Җырчы Лилиана Ирназарова: «Тиздән без бишәү булачакбыз. Сезнең ярдәм кирәк»

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел без, җырчы Лилиана Ирназарова: «Сатып алган күлмәкләр ярамады», дип хәбәр иткәч, «Тамашачыларда шик туды, Лилиананың көмәнле булу-булмавы хакында сүзләр таралды, дип язган идек. Бүген барлык шикләргә Лилиана үзе нокта куйды. Ул өченче малайга әни булырга җыенуын әйтте һәм Инстаграмда дусларыннан исем сайларга ярдәм итүләрен сорады. 

«2008 ел. 11 елдан соң — без 4 кешедән торган дус гаилә. Озакламый без бишәү булачакбыз. Нәкъ менә шуңа күрә, мөрәҗәгать итәсем килә! СЕЗНЕҢ ЯРДӘМ КИРӘК! Балага исем сайлый алмыйбыз! Малай исеме кирәк. Әйе, әйе. Бездә өченче малай булачак. Һәм бу, Алла бирса, башы гына! Сездән исемнәр көтәм. Назар, Диар һәм ?», дип язган җырчы.

 

Бәйле