләтеннән булган кәсептәшләренең, төгәлрәге, туган-тумачасының гаебен раслаучы дәлилләр булмый чөнки. Шулай итеп, 1995нче елда туган кыз берүзе кәсеп иткән булып чыга.

Игътибар итик, аның җинаятьчел гамәлләреннән зарар күрүчеләрнең бөтенесе хатын-кызлар, икенчедән, алар барысы да 59дан 67 яшькә кадәрле пенсионерлар. Моның сәбәбе аңлашыла, яшьләр һәм ир-атларны телефон буенча алдавы читен. Шулай ук артык өлкән кешеләр белән дә «аңлашуы» кыен, аннан соң 75-80 яшьлекләр банк карталары белән эш итмәскә яисә «пенсия фонды хезмәткәре» сөйләгәннәргә төшенеп бетә алмыйча, ярдәмгә якыннарын чакырырга мөмкин. Кыскасы, бик карт булмаган «клиентлар» сайлана.

С. Коломпар сөйләшә белә алар белән. Иң элек пенсионер апаны барлы-юклы пенсиясенә ай саен өстәмә акча күчерелергә тиешлеген әйтеп куандыра да, күңеленә ачкыч тапкач, банк реквизитларын язып ала. Тиздән бичара пенсионерның счетындагы акчалар Коломпарның банк картасына күчерелә. Шул рәвешле, 2-3 ай эчендә Татарстанның полиция бүлекләренә Казан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Менделеев, Әлмәт һәм башка шәһәр һәм районнарында яшәүче 24 пенсионердан гариза керә. Аларга китерелгән матди зыян, ягъни мошенникның кереме бер миллионнан артып китә. Зарар күрүчеләр арасында Чистай кешеләре аеруча күп булганга, җинаять эше дә шул районда кузгатыла.

Әйтергә кирәк, алдар каракларны фаш итү мөмкинлеге зур була. Чөнки алар телефон буенча эш итә һәм аппаратның кайда икәнен ачыклап була хәзер. Әлбәттә, бу эш печән кибәненнән энә эзләүгә тиң, чөнки тегеләр бер урында гына утырмый, төрле номерлардан шалтырата һ.б. Шуңа күрә, элемтәгә керүчеләрнең Мәскәү өлкәсендә икәне мәгълүм булгач та Казан һәм Чистай оперативникларына аларны шактый вакыт ауларга туры килә әле. Ниһаять, Мәскәү астындагы Подольск каласы читендәге бакчачылык ширкәтендә Сабрина Коломпар тоткарлана. Аннан шунда ук 9 телефон, 35 сим-карта, 8 банк картасы, бик күп төбәкләрдә, шул исәптән, Татарстанда яшәүче кәрәзле телефон хуҗалары исемлеге һәм башка дәлилләр алына.

Сабринаны Чистайга кайтару белән, бер төркем чегәннәр килеп төшә. Алар зарар күрүчеләргә китерелгән матди зыянны кайтарырга вәгъдә итәләр. С.Коломпар кылган җинаятьләр авырлар рәтеннән булмагач, Чистай суды аңа өй шартларында кулга алыну (домашний арест) дигән ирекне чикләү чарасы куллана. Бай чегәннәр аны яхшы фатирга урнаштырып, акчасын түләп торалар. Зарар күрүчеләр төрле җирләрдән булганга, тикшерү эшләре мәшәкатьле була. Ләкин Татарстан әбиләрен талаган кыз тиешле җәзасын ала.

Алдакчы бурлар тозагына хатын-кызлар гына эләгә дигән сүз түгел. Узган ел азагында Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек абзый да 500 меңнән артык акча җибәрә аларга. Ул ике ел элек бер фирмадан «биологик актив матдәләр» алып, 100 мең сум чамасы акча сарыф иткән була. Кыскача БАД дип йөртелә торган бу әйберләрнең файдасы тимәгәч, агай Яшел Үзән полициясенә гариза яза. Бу хакта бик күпләргә мәгълүм була. Күрәсең, «кирәкле» кешеләргә дә барып ирешә. Көннәрдән бер көнне аңа бер хатын-кыз шалтыратып, үзен «Московское управление по надзору» дигән колак ишетмәгән бер оешманың өлкән тикшерүчесе дип таныштыра да, кыскача гына әйткәндә, теге БАДны кулланып, бер кешенең җан тәслим кылуы, аны сатучы оешма җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылу һәм аларның счетларына арест салынуын хәбәр итә. Исән калуына куанган бабайның салпы ягына салам кыстырып, сәламәтлегенә зыян килгән өчен таныш адвокат ярдәме белән 8 миллион сум компенсация алып була, дип белдерә. Тиздән абзый белән Мәскәү «адвокаты» элемтәгә керә дә, әйтеп торып судка гариза яздыра, аны почта белән башкалага җибәрергә куша. Абзый «адвокат»ка 15 мең акча күчерә әле.

Бу – талауның башы гына була. Тиздән тегеләр яңадан шалтыраталар һәм судның уңышлы төгәлләнүен әйтеп, 8 миллион сум акчаны Яшел Үзәнгә кадәр алып кайту өчен инкассация машинасы кирәк, диләр. Менә шуннан соң инкассаторларга түләү, төрле документлар төзү, акчаны иминиятләштерү өчен дигән булып һәм башка төрле сәбәпләр уйлап табып, аннан акча сыга башлыйлар. Ул үзенең 100 меңен генә түгел, банктан 400 мең сумлык өч кредит алып, мошенникларга озата. Акчалы олау килми, билгеле. «Өлкән тикшерүче» һәм «адвокат» белән хәбәрләшкән телефоннар җавап бирми башлагач, яңадан полициягә мөрәҗәгать итә ул. 15 мең сум пенсия алып, картаймыш көнендә бурычка баткан абзыйны туган-тумача күз уңаеннан җибәрми икән хәзер. Чөнки төшенкелеккә бирелгән өлкән кешенең үз-үзенә кул салуыннан куркалар, ди.

Тикшерү-эзләү эшләренең очы-кырые күренми әле. Димәк, карт-коры, ярлы-ябагайны талаучы ошбу кешеләр иректә һәм ышанучан, эчкерсез кешеләрнең күзенә төтен җибәрүләрен дәвам иттерә. Сак булыйк, уяу булыйк!

Наил ВАХИТОВ, Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Бәйле